Гаиләбезнең якын дусты, күп еллар Тольяттиның татар милли-мәдәни автономиясендә хезмәт итеп, милләттәшләребез арасында зур ихтирам казанган Тәнзилә ханым Хәйруллинага шәһәребездә ислам динен ныгыту, татар телен укыту юлында уңышлар теләп, мин – Якуб, хатыным Мәрьям, балаларыбыз һәм оныкларыбыз, танылган адвокат Ибраһим Хасиятуллин һәм аның тормыш иптәше Разия ханым рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хыяллар чынга аша
Дингә тартылучылар көннән-көн арта бара. Безнең Мәчәләй авылында да ислам кануннарына таянып яшәүчеләр, мәчетләребезгә килеп намаз укучылар байтак. Тик менә Үзәк мәчеттә намаз алдыннан тәһарәт алырга мөмкинлек булмавы, мәчет рәисе буларак мине бик борчый иде. “Авылыбыздагы мәчетләргә йөрүче дин әһелләренең күбесе олы кешеләр бит. Мәчеткә су кертеп, тәһарәт урыны булса, борчылмыйча намазга басарлар, мәчетебезгә килгән кунакларга да уңай булыр иде”, — дип уйлый идем. Читать полностью
Ташка уелган мәчет тарихы
Машинага утырып, кайда гына барсам да, татар авыллары игътибарымны җәлеп итә. Әгәр кояш нурларында ялтырап торучы көмеш айлы мәчет манарасы балкып күренсә: “Әлһәмдөлилләһи шөкер! Димәк, монда да мөселман дин кардәшләребез яши икән”, — дип, эчемнән генә сөенеп куям.
Бу юлы Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тотам. Аның ике мәчете дә мине моңлы азан тавышы белән каршы алды. Җомга намазы вакытына туры килгәнмен икән. Халык таралгач кына Тарихи мәчет имамы Нурислам Гариф улы САФУАНОВ белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Читать полностью
Иртәгәге көнгә өмет бар
Колхозлар таркалгач, бүгенге көндә авылларыбызны шәхси һәм фермер хуҗалыклары гына саклап кала ала, дисәң, дөрес булыр, минемчә. Өлкәбезнең Камышлы районында гына да мондый хуҗалыклар берничә. Шуларның берсе — Дәүләткол авылында яшәүче Фәрит һәм Фәридә Гыйлаҗевларның фермер хуҗалыгы.
2007 елда Яңа Ярмәктән Дәүләтколга килеп урнашкан гаилә җиң сызганып эшкә керешә: йорт салып керә, мал-туар тотар өчен каралты төзи һәм мөгезле эре терлек сатып алып, үзенең гаилә фермасын булдыра. Читать полностью
Хәким Галидән тәкъдим итә
Без, бердәмлеклеләр, аның белән үткән гасырның туксанынчы еллары уртасыннан бирле таныш идек инде. Похвистнево районы Гали авылында туып үскән, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге инструменталь заводында эшләүче Габделхәким Закир улы Насыйровның “Бердәмлек”тә шигырьләрен бастырган идек. Ә инде 1996 елда ул чакта Яр Чаллыда нәшер ителүче “Аргамак” журналында якташыбызның туган ягына, атасыз, ятим үскән балачак дусларына, туган авылының күмәкләштерү чорындагы тормышына багышлап язылган “Карлыгачлар тагын кайтырмы?” дигән повестеннан өзекләр күргәч, без аларны “Бердәмлек”тә дә бастырган идек. Укучыларыбыз әсәрне яратып кабул иттеләр. Дөрес, повестьта исемнәре искә алынган кайбер кешеләрнең туганнары, ризасызлык белдереп, хатлар да язгалаган иде. Тик нишлисең бит, тарихка каршы барып, аны яңадан дөресләп язу мөмкин түгел. Читать полностью
Армиягә барыргамы, юкмы?
15 НОЯБРЬ – БӨТЕНРОССИЯ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫЛАР КӨНЕ
Ватаныңны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Хезмәткә бару вакыты якынлашкан саен ата-аналар алдында да нарасыеңны армиягә җибәрергәме, әллә берәр сылтау яки чир табып, өйдә калдырыргамы, дигән сорау килеп баса. Бәлки җавапны Камышлы районының хәрби инспекторы булып хезмәт итүче Зөлфия Мәрдегелим кызы ДӘРҖЕМАНОВА бирә алыр? Читать полностью
Самарада иң гүзәл татар кызлары яши

Самара өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсы финалистлары (сулдан уңга) Кадрия БИКБАЕВА, Айгөл ГАЛИЕВА һәм Алия ГАЛИУЛЛИНА.
Бөтенроссия “Татар кызы-2014” матурлык фестивалендә катнашу өчен Самара өлкәсендә яшәүче татар кызларын сайлап алу кастинглары узачагы билгеле булгач, интернет челтәрендә кызу бәхәсләр башланды. Кемдер аның турында: “Бу бик кирәкле чара, татар кызларының матурлыгын күрергә тиешләр,” — дисә, икенчеләре: “Кәфер уены, татарны мыскыл итү”, — дип бәяләде.
Төрле фикерләргә карамастан, бәйгедә катнашырга теләк белдерүче туташлар байтак җыелды. Сайлап алу кастингларында кызларның чибәрлегенә генә түгел, ә талантына, иҗади сәләтенә, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүенә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә утыз өч чибәр арасыннан уникесе финалга үтте. Бу туташлар 8 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният йортында Самара өлкәсенең “Татар кызы-2014” исемен яулау өчен көрәш башлады. Читать полностью
Холкы тыйнак, максаты – изгелек аның
Похвистнево районының Гали авылында туып үскән, бүген Казанда яшәүче игелекле милләттәшебез Дания Әсгать кызы ХӘСӘНШИНА-ТУЛОВАның изге гамәлләре турында
Энем Хәйдәрнең классташы — Дания Әсгать кызы Хәсәншина-Тулова, безнең мәктәп елларыннан бөдрә кара чәчле, күз карашын үзенә җәлеп итеп торган, чибәр, нәфис бер кыз булып истә калган.
9нчы сыйныфта укыганда Хәйдәр энем аягын сындырган иде. Шуңа күрә ул озак кына мәктәпкә йөри алмады. Шул вакытта Дания аның янына көн дә килеп, өй эшләрен эшләргә булышты, укытучылар белән элемтәдә тотып, уку елын уңышлы тәмамларга ярдәм итте. Барыбыз да бу кызның матурлыгына гына түгел, тыйнаклыгына да соклана идек. Читать полностью
В этом году Парад памяти был посвящён дружбе народов (ФОТОРЕПОРТАЖ) / 1941 ел парады истәлегенә
Куркынычсызлык өчен җаваплылар
10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Похвистнево округының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник Таһир Әбүзәров хезмәтен тутырып, лаеклы ялга чыкканнан соң Самараның “Волгопродмонтаж” предприятиесендә эшли, персонал өчен җавап бирә.
Авылдашым Таһир Әбүзәров үзенең карьерасын 1981 елда Богатое районының яшүсмерләр эшләре буенча участок инспекторы дәрәҗәсендә башлап җибәргән иде. Оперуполномоченный, өлкән участковый, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итте. Аның сәләтен күреп, 2008 елда Похвистнево шәһәренең эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп куйдылар. Читать полностью
Туганнарның очрашкан чагы
Самара өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары көтеп алган 25 октябрь көне дә килеп җитте. Һиҗри календаре буенча Яңа, 1436 ел кергән көнгә татар оешмалары тарафыннан бик күп чаралар билгеләнгән иде. Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, “Туган тел” оешмасы Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Сөмбелә халык бәйрәмен уздыру белән мәшгуль булса, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Сөмбеләгә дә, Чәкчәк бәйрәменә дә, Корбан ашына да өлгерергә тиеш иде.
Читать полностью
Фильм самарского телеканала «Очарованный странник. Асхат Зиганшин» стал победителем Всероссийский фестиваля-конкурса телевизионных проектов / Әсгать ҖИҺАНШИН тагын җиңүче!
В Самаре завершился Всероссийский фестиваль-конкурс телевизионных проектов, посвященных национальной тематике, «Моя большая страна». Он проходил в столице губернии два дня.
В ДК железнодорожников им. А.С. Пушкина были названы имена победителей по восьми номинациям. Приз достался и самарскому телеканалу «Губерния»: в номинации «Наша история» победил фильм «Очарованный странник. Асхат Зиганшин». Это рассказ о подвиге четырёх советских солдат, которых в 1960 году штормом унесло в открытый океан и они 49 дней находились на неуправляемой барже без воды и продовольствия. Один из четверых был нашим земляком и соплеменником.
Миләшләрдәй матур тормыш еллары
Яңа Усман авылында “Камышлы районының Мактаулы кешесе” Камил Газизнур улы Хәлимов яши.
Кешенең гомере кылган эш-гамәлләре белән үлчәнә, диләр. Камил аганың эш-гамәлләрен бер үлчәүгә салсаң, икенчесенә Кызыл Байрак ордены, күпсанлы медальләрен куеп үлчәүне тигезләргә була. Читать полностью