Быелгы Корбан бәйрәме, эш көненә туры килсә дә, Самараның һәм өлкәбезнең иң зур гыйбадәтханәсе булган Җәмигъ мәчете гает намазында катнашырга теләүчеләрнең барсын да сыйдыра алмады. Әле 5 сәгать 30 минутта укылган иртәнге намазга кадәр үк бинаның өч каты да халык белән шыгрым тулган иде инде. Шуңа күрә мәчеткә сыймаучылар намазларны мәчет каршындагы мәйданда укыдылар. Шунысы яхшы: тантана тулысынча радио челтәре аша йортка да яңгыратылып торды. Читать полностью
Денис урта мәктәбе укучысы Динар ГАЛИУЛЛИН: «Бабамнар белән горурланам»
Сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт китергән, күпме бала ятим калган. Минем бабам Салихҗан Галиуллин да — шул ятимнәрнең берсе… Гомере буена ”әти” дигән сүзне әйтү бәхете тимәгән аңа, чөнки әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган… Читать полностью
В Самаре определились с председателями районных советов и составом городской думы, среди них — и наши соплеменники (СПИСОК) / Милләттәшләребез шәһәр Думасында һәм райсоветларда
В Самаре состоялись заседания Советов районных депутатов девяти муниципальных образований. В итоге утверждены председатели Советов, сформированы профильные комитеты и избраны их руководители. Читать полностью
С любовью к лесу / Табигать бит ул – тиңсез хәзинә
В минувшее воскресенье работники лесного хозяйства отметили свой профессиональный праздник. В преддверии праздника прошло торжественное собрание представителей всех районных лесничеств, лесозаготовителей и сотрудников деревообрабатывающих предприятий Самарской области. Специалистов и ветеранов отрасли поздравил первый вице-губернатор — председатель областного правительства А.П. Нефедов.
Бераз соңга калган очрашу…
Туган якка кайткан саен «Бердәмлек” газетасын яратып укучы, тирән эчтәлекле бу басмабыз белән горурланучы, байтак еллар элек туган Иске Усман авылыбызның мәчете турындагы шигыремне сезгә тәкъдим итеп, аны газета битендә күреп сөенүче бер якташыгыз Ясәбиева (кыз фамилиям Гарифуллина) Гөлсинә Мөнибулла кызы булам мин.
Ике дистә елдан артык Яр Чаллы педагогия колледжында татар телен һәм методикасын укыту чорында студентларны традицион методикага корылган Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы “Әлифба” белән дә эшләргә өйрәтергә насыйп булды миңа. Берүк чорда үстерешле укыту технологиясе нигезендә төзелгән “Әлифба” авторлары белән эшләргә туры килде: яңа “Әлифбаны” студентлар һәм Чаллы мәктәпләре укытучылары белән сынап карауда да катнаштым. Читать полностью
Килен каенана туфрагыннан, диләр бит…

Саимә әби Гыйльфанова килене Мәгърифә апа белән.
Кеше җир йөзендә күбрәк яшәгән саен, акыл, тормыш тәҗрибәсен дә күбрәк туплый. Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче унынчы дистәне ваклаган Саимә Нәбиулла кызы Гыйльфанова нәкъ шундыйлардан. Читать полностью
Авыл халкы яклауга мохтаҗ (өлкәбезнең сыер асраучыларыннан сораштыру)
Шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучыларга киртә куймакчылар. Халык бу турыда ни уйлый соң? Өлкәбезнең сыер асраучыларыннан сораштыру уздырдык.
Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев, мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык Хрущев заманнарын искә төшереп, һәр сыер башына салым түләргә туры киләчәк, дип шаулаша башлады. Бу карар әлегә проектта гына һәм салымны һәр сыер башыннан түгел, ә биш сыеры булган кешеләрдән генә түләтергә җыеналар. Авыл хуҗалыгы, финанслар, икътисади үсеш министрлыклары белгечләре бу турыда үз фикерләрен сентябрь ахырында әйтергә тиеш. Ә халык бу турыда ни уйлый соң?
Читать полностью
«Без эшләргә өйрәнгән инде»

Яңа Мансурда яшәүче Ильяс белән Халидә Әскәровлар.
Эшләргә исәнлегең булып, яшьлек дәртең, көч-куәтең ташып торса, авылда яшәве рәхәт инде ул. Иртән йокыдан уятучы таң әтәчләре белән намазга чакырып, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырауга авылда яңа көн башланып китә. Читать полностью
Тамаша көлкеле дә, гыйбрәтле дә булачак
Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына, һичшиксез, үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки шәһәр кунакларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы — сез боларның барысын да драматург Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча сәхнәгә куелган “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедияне карагач, үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар. Ул төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны бөтен гаиләгез белән дә килеп карарга мөмкин. Читать полностью
Губерна – ул син һәм мин!
Бер абзый минем фикерләрне укыгандай: “Юк, киләсе елга монда кадәр өстерәлеп йөрисем юк…”, - диде.
Үткән шимбәдә Самара үзенең 429нчы туган көнен билгеләп үтте. Шәһәр көне уңаеннан үткәрелүче күпсанлы чаралар арасында “Халыклар һәм милли мәдәниятләр көне” дә бар иде. Читать полностью
Губернаторга ышаныч баглау сайлаулары
Самара өлкәсендә вәкаләтле хакимият органнарына 25 елга беренче тапкыр күләмле сайлаулар үткәрелде. 13 сентябрьдә өлкә шәһәрләренең район советларына һәм авыл җирлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланды. Иң зур игътибар, әлбәттә, Самара шәһәрендә үткән сайлауларга бирелде. Читать полностью
Фронтовая дорога прадеда / Нәгыйм бабай оныттырмас
Ученик 7 класса Камышлинской школы Дамир МИНГАЗОВ: «Когда я читал о подвигах моего прадеда, у меня наворачивались слезы гордости»
Однажды среди старых документов мы с мамой обнаружили письмо, в котором мой прадед писал «о своей войне». И хотя мне не посчастливилось увидеть прадедушку живым, это письмо было для меня как свидание с незнакомым, но таким дорогим мне человеком. Читая письмо, я понял, что фронтовая дружба, суровые фронтовые будни оставили глубокий след в его памяти, а потери товарищей, с которыми делили горечь поражений и радость побед, на всю жизнь стали болью, которой он хотел поделиться с нами. Он хотел, чтобы его внуки и правнуки помнили о том, какою ценой завоевано счастье — жить в мире. Читать полностью
Минсафа әбинең батыр уллары
булса да,
Илем картасында бер нокта.
Шул ноктадан илне саклар
өчен
Күпме егет,күпме ир китте!
Шуларның 234-се илебез азатлыгы өчен һәлак булды,һәр йорттан 2-шәр,3-әр ир-ат туган авылга яңадан әйләнеп кайта алмады. Читать полностью