Похвистнево шәһәрендәге мәдрәсә шәкертләре арасында бәйге узды / Дин сабагын яхшы беләсеңме?

балалар саимаПохвистнево шәһәрендәге мәдрәсә шәкертләре арасында күркәм викторина уздырдылар. Бәйгене карап торырга балаларның ата-аналары да җыелган иде. Бүгенге көндә Похвистневода ике мәсҗид гөрләп эшли. Икенче гыйбадәтханәнең имамы Илнур хәзрәт Гәйнетдинов балаларга гарәп хәрефләрен өйрәткән. Алар намаз догаларын, Коръән сурәләрен ятлаганнар. Барлык сорауларга дөрес җавап бирделәр.  Читать полностью

Сиксән яшьлек гармунчы

Шаһидә Галимова.

Шаһидә Галимова.

Самара өлкәсенең Шенталы рай­оны Денис авылында 1934 елның 23 февралендә күп ба­лалы гаиләдә дөньяга килә ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Бер күзенә чәчәк авыру­ыннан ак төшеп, күрмәгән килеш су­гышка алынган иң олы Хәсән абыйла­ры турында “хәбәрсез югалды” дигән хат килә. Аның турында соңгы хәбәрне су­гышта бергә булган авылдашы кай­тып сөй­ли. “Бер елганы кичеп чыккан­да, фа­шистлар шарт­латкач, күпер ур­талай ярылды. Без чыгып өлгердек, Хәсән суга акты”. Читать полностью

Егет белән кыз кебек яшиләр…

Лотфулла абый һәм Халидә апа Сафиуллиннар.

Лотфулла абый һәм Халидә апа Сафиуллиннар.

Укытучы! Бу сүз белән бергә күбебезнең күз алдына хәрефләрне хәрефләргә кушып “әни”, “әти”, әби” һәм башка күркәм сүзләрне җыярга, кулларыбыздан тотып шул татлы сүзләрне язарга өйрәткән, беренче укытучыбыз килеп баса. Без дә, тормыш иптәшем Рәис белән, аларны еш кына искә алабыз. Мин үземнең Вәсимә апам турында күбрәк сөйләсәм, Рәис Халидә апасы белән мактана.

Бу юлы Халидә апа белән Лотфулла абый турында язарга булдым. Сәбәбе шул: аларның бергә гаилә тормышын башлауларына нәкъ менә 23 августта 65 ел тула. Алар хәзер Новокуйбышевск шәһәрендә яшиләр. Читать полностью

Алар безнең өметебез

Ганиевлар гаилэсэ турында

Крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Әбделхак улы Ганниев өч улы – Илдар, Илшат һәм Илнур белән.  

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Ганниев уллары Илдар, Илшат һәм  Илнар белән мине кыр читендә каршы алды. Трактор гүләве, тирә-якның гүзәл табигате күңелгә ниндидер илһам, матурлык, яшәү яме өсти торган матур чак иде.

Ашыгыч эше чыгып, Кәрам Әбделхак улы машина-трактор мастерскоена китеп барды. Шуңа күрә миңа аның уллары белән әңгәмә корырга туры килде. Читать полностью

Бәйрәм искиткеч булачак! / В Самаре в день флага пролетит стратегический бомбардировщик-ракетоносец

Дмитрий Холин бәйрәм программасы белән таныштыра.

Дмитрий Холин бәйрәм программасы белән таныштыра.

22 август – Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне

Самарада Россия Дәүләт флагы көнен зурлап үткәрү көтелә. Шимбә иртәсендә Идел елгасы  яр буеның  икенче чиратында — Полевой урамыннан төшкән җирдә, масштаблы бәйрәм чаралары узачак. Читать полностью

Кандидатлар агитация алып бара / В Самаре зарегистрировали 1671 кандидата в депутаты

Без-названия-1024x721Кандидатлар арасында милләттәшләребез дә күп

13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда район советларына депутат итеп сайлану хокукын алу өчен барлыгы 1671 кандидат көрәшәчәк. Ә депутатлар сайлау Самараның тугыз районында, өлкәнең Кинел, Жигулевск, Октябрьск, Отрадный, Чапаевск, Похвистнево шәһәрләрендә һәм 27 авыл муниципаль районнарында үткәреләчәк. Ә төрле вәкаләтле органнарга барлыгы 3317 депутат сайланырга тиеш. Читать полностью

Тырыш хезмәте белән матур ул

тагир вагапов

Таһир Ваһапов.

Умартачылар көне Россиядә әлегәчә билгеләнмәгән. Ә менә Украинада аны гадәттә 19 августта үткәрәләр. Нәкъ шушы тирәләргә дини Бал һәм Алма спаслары бәйрәмнәре дә туры килә. Бу көннәрдә бал суырталар, алма җыярга тотыналар. Димәк без дә, Россиядә яшәүчеләр дә, шушы вакытта Умартачы көнен билгеләп үтә алабыз.

Ару-талуны белми эшләгән кешене тикмәгә генә умарта кортына тиңләмиләрдер. Ә яраткан хезмәт балдай татлы да була, күңелгә рәхәтлек тә өсти. Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Таһир Заһид улы Ваһапов нәкъ шундыйлардан. Ул менә кырык ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Читать полностью

Самара шәһәрендә яшәүче Асия ӘХМӘТОВА: «Динебезне террорчылар белән бәйләмәсеннәр иде…»

3dd7115b-b99e-4a20-897d-7a955a3659de-258294Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһи!

Соңгы елларда дөньяның төрле илләрендә, шул исәптән бездә дә, булып торган террактларны динебез ислам белән бәйләү гадәткә керде. “Ислам террорчылары”, “ислам шаһидлары”, “ислам боевиклары”, “ИГИЛ” дигән сүзләр телевизордан әледән-әле яңгырап тора. Кайчакта, “ислам”, “шаһид”, “җиһад” дигән сүзләрнең нәрсә аңлатканын дә белмичә, тискәре мәгънәдә кулланалар. Болар барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән бөек ислам динен түбәнсетү, каралту дигән сүз. Читать полностью

Чөнки безгә шундый заман килде…

   Иске Ус­ман авылында яшәүче Рә­шит ага һәм Фәһимә апа Хөббәтовлар.  


Иске Ус­ман авылында яшәүче Рә­шит ага һәм Фәһимә апа Хөббәтовлар.

- Мин Фәһимәмне күрше Байтуган авылына баргач оч­раттым. Ул иңенә чиләк-көянтә асып, чишмәдән су алып кайтып килә иде. Чибәр бул­гандыр инде, бер күрүдән үк гашыйк булганымны сизми дә калдым, — дип исенә төшерә яшьлек елларын Иске Усман авылында яшәүче Рәшит ага Хөббәтов.

- Кызны көн саен күрәсем, сөйләшәсем килә иде. Иске Усманнан Байтуганга еш йөреп булмый шул. Шулай кызны сагынып йөргән көннәрнең берсендә кибетебезгә керсәм, ни күрим: кибетче урынында Фәһимәм басып тора. Аны бирегә сельподан эшкә билгеләгәннәр икән. Шуннан соң без аның белән тагын да ныграк дуслашып киттек. Читать полностью

Әбиемнең серле догасы…

загруженноеМинем әбием — әтинең әнисе Маһисорур әби дөньяга тугыз бала китергән. Мин үскәндә аларның алтысы гына — өч кызы һәм өч улы исән-сау иделәр. Шуларның олысы — минем әтием Хөснулла була.

Әбием укымышлы кеше булып, Коръәнне күңеленнән белә иде. Кечкенәдән мине янына утыртып, кычкырып намаз укуын, “Син дә минем арттан догаларны кабатлап бар, намаз укырга өйрән”, — диюе әле дә хәтеремдә. Әбием өйрәткән шул догалар миңа киләчәктә намаз укырга ярдәм иттеләр. Башлангыч мәктәптә укыганда ук әбием белән сәхәргә тора идем. “Ураза тота алсаң, тот, кызым”, — дия иде ул миңа. Читать полностью

Ишегемне ачып керүче бар

DSC06332

Зөлфирә Закирова (сулдан уңга), Гали Каюмов, Гөлнара Кәримова, Әсфирә Төхвәтшина, (беренче рәттә) Сәхия Шәвәлиева белән Мәдинә Галиуллиналар.  

Иске Ярмәк авылында егерме елдан бирле эшләүче социаль бү­леккә менә ун ел инде Гали Наил улы Каюмов җитәкчелек итә.

- Авылыбызда шундый үзәк булуы — бик файдалы гамәл. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз үзләрен җәннәттә яшәгән кебек хис итәләр. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп, пенсиягә чыккан авылдашларыбыз моңа, һичшиксез, лаек. Чулпан, Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк авыллары картларына хезмәт күрсәткән социаль үзәктә илле кеше эшли. Бер хезмәткәргә җидешәр әби-бабай йортындагы эш, картларның тормышы һәм сәламәтлеге йөкләнгән.  Барлыгы туксан җиде сугыш һәм хезмәт ветераны һәм инвалидына хезмәт күрсәтәбез. Күптән түгел аларга багышланган стенд ясадык. Минемчә, кайсы ветераныбызны алсаң да, үсеп килүче буын яшьләренә үрнәк итеп куярлык, гыйбрәт алырлык тормыш үткән кешеләр алар.
Читать полностью

Әти-әниебез – безнең пар канатыбыз

Самара шәһәре. Румил Шәрипов (уртада) әтисе Дамир ага һәм әнисе Суфия апа белән.

Румил Шәрипов (уртада) әтисе Дамир ага һәм әнисе Суфия апа белән.

Ата-ана — балага тормыш бирүчеләр, аны тәрбияләп, кеше итүчеләр. Гомерләренең азагына кадәр үз балаларының шатлык-куанычларына сөенеп, кайгы-михнәтенә хәсрәт чигеп яшәүче изге затлар алар.

Безнең әти-әниебез дә нәкъ шундыйлардан. Әтиебез Дамир Шәрипов Самаркандта туып үссә дә, бала чагында җәйләрен Куйбышев өлкәсенең (хәзерге Самара) Иске Фәйзулла авылында туганнарында үткәрә. Читать полностью

Ишекләребез һәрвакыт ачык / Рецепт успеха

Алькино1

Расих Латыйпов яшь блогерларга атлар карау турында сөйли.

Үткән атнада Самара өл­кәсенең туризм Департаменты Похвистнево районы Гали авылына информацион тур оештырды. Бу көнне Самара, Пох­вистнево шәһәрләренең блогерлары, массакүләм мәгъ­лүмат чаралары, туристик компанияләр вәкилләре — барлыгы 34 кеше, Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә кунак булды. Читать полностью