«Аксаководагы кебек Неклюдово авылында да бер музей сыманрак бүлмә ачып, аны туристик маршрутка кертсәң, начар булмас иде», — ди Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче пенсионер-укытучы Рифкать Ризатдин улы Фәрхетдинов.
Безнең яклар тарихи урыннарга бик бай. Анда кайчандыр яшәгән һәм иҗат иткән күп күренекле шәхесләрнең дә исемнәре күңелдә горурлык хисләре тудыра. Шундыйларның берсе — ул, әлбәттә, күренекле рус язучысы, театр тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Тимофеевич Аксаков. Аның һәм нәсел ыруы исеме Самара төбәге тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Читать полностью