Татар халкы элек-электән аш-суга уңган булып, милли ризыклары белән бөтен дөньяга танылган. Гөбәдия, пәрәмәч, кыстыбый — көндәлек камыр ашлары булса, чәкчәк белән бавырсак безнең милли мәҗлесләрнең яме булып тора. Пешерергә вакытлары булмаган кайбер хуҗабикәләр әлеге тәм-томны сатып кына да ала ала – аларны хәзер икмәк заводлары да, җәмәгать туклануы тармагында эшләүче шәхси ширкәтләрдә дә пешерәләр. Ә менә шәһәребез кибетләрендә татарларның күптән түгел генә күренә башлаган тагын бер татлы ризыгы — талкыш кәләвәне өлкәбездә бүгенге көндә Мәүлет һәм Римма НИЗАМОВЛАР хосусый оешмасы гына җитештерә.
Читать полностью
Кызыклы маҗаралар алда әле!

“Шире круг” милләтара сменада ял итүче балалар төркеме.
Шушы көннәрдә “Яктылык” мәктәбенең 20 укучысы Муром шәһәрчегенә казу эшләренә барачак, ә 30 — 40 бала Кинель-Черкассы авылы янындагы “Колос” мөселман лагеренда ял итәргә җыена.
Җәйге ялны мәктәп балалары көтеп ала: кемдер әти-әниләре белән ял итәргә диңгез буена бара, кемдер авылга әби-бабаларына китә. Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыган балаларның күбесе иптәшләре, укытучылары белән бергәләп ел саен төрле лагерьларда рәхәтләнеп ял итеп кенә калмыйча, анда сәламәтлекләрен дә ныгыта, сәләтләрен дә үстерә. Читать полностью
Николай Меркушкин посетил с рабочим визитом Камышлинский район / “Һәркем бер-берсенә игътибарлы булырга тиеш”
В пятницу, 8 августа, кандидат на пост губернатора Николай Меркушкин с рабочим визитом посетил Камышлинский район. Глава региона осмотрел местный образовательный центр и, по традиции, встретился с жителями муниципалитета. В самом начале встречи глава региона вручил сертификаты на получении денежных грантов в рамках федеральной целевой программы «Устойчивое развитие сельских территорий на 2014-2017 гг. и на период до 2020 года». Читать полностью
ФОТООТЧЕТ: Виктор Сазонов поздравил коллектив строительной компании ЗАО «Волгопродмонтаж» с профессиональным праздником / Төбәгебезне үстерүгә зур өлеш кертүчеләр
Каждый год во второе воскресенье августа в России принято отмечать День строителя — праздник, история которого насчитывает уже более половины столетия.
На протяжении многих лет строительная компания ЗАО «Волгопродмонтаж» оказывает благотворительную и спонсорскую помощь татарским национальным организациям региона. ЗАО «Волгопродмонтаж», являющийся одним из лидеров в промышленном строительстве региона, возглавляют наши соплеменники. Генеральным директором компании и его заместителем являются братья Талгат и Ривгат Хузины. Ривгат Туктарович еще многим известен как руководитель национально-культурной автономии татар г.Самара.
Чәйханә сезне чакыра!
Самараның Җәмигъ мәчете йортында диварларына милли бизәкләр төшерелгән чатырда чәйханә ачылуы турында без “Самара татарлары” интернет сайты аша ишетеп, белә идек инде. Ә менә быелгы Ураза гаете көнендә аны үз күзләребез белән күрергә һәм шактый салкынча иртәдә биредә кайнар хуш исле чәй эчәргә һәм татлы милли ризыкларыбыздан авыз итәргә насыйп булды.
Читать полностью
“Ак каен” кабат югарыда
27 июльдән 30 июльгә кадәр Болгар тыюлыгында илебезнең төрле почмагына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне җиденче тапкыр бер түгәрәккә җыйган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Биредә Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән – Татарстан, Башкортостан, Марий Ил, Мордовия, Удмуртия, Чувашстан республикаларыннан, Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән 37 фольклор коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты. Самара өлкәсеннән әлеге бәйгегә атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле барган иде. Әлеге чара турында “Ак каен”ның җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН белән сөйләштек.
Читать полностью
Бер очрашу – үзе бер гомер

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ Баязит аганың туганнары Әлфира ханым һәм аның кызы Руза белән.
Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ: «Томски шәһәренең музеенда күршем, сугыш ветераны, олы яшьтәге полковник Баязит ага Казаковның фотосурәтен күреп хәйран калдым».
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты карары буенча Томски шәһәрендә узган федераль Сабан туена Самара шәһәре делегациясе белән мин дә барган идем. Беренче көнне үк безне Томски шәһәре белән таныштырып, татар бистәсенә экскурсиягә алып бардылар һәм андагы музейга да алып керделәр. Башка кызыклы язулар, фотосурәтләр арасында Самара шәһәрендә яшәүче күршем, 40 ел армиядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан сугыш ветераны, олы яшьтәге полковник Баязит ага Казаковның (аның турында “Бердәмлек”нең 8 май 18-19 санында “Сугыш ветераны һәм тарихчы Баязит ага” дип аталган язма чыккан иде — ред.) фотосурәтен күреп хәйран калдым. Читать полностью
Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем
Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында каһарман якташыбыз – шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВны искә алу чарасы уздырылды
Әле кайчан гына Иске Җүрәйнең яшел хәтфәдәй үлән белән капланган урамнары буйлап Хәбибҗамал апа белән аның каһарман улы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән бу йортка беренче очрашуга барган идем. Вакыт үтмәгән дә кебек. Ә аннан соң күренекле якташыбыз белән әле күпме очрашулар, күрешүләр булды, шагыйрьнең иҗатына багышланган кичәләрне, аның юбилейларын Самарада да, Димитровградта да үткәрергә насыйп итте Ходай. Ә моннан нәкъ биш ел элек, 2009 елның 30 июлендә, без аны 71нче яшь белән барганда Иске Җүрәй авылы зиратында җир куенына куйдык. Читать полностью
ТУГАН АВЫЛЫМ ГАЛИ
Биек таулы, өч мәчетле
Туган авылым Гали.
Синең турыда җыр-шигырьләр
Бик аз язылды әле.
Ерактан каршы алалар
Гүзәл манараларың.
Көткәндәй газиз аналар
Сагынып балаларын.
Читать полностью
Хыялларың – канатларың синең

Сабина МӘҮЛЕТОВА әнисе Саҗидә ханым белән.
Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгыраудан соң чыгарылыш сыйныф укучылары ничектер үсеп, олыгаеп киттеләр сыман. Әйе, гамьсез балачак еллары артта калды шул. Хәзер аларның барысын да бер генә сорау борчый: нишләргә? Кайсы уку йортына документларны тапшырырга? Сайлаган юл дөресме? Мин дә шушы сорауларны Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылында туып үскән Сабина Мәүлетовага бирергә булдым. Без аның белән ямь-яшел тал-тирәкләр арасыннан тын гына агып ятучы инеш буендагы болында очраштык. Кыз һәм аның әнисе Саҗидә ханым каз бәпкәләрен саклыйлар иде. Читать полностью
Кыл яхшылык, чәч син иман нуры
Бүген “Сургутский” ит комбинаты һәм икмәк заводы җитәкчесе Гаяз Идрис улы ӘЮПОВка 60 яшь тулды!
Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Виктор Альтергот Сергиевск районына барган саен башта нәселле эре терлек үрчетүче фермаларны карап чыга һәм аннан турыга “Сургутский” ит комбинатына юнәлә. Милләттәшебез Гаяз Әюпов 2007 елда ачып җибәргән бу ит комбинатында җитештерелгән продукция аңа аеруча ошый, чөнки колбаса җирле фермерлар җитештергән иттән генә ясала, шуңа күрә ул бик тәмле була да икән. Авыл хуҗалыгы министры, бу продукцияне Самарада да сата башларга кирәк, дип әйтеп килә, ләкин Сергиевск районында яшәүче халык аны кибет киштәләрендә озак тотмый, шундук алып бетереп бара. Самарага аның бик кечкенә өлеше генә килеп ирешә. Читать полностью
Балыклыда печән өсте

Балыклы авылы механизаторы Альберт КАЮМОВ.
Камышлы районының Балыклы авылы басулары буйлап барганда бәхетле яшүсмер елларым күз алдымнан йөгереп узды. Хәзерге печән кырында балалар да, яшүсмерләр дә күренми. Барысын да техника башкара икән…
Печән өсте җитү белән яшьлек елларым искә төшә. Денис авылы кырларында печән җыйганда бигрәк тә күңелле була иде. Бригадирыбыз Бари ага Минхәеров (вафат инде, урыны оҗмахта булсын) өй саен йөреп, иртәгә печәнгә барырга кирәклеген хәбәр итә. Ә без, яшьләр, моңа шатланабыз гына. Таң ату белән кырда җыела башлыйбыз, кайберәүләр инде тырмаларын алып чабылган үләннәрне әйләндерергә киткән, икенчеләре авыл хәбәрләрен сөйләшеп тора. Менә бригадир килеп, кайда ни эшләргә икәнлеген күрсәтә дә, яшьләр дә эшкә керешә. Чалгы кайраган, үләннәрнең чыж-чыж егылып барган тавышы колакларда матур җыр, яшьлек авазы булып сакланып калган. Читать полностью
Шәүкәт коесы һәм башкалар турында
Кызыл Яр районының Кызылсу авылында яшәүче Мингачевлар гаиләсе турында “Бердәмлек” газетасына язарга күптән теләгем бар иде инде. Менә, ниһаять, мин моны тормышка ашырырга булдым.
Хатымның башында ук авылдашларым исеменнән чын дин әһеле булып, сөйләгән вәгазьләре һәм башка күп яхшылыклары белән барчабызга да үрнәк күрсәтүче муллабыз Фоат хәзрәт Мингачевка рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Авылыбызда хәмер эчүчеләр аз булып, намаз укучылар, гарәпчә укырга теләк белдерүчеләр саны күбәюе — барысы да нәкъ аның эше нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Читать полностью