Татар “Таймс”ы

derd8

Оренбургта 1906-1918 ел­лар­да нәшер ителгән «Вакытъ» газе­та­сының элмә тактасы.

Оренбургның бүгенге “Яңа вакыт” газетасының чишмә башында торган “Вакытъ” иҗтимагый-сәяси газетасына 110 яшь тулды

Аны оештыручы Шакир һәм Закир Рәмиевлар газетага юкка гына бу исемне бирмәгәннәр. Меценатлар вакыт бәясен бел­гәннәр һәм заман белән бергә атлаганнар.

Стамбулда югары белем алганнан соң Рәмиевлар Оренбургка күченәләр. Татар газетасы чыгару теләге белән янып йөргән Шакир һәм Закир әфәнделәр моның өчен 15 елга якын рөхсәт юллап йөриләр. Һәм, ниһаять, хыяллары тормышка аша — 1906 елның 2 фев­ралендә Рәмиевлар Петер­бургтан уңай җавап алалар. Тиздән, 21 февральдә, “Вакытъ” га­зетасының беренче саны дө­нья күрә.

Яңа гына Стамбул университетын тәмамлаган педагог, публицист һәм журналист Фатыйх Кәрими, озак үгетләүләрдән соң, аның мөхәррире булырга ризалаша. Соңрак газетаны Ярулла Вәлиев җитәкли.

Басма бик тиз популяр булып китә. Тиражы 20 меңнән арткан яңа басманы чит илләрдә яшәүче милләттәшләр дә яздырып ала. Ул вакытта басылган милли газеталар арасында иң алдынгы булып саналган “Вакытъ” газетасын “татар Таймс”ы дип атаганнар

1906 елда газета каршында “Кәримов, Хөсәенов ширкәте” типографиясе барлыкка килә.

Шушы ук елны чакыру буенча Оренбургка Уфадан галим Риза Фәхретдин килә. Беравык ул “Вакытъ” газетасының икенче мөхәррире вазифаларын башкара, Морат псевдонимы астында аның байтак язмалары да дөнья күрә.

“Вакытъ” газетасы битлә­рендә төрле публицистик мә­ка­ләләр, фельетоннар, ул чордагы шагыйрьләрнең иҗат­лары, реклама, кечкенә хикәя­ләр, некрологлар басыла. Басма белән Муса Бигиев, Йосы­ф Акчура, Зәки Вәлиди, Җамал Вәлиди, Габдулла Тукай, Нәҗип Думави, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шакир Мөхәммәтов кебек татар һәм башкорт халкының танылган шәхесләре хезмәттәшлек итәләр.

1908 елда газетаның кушымтасы буларак Риза әфәнде Фәхретдинов “Шура” (“Совет”) иҗтимагый-мәгърифәт һәм әдә­би-публицистик журналын чы­гара башлый. “Вакытъ” газетасы Оренбургның “Сәяр” һәм “Ширкәт” татар театры труппаларының эшчәнлеген дә яктырта. Беренчеләрдән булып бу эшне журналист һәм рецензияче Кәбир Бәкер башлап җибәрә. Бу вакытта Оренбург татар театры мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әйләнә һәм анда профессиональ театр тәнкыйте барлыкка килә.

1909 елның 1 январендә газета Рәмиевларның шәхси типографияләрендә басыла баш­лый. Басма атнасына 2-3 тапкыр, ә 1913 елдан соң көн саен чыга.

1910 елда Оренбургка гаи­ләсе белән Шәриф Камал күчеп килә һәм ул “Вакытъ” газетасы редакциясендә үз кеше булып китә. Ул газетага хисапчы булып эшкә урнаша, корректор, әдәби бүлек мөдире вазифаларын да бик теләп башкара. Аның беренче хикәяләре һәм фель­етоннары да беренче булып нәкъ шушы газетада басыла.

1918 елның 26 январенда 2309 санын бастырганнан соң, газета “Вакытъ” исемендә чыгуын туктата. Ул совет хакимияте кулына бирелә һәм 1928 елга кадәр “Яңа вакыт” исеме астында чыга.

Cz8_mKUYJEk

«Вакытъ» газе­та­сы­ның 1908 елда нәшер ител­гән «Шура» («Киңәш») кушым­тасы.

Татар дөньясына бу басма­ны бүләк иткән Рәмиевлар ту­рын­да бүген нәрсә беләбез соң?

Аларның кыскача биогра­фияләре “Вакытъ” газетасының беренче саннарында басылган була. 1912 елның 23 мартында чыккан санда Шакир Рәмиевның үлүе турында хәбәр ителә. Аны соңгы юлга озатырга бик күп халык килә. Меценатны Оренбургның татар зиратында күмәләр. Тик менә каберенең төгәл урыны гына әле дә билгесез.

Озак еллар оны­тылып торган Рәмиев­лар исемен Казан язучысы Лирон Хә­мидуллин һәм туган якны өйрәнүче, Рәмиевлар турында китап язучы Мә­динә апа Рәхимкулова татар дөньясына кабат ачтылар. Мәдинә ханым 1978 елның 17 маенда үз акчасына Закир Рәмиевка истәлек тактасы да куйдырды. Ул Оренбургның Ленин урамындагы 31 санлы йортка эленгән.

Марат Солтанхуҗин.

Кабанка авылы,

Саракташ районы,

Оренбург өлкәсе.

“Вакытъ”ка алмашка “Яңа вакыт”

Большевиклар тарафыннан “Вакытъ” һәм башка татар газеталары ябылганнан соң, Оренбургтагы милләттәшләребез 70 ел дәвамында үз телләрендәге матбугатны укудан мәхрүм булдылар.

Редактор Яна Вакыт

Фәннүр Шәрифулла улы Гайсаров.

Илебездә демократия җил­ләре исә башлагач, Оренбург татар җәмәгатьчелеге дә кабат үз газетасын оештыру эшенә кереште. 1991 елның апрелендә яңа басманың тәүге саны дөнья күрде. Рәмиевләр 12 ел буе нәшер иткән газетаның дәвамы буларак кабул ителсен өчен, аңа «Яңа вакыт» исеме бирелә. Узган гасыр башындагы кебек, хәзер дә газетаның максаты шул ук кала — татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли мәгарифен торгызу. Газета үзенең укучыларын татар халкының бай тарихы белән таныштыра, өлкәдә яшәүче төрле милләт халык­лары белән үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәр өчен алшартлар тудырырга тырыша.

“Яңа вакыт” газетасы нә­шер ителә башлаган беренче көннән алып, аның белән Фәннүр Шәрифулла улы Гайсаров җитәкчелек итә. Ул Россия журналистлары берлеге әгъзасы.

21 апрельдә Оренбург тө­бәгенең киң татар җәмәгать­челеге “Вакытъ” газе­тасының 110 һәм яңадан тор­гызылган “Яңа вакыт” газе­тасының 25 еллык юбилейларын үткәрергә җыена. Тантана Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт драма театры бинасында булачак.

Бәйрәмгә Самараның “Бер­дәмлек” өлкә татар газетасы журналистлары да чакырылды. Басмабызда бу турыда тәфсилле язма урнаштырырга планлаштырыла.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасына – 25 яшь!

Просмотров: 1328

Один комментарий

  1. Моннан 100 ел элгэре Оренбургларда Татар халкы туган телендэ газеталар бастырып чыгарганнар. Афарин !!!