Һәйкәлләр булып илгә кайттыгыз!

image (4)Шенталы районының Денис авылында мөгәллимнәр гаиләсендә туып үскән авылдашым — Рөстәм Сәлимҗан улы Нигъмәтуллин Себер­дәге Надым шәһәрендә яши. Ул да әтисе кебек үк шигырьләр язарга ярата. Аның “Яшьлегем сагышы” дип аталган шигырьләр җыен­тыгы 2003 елда Уфада, Башкортстан “Китап” нәш­рия­тында дөнья күргән иде. Анда мәхәббәт, туган-үскән җирнең матурлыгы, авылдашларның затлылыгы турында язылган. Читать полностью

Похвистнево шәһәрендә яшәүче Рәйсә БАТМАНОВА: «Бабабызның фронттан язган мәхәббәт тулы ике хатын әле дә кат-кат укыйбыз»

y-5gXv1LeYYБөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән. Безнең Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылында яшәгән карт бабабыз  Вәли Шәяхмәтов та Бөек Җиңү өчен үзенең гомерен биргән. Аның Мәрфуга әбиебезгә һәм дүрт баласына язган мәхәббәт тулы ике хатын әле дә кат-кат укыйбыз:

“Минем кояшым, шул хәтле күрәсем килә сезне, бигрәк тә Дания кызымны. Мин исән-сау, алтыным, синең хатыңны алгач, бик шатландым, безнең авылдагы Габдрахман да яраланып кайткан, ә бертуганым вафат булган икән, бу кайгылар бер дә уемнан китми… Алтыным, син хат яздым, дисең. Аны алу белән тагын язармын. 5 ноябрь, 1941 ел”.
Читать полностью

Туган авылыңда яшәү бәхете

Тәскирә Мөхәм­мәт­вәли кызы Еремеева.

Тәскирә Мөхәм­мәт­вәли кызы Еремеева.

Татар хатыны гел яңалыкка, матурлыкка омтыла. Элек ул сукыр лампа яктысында төннәр буе паласлар, сөлгеләр суккан, тегү, чигү эшләре белән шөгельләнгән. Менә Камышлы районының  Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә Мөхәммәтвәли кызы Еремеева да элек ничек өйрәнгән булса, хәзер дә шулай яши. Читать полностью

Саимә МОРЗАХАНОВА: «Сугыш ветеранын искә алучы да юк»

109727121_5485175_NORD_028Минем әтием Әхмәдулла исемле иде. Ул сугыш башлангач та фронтка китә. Инәкәем биш һәм ике яшьлек Халидә һәм Халисә апамнар белән берь­ялгызы утырып кала. Өстә­венә йөкле дә була әле. Соңрак аның малае туа, тик сигез ай тулганда авырып үлеп китә.

Инәкәемнең сөйләве буенча, әтиебез Карпат таулары янында элемтәче булып хезмәт иткән. Аңа һәм сугышчан дусларына дошман пулялары астында өзелгән тимерчыбыкларны ялгап йөрергә туры килгән. Аларга ризыкны вертолеттан китереп ташлый торган булалар. Читать полностью

Бер кермәсә, бер керер иде

9-1-1Самараның Җәмигъ мәчете ел саен Изге Болгар җыенына бару өчен автобуслар яллап, халыкка чын бәйрәм ясый. Әлһәмдүллилахи, быел да миңа Изге Болгар җыенында катнашырга насыйп булды.

Иртәнге намаз вакытына мәчеткә җыелдык. Барчабыз бергә намаз укып, догалар кылганнан соң, ике зур автобуска төялеп, юлга чыктык. Читать полностью

Башларында Ватан иде, түгел иде йорт эше…

Камышлы  районындагы Сабан туйлары Тәлига ападан башка узмый.

Район Сабан туйлары Тәлига ападан башка узмый.

Безнең буын эзли әниләрнең
Ярасына кирәк дәваны.
Безнең гомер сугыш кырларында
Өзелеп калган җырның  дәвамы…
Харрас Әюпов.

1941 елның 22 июнендә шартлаган туплар тыныч кына барган тормышны юкка чыгардылар. Ирләрне генә түгел, машиналарны да, атларны да алып киттеләр сугышка. Хатыннарга һәм балаларга колхоз кырларындагы игеннәрне урып-җыю, колхоз малларына печән, салам әзерләү, бәрәңге һәм яшелчә үстерү кебек эшләрдән тыш, йорт тормышын да алып барырга туры килде. Сугышка киткән ирләрен, туганнарын уйлап үткәргән йокысыз төннәрдә түгелгән ачы күз яшьләре, фашист илбасарларына карата күтәрелгән нәфрәт хисләре генә көч биргәндер аларга.

Фронттан үлем хәбәре кил­гәндә, җан-фәрманга чабып барган ат сөртенеп киткәндәй, хатын-кызлар да бер-ике көнгә өйләрендә бикләнеп елыйлар иде дә, караеп сулган йөзләрен яулык белән каплап, тагын эшкә чыгалар иде. Без шуны күреп үскән балалар бит. Авылыбызга — Камышлы районындагы Дәүләткол авылына, беренче үлем хәбәре Шәмсенур апам Кәримовага килде… 
Читать полностью

Шәһәр үсешенә мин күп көч куйдым…

300F1628-EQRDBDsETA525393-400x300Әнвәр Бульхинны шә­һә­ребездә белмәгән кеше юктыр. Ул 60 ел гомерен “Самара кабельләр компаниясе”енә багышлаган, мастердан башлап, генераль директор дә­­рәҗәсенә күтәрелгән шәхес. Бүгенге көндә Әнвәр Кашшаф улы шу­шы  ябык акцио­нерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе булып тора.

Әнвәр әфәнденең хез­мәте хөкүмәт тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнде. Аның төрле елларда алган бүләкләре санап бетергесез: ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” орденнары, Петр Великий исемендәге милли премия, губерна Думасының һәм өлкә губернаторының Мактау грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнгән… Һәм менә тагын дәрәҗә — аңа “Самара шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Без Әнвәр Кашшаф улы Бульхинны шушы югары исемне алу уңаеннан тәбрикләп, бу бүләкнең Самара алдындагы нинди казанышлары өчен бирелүе турында кызыксындык. Читать полностью

Гали уңганнары савап җыя

imageМөселманнарның Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тырышып, ураза тота, изге гамәлләр кыла торган иң кадерле Рамазан аен Гали авылы халкы сөенеп каршы алды. Ураза тотуы авыр булса да, бездә ул зур бәйрәм рәвешендә уза. Авылыбыз кешеләре ураза тота, өч мәчетебез дә халык белән тулып, һәркайсысында тәрәвих намазы укыла. Авыл өстенә сихри моң булып таралган тәравихның зекере киләчәккә ышаныч уята, күңе­лләргә сары май булып ята. Читать полностью

Гаилә бәхете – ил бәхете

Батршиннар8 июль — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Язның матур бер көнендә  минем эш булмәсенә бер  ханым килеп керде дә: “Сугыш  балалары” сездә теркәлү үтә­ләрме?” — дип сорады. Мин  аңа  гариза язарга бланк суздым. Сүз артыннан сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Ул күп газеталарга мәкаләләр язып хезмәттәшлек иткән, Сызранда промышленность объектлары төзегән Умәр Батршинның хатыны булып чыкты. Мин Надия ханымга аның гаиләсе белән якыннанрак танышу теләгем булуын әйткәч, ул мине кунакка чакырды. Читать полностью

Юбиляры из Теплого Стана и Мулловки получили поздравления от президента / Исән-имин булыгыз, ветераннар!

1В Елховском районе уже стало доброй традицией поздравлять ветеранов со значимыми в их жизни датами. 1 июля с 90-летним юбилеем принимали поздравления ветераны Великой Отечественной войны из села Теплый Стан Нурзиган Мустафовна Низамова и Минзада Нигмятулловна Якупова. А ветерану из села Мулловка Габрахману Салюкову исполнилось 97 лет. Делегация в составе директора «Центра социального обслуживания» Н.В.Идрисовой и  сотрудницы этой организации Л.Р. Мальцевой, председателя Елховского общества ветеранов В.А.Востровой побывали в гостях у виновников торжества. Подарки для ветеранов предоставило кафе «Разгуляй» (предприниматель Т.В.Идрисов). Читать полностью

Безне дә зурладылар, хөрмәтләделәр

сагиров гумер 2

Гомәр Сәгыйров 124нче мәктәп укытучылары белән.

Ветеран сүз ала

Сугыш башланганда миңа унбер яшь булса, тәмам­лан­ганда унбиш тулып килә иде инде. Шуңа күрә сугышта катнашырга туры килмәде, ләкин ул елларның авырлыгын күп кичердем, күп күрдем мин. Шуңа да Җиңү бәйрәмнәрендә сугышта катнашучылар белән бергә тантаналарга чакырып зурлыйлар, төрле чараларда катнашуымны соралалар. Читать полностью

ФОТООТЧЕТ: в футбольном турнире «Кубок наций» «Золото» и «Серебро» поделили между собой татары (ФК «Идель») и башкиры (ФК «Салават Юлаев») / “Милләтләр кубогы” —   “Идел”дә!

image (48)4-5 июля 2015 года в Самаре на площади Куйбышева прошел футбольный турнир «Кубок наций» в рамках фестиваля «Футбол в центре города». Организатор – администрация г.о. Самара при технической поддержке ООО «Российская футбольная лига».

В турнире приняли участие более 20 команд, представляющих различные национальности, в том числе команда Татарской национально-культурной автономии г. Самара «Идель». Читать полностью

Коръән серләренә юл ачучы

DSCN2016Быел аңа нибары 60 яшь кенә тулган булыр иде

Үткән гасырның сиксәненче елларында башланган татар милли-мәдәни яңарышы чорында арабыздан сәләтле, татар җанлы шәхесләр калкып чыккан иде. Шулар арасында гомеренең соңгы елларында Самараның Җәмигъ мәчетендә җаваплы сәркатиб булып эшләгән, иске татар язуы белгече буларак танылган Минәхмәт Сәгыйров та бар иде. 4 июльдә аңа нибары 60 яшь кенә тулган булыр иде. Ә якты дөнья белән ул алты ел элек, 54 яшендә үк хушлашты… Читать полностью