Без бит батыр, горур халык!

news_11201Бу көннәрдә без каһарман якташыбызны, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны искә алабыз. Ул моннан алты ел элек, 2009 елның 29 июлендә, 71нче яше белән барганда фани дөньядан бакыйлыкка күчте һәм без аны, гәрчә анда тумаса да, үзенең туган авылы итеп санаган Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) зиратында җирләдек.

Безгә хәзер каһарман якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күбрәк көч куярга кирәктер. Югыйсә, вәгъдәләр бирәбез дә, онытабыз. Әнә, алты ел инде, Иске Фәйзуллада озак еллар шагыйрь яшәгән йортны сипләп, аның музеен булдыру эше әлегә кадәр буш сүз булып кала бирә. Ә бит монда без үзебез — татарлар гына гаепле. Әгәр без үҗәтлек күрсәтсәк, моңа бер генә түрә дә — зурысы да, кечесе дә каршы килә алмас иде. Читать полностью

Кабер ташында Кызылсу авылы тарихы (ФОТОСУРӘТЛӘР)

IMG_0488 (1)

Шамил ГА­ЛИ­МОВ Кызылсу мулла­ла­ры турында белешмә бирә.

Красный Яр районы Яңа Кызылсу авылының беренче муллалары кабере табылды

Аңа күп еллар буе авылыбызның зиратын чистартып, тәртипкә салып торучыларның берсе — Әмирхәт Ситдыйков тап булган. Ике ел элек ул өрәнгеләр арасыннан бик иске агач койма күреп алган һәм якынрак килеп карагач: “Бу танылган кешеләрнең кабере булса кирәк”, — дип уйлап куйган. Бер өлеше җиргә баткан, искечә гарәп хәрефләре язылган кабер ташы аның бу ышанычнын тагын да көчәйтә төшә. Читать полностью

Сатучы әйбәт психолог булырга тиеш

Лиля Нурутдинова

Лилия Боя­рова ире Сергей һәм улы Руслан белән.

25 июль – Сәүдә хезмәткәрләре көне

Укытучы булырга хыялланган кыз унбиш ел инде сәүдә тармагында хезмәт итә. 

Һәр кеше бала чактан ук күңеленә хуш килгән һөнәр алу турында хыяллана. Кем артист, кем табиб, кем машина йөртүче булырга тели.

- Ә мин укытучы булып, язмышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышларга хыяллана идем. Үземне башка һөнәр кешесе итеп күз алдына да китермәдем, — ди Камышлы районының Иске Усман авылында туып үскән Лилия Нуретдинова-Боярова. Читать полностью

Счетчик куяргамы, юкмы?

чипполиноПочта әрҗәсенннән торак-коммуналь хуҗалык оешмасы салып киткән квитанцияләрне кулыма алдым да, пошаманга төштем әле. Илдә кризис, гади халыкның хезмәт хакы артмый, киресенчә, кими генә. Күпләр эшсез интегә. Ә менә торак-коммуналь хуҗалык җәй җитү белән план рәвешендә ут, су, электр уты, капиталь ремонт өчен бәяләрне күтәрә дә куя. Читать полностью

Ни кылганнарын үзләре дә белмиләр / Не ведают, что творят

роспечать“Җимерү — төзү түгел”, — ди халык. Юк, тарих безне бернәрсәгә дә өйрәтми, күрәсең. Ничәмә тапкырлар үзебез кормаганны нигезенә кадәр җимереп, ваемсыз рәвештә тормышыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне сызып ташладык бит инде. Гыйба­дәтханәләр, һәйкәлләр, колхоз фермалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, Самара ипподромы… Бу исемлек тиздән аклы-зәңгәрле газета-журнал киосклары белән дә тулыланырга мөмкин. Ә шәһәребездә алар куела башлаганга быел 96 ел тула инде. Читать полностью

Күркәм гадәтләргә буйсынып яшәүче гаилә

мусины

Ирле-хатынлы Мидхәт һәм Рәзидә Мусин­нар.

Гомер-гомергә татар авыл­лары күркәм кешеләре, милли йолалары, гореф-гадәтләре белән данлы. Шундыйларның берсе туй йоласыдыр. Кемдер кодалап, ә кемдер “ябышып чыгып” тормыш кора бит.

Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылында менә инде утыз биш ел бергә яшәүче Мидхәт һәм Рәзидә Мусиннар яшьлек елларын, танышу һәм кавышу чакларын гел сагынып искә алалар. Читать полностью

Сирень чәчәгедәй матур мәхәббәт

МИҢНЕБАЕВЛАР гаиләсе. 

МИҢНЕБАЕВЛАР гаиләсе.

Күптән түгел үткән Гаилә бәйрәме уңаеннан Самарада узган тантанада Равил һәм Рәфисә Миңнебаеваларны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән дә бүләкләгәннәр.

Кошки районы Иске Фәйзулла авылында яшәүче Рәфисә һәм Равил Миңнебаевлар яшәү мәгънәсен, тормыш кадерен белеп гомер кичерәләр. Читать полностью

Үткәннәрне барлап яшибез

885798_987_22134994851921 елда корылык булу сәбәпле Идел буйларында коточкыч ачлык булган. Безнең Гали авылын да бу бәла читләтеп үтмәгән. Авылдашларыбыз кем ачлыктан, кем  кар астыннан җыелган башакны ашап агуланып үлгән. Кабер казып күмү түгел, мәетләрне җыярга да кешеләрнең хәле булмаган. Авылыбызның тавы буенда чокыр казып,  шунда мәетләрне ыргытып барганнар. Читать полностью

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

DSCN4300

Гает намазы бик иртә укылса да, дин кардәшләребез Самараның Стара Загора урамында урнашкан Җәмигъ мәчетенә иртә таңнан агылды да агылды

Бүген, 17 июльдә, җомга көнне бөтен ислам дөньясы белән бергә Самара өлкәсе мөселманнары да Рамазан гаетен – Гайдел фитр бәйрәмен билгеләп үтте. Читать полностью

Бәйрәм уңаеннан шигъри юлларымны бүләк итәм!

13920421101525789824214Әссәламүгаләйкум вә рәх­мәтуллаһи вә бәрәкәтуһи!

Менә изге Рамазан аебыз да тәмамланды. Күпләребез бу айда Аллаһы Тәгаләнең ри­залыгы өчен ураза тотты, Коръән юлына басып, күңел­ләрен пакъләде. Мин ихлас күңелемнән барлык дин кардәшләремне, туган-тумачаларымны, дусларымны, 94 яшьлек әнием — Бибисара Кәрим кызын Ураза бәйрәме белән котлап, һәммәбезгә дә иман байлыгы, сабырлык, тәкъвалык, күркәм холык, исән­лек-саулык, уңыш һәм бәхет теләп, шигъри юлларымны бүләк итәм: Читать полностью

Авылдашларыбызга чиксез рәхмәтлебез

x_1cc402e1

Иске Усман авылы мәчете

Исәнмесез, “Бердәмлек” га­­­зетасы хезмәткәрләре. Бу хатны сезгә Камышлы районы Иске Усман авылында туып үскән, бүгенге көндә Самара шәһәрендә яшәүче Әминә апагыз Мәгъдиева яза.

Яраткан газетабыз аша авылдашларымны Ураза гае­те белән котлап, аларга исән­лек-саулык телим. Әтием Миңнетдин Сабир улы, әнием  Шәмсезоха Инсафетдин кызы рухына дога кылсыннар иде. Алар икесе дә Иске Усман авылы зиратында күмелгән. Читать полностью

Хат ташучыларга бүләкләр

Евлаева1

Зөлфия Евлоева

Өлкәбезнең иң яхшы почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. «Өлкәбезнең почта тармагында меңләгән кеше көч куя. Алар көн саен корреспонденция кабул итәләр, эшкәртәләр, халыкка дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр. Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән гашыйк булган искиткеч кешеләр эшли. Бүгенге тантана — аларның хезмәтенә югары бәя бирү”, — дип сәламләде кунакларны өлкә почта элемтәсе идарәсе директоры Артур Игрушкин. 

Бәйрәмдә 168 почта хез­мәткәренә федераль һәм региональ дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Читать полностью

Әниемнең дуслары күп

2KbwzA9iB04Минем әниемнең исеме Минҗәүһәр. Ул Татарстанның бүгенге Лениногорски районындагы Урдалы авылында 1935 елның 4 июнендә дөньяга килгән. Димәк, аңа быел җәен инде 80 яшь тулды.

Әниемә 10 яшь чагында аларның гаиләсе Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылына күченә һәм биредә ул үзенә күп дуслар таба. Шулардан иң чибәре әлбәттә, София апа иде. Әле тагын Ленина апаны (мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын), Нәркәз, Расихә, Вәсилә, Гәүһәр, Рәисә апаларны, Халисә абыстайны әниемнең якын дуслары дип атыйсым килә. Читать полностью