
Әмир әфәнде САФИУЛЛИН тормыш иптәше Әнсия ханым һәм кызы Кристина белән.
Камышлыга баргач, мине очратып, ул үзе өйләренә чакырды. Нәрсәдер күрсәтәсе килүе күренеп, сизелеп тора иде.
Чәчәкләргә күмелеп утырган, әкияттәгедәй ике катлы кирпечтән салынган өйләреннән чыгып, мине Әмир әфәнде хәләл җефете Әнсия ханым белән бергә кулларын җәеп каршы алды, ә инде бераз сөйләшкәч, кулыма зур, калын альбом китереп тоттырды. Анда хуҗаның үз куллары белән ясаган иҗат җимешләренә — рәсемнәренә карап, таң калдым. Читать полностью