Татар Әбдекиенә концерт белән популяр яшь җырчы Фирдүс Тямаев килде
Августның талгын җил исеп торган җылы кичләренең берсендә Татар Әбдекиендә туып үскән, танылган көрәш остасы Хәбил Хаҗи улы Бикташев чакыруы буенча авылга концерт белән популяр яшь җырчы Фирдүс Тямаев килде. Халык кичке эшләрен тиз-тиз генә тәмамлады да Мәдәният йортына ашыкты. Концерт башланыр алдыннан тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде инде. Биредә авыл кешеләре генә түгел, күрше-тирә авыллардан да кунаклар бар иде. Читать полностью