
Сәрия Айтдинова (уртада) һәм ике ягында ярдәмчеләре Җария белән Суфия ханымнар.
Кайсыбер татар авылларына баргач: “Эш юк, эшләмәгәч, акча юк”, — дип зарланып йөргән кешеләрне күрергә, ишетергә туры килә. Тик андыйларга: “Үзең тырышмасаң, берни дә килеп чыкмаячак, үзеңә күбрәк кыймылдарга кирәк”, — дип әйтәсе килә.
Әнә, Камышлы авылында яшәүче Рәфыйк белән Сәрия Айтдиновлар югалып калмаганнар бит. Авыл пекарнясы ябылгач, алар бу эшне үз йортларында башлап җибәргәннәр. Шәхси пекарня өчен кирәкле җиһазларны кредитка сатып алганнар. Тик бераздан Рәфыйк әфәнде Себер якларына йөреп эшләргә тотынгач, бу эшнең бөтен мәшәкате хуҗабикәнең берүзенә калган. Читать полностью