Идел ярында яшеллеккә күмелеп утырган киң аланлыкта быел менә 27нче тапкыр Тольятти татарларының Сабан туе узачак. Мәйданга килеп керүгә борынга яңа чабылган тәмле печән һәм әрем исе килеп бәрелә. Мондый хозурлыкны шәһәр уртасында түгел, авыл җирендә генә күрергә мөмкиндер. Ә менә тольяттилыларга Аллаһы Тәгалә шундый урынны бүләк иткән: килегез, рәхәтләнеп ял итегез.
Читать полностью
«Яктылык»лылар Владимирдан җиңү белән кайтты
1999 — 2000 елларда туган яшүсмерләр арасында Владимир шәһәрендә Россия үзәк профсоюз оешмасы беренчелегенә грек-рим көрәше буенча ярышлар уздырылды.
Самара өлкәсеннән бу ярышка җыелма команда барган иде. Өлкә ярышларында җиңүләр яулап килүче “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Камил Әхмәтвәлиев, Әбдекәрим Шералиев, Руслан Тарасов, Хусанбой Сайдракманов һәм Равил Шәмшетдинов та читтә калмаганнар, тренерлары Руслан Йосыпов җитәкчелегендә Владимирга юл тотканнар. Читать полностью
Очрашу бәхете
Зур дулкынлану белән Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче туганнарыбызны күрергә дип Сабан туена барабыз. Күңел бит һаман кайдадыр ашкына, очрашу көтә.
Самара — Уфа юлыннан авыл ягына борылгач ук мәчет манарасын күреп алдык. Тагын бер борылыш, һәм менә алдыбызда Сабан туе мәйданы пәйда булды. Алан яшеллеккә күмелеп утыра, сәхнә, көрәш келәме тирәсендә төз наратлар, читтәрәк чабыш атлары утлап йөри… Читать полностью
Йолдыз егетен мәңгелеккә озаттык
Казаннан кайгылы хәбәр килеп иреште: озакка сузылган каты авырудан соң, якташыбыз, Камышлы районының Йолдыз авылында (хәзер ул юк инде) туып-үскән, күрше Дәүләтколда укыган күренекле татар шагыйре Рөстәм Мингалим 1 июнь төнендә 77нче яшендә вафат булган. Ә икенче көнне Татарстанның халык шагыйрен, Габдулла Тукай бүләге иясен туганнары, якыннары, дуслары, язучылар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре соңгы юлга озаттылар. Аның җәсаде Казанның Самосырово мөселман-татар зиратында җирләнде.
Без аның белән Дәүләткол авылы мәктәбендә берничә ел бергә укыган идек. Ул Зәйнәп апамның классташы иде, ә мин алардан өч сыйныфка түбәнрәк укыдым. Читать полностью
“Ялкынлы яшьлек”нең ялкыны
Илгиз әфәнде Колючевка — 75 яшь!
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен татар илендә белмәгән кеше юктыр. 44 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.
Без бүген аның җитәкчесе, “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ (аны дуслары үзара Кәлүч дип тә йөртәләр) белән сөйләшәбез. Читать полностью
Илебезнең көче — бердәмлектә / Самая мультикультурная площадка
31 майда Самараның Струковлар паркында XXI “Пресса–2014” фестивале узды
Без көн саен дөньяда, илебездә нинди яңалыклар, кызыклы чаралар булуы турында газеталарда укып, телевизордан карап, белеп торабыз. Самарада нәшер ителүче газета-телевидение хезмәткәрләрен, танылган блогерларны үз күзләре белән күрергә, алар белән аралашырга теләүче һәркем ел саен майның соңгы шимбәсендә Самараның Струков бакчасында үткәрелә торган Пресса фестиваленә килә.
Шәһәр халкының яраткан бәйрәменә әверелгән әлеге чара быелгы “Мәдәният елы”на багышланып, “Дөньяны тагын да матуррак итик” девизы астында узды. Читать полностью
Барысына да теләк кенә кирәк
Соңгы елларда авыл мәктәпләре дә шәһәр мәктәпләре белән беррәттән төрле үзгәрешләр кичерә. Үзем, балаларым, бигрәк тә Чечнядагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган улыбыз Мансур белем алган туган Денис авылым мәктәбенә инде күптәннән килә алганым юк иде. Ул бүген ничек яши, проблемалары бармы, дигән сораулар мине шушы мәктәпкә алып килде дә инде. Биредә мин мәктәп директоры Рәфыйк Әбрар улы МИНҺАҖЕВ (рәсемдә) белән очрашып, сөйләшеп алдым.
Читать полностью
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Туган җирләрне күреп, кардәшләрнең каберләрен карап килербез, дигән уйлар белән 9 майда туган якларга кайтып килергә булдык. Елховка районында урнашкан авылыбызга якынлашкан саен ачы, дәһшәтле сугыш елларына туры килгән үсмер вакытлар искә төшеп, хатирәләргә бирелдем…
Безнең 15 йортлы Бахчи-сарай һәм күрше 45 йорты булган Идәй авылларыннан утыздан артык ир-егетләребез сугышка киткәч, калган яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм картлар тормыш авырлыгын үз җилкәләренә алдылар. 12-15 яшьлек малайлар сабан белән җир сөрдек, лабогрейкаларда уракта эшләдек, яшь кызлар һәм хатыннар бәйләгән көлтәләрне кибәнгә күтәрә идек. Кыш җиткәч, аларны суктырып, саламын сыерларга, сарыкларга ташыдык. Читать полностью
Сабыйларыбыз ышанычлы кулларда

Тәрбияче Зөһрә Вәли кызы ИЗМАЙЛОВА балалар арасында.
Бүген — Халыкара балаларны яклау көне!
Без, әти-әниләр, бу болгавыр заманда балаларыбыз өчен борчылып, бала үстерү, дөрес тәрбия бирү хакында кайгыртып яшибез.
Кайберәүләр: “Балага өйдә бирелгән тәрбиядән дә әһәмиятлесе юк”, — дип бала үстерүне әби-бабаларына тапшырса, мин: “Бала үз яшьтәшләре арасында үсәргә тиеш”, - диючеләр яклы һәм баламның яше җитү белән улымны яныбыздагы 188нче муниципаль балалар бакчасына бирдем.
Бакчасы җиһазлары белән бик бай булмавы күңелне бераз боектырса да, якты, чиста бүлмәләр, ашау-эчү ягы, кайгыртучан тәрбиячеләр белән, әни кеше буларак, мин бик канәгать. Ә инде бер тәрбиячебез Зөһрә Вәли кызы Измайлованың үз милләт кешебез булуы, аның белән баламның бакчадагы тормышы турында рәхәтләнеп татарча сөйләшү мөмкинлеге мине аеруча куандырды. Читать полностью
“Өмет”ле Венера
Бүген Венера ханым Донская зур юбилеен – 75 яшен билгеләп үтә
Самараның Промышленность районында берничә ТОС (территориаль иҗтимагый үзидарә оешмасы) эшләп килә. Воронежский урамында урнашкан “Надежда” (“Өмет”) исемле ТОС белән милләттәшебез Венера Вәли кызы Донская җитәкчелек итә. Бу оешма сугыш ветераннарына аеруча күп игътибар бирә һәм бу эштә 5, 9, 83 һәм 141 санлы мәктәп укучылары катнашып, оешма әгъзаларына ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт меңнән артык ветеранның һәрберсен туган көне, Җиңү көне, Олылар көне белән котлап, күчтәнәчләр өләшү өчен генә дә күпме көч, күңел киңлеге, рухи байлык кирәк бит. Ләкин алар барысына да өлгерәләр. Читать полностью
Татар оешмалары вертикале кирәк

Өлкә татар оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев (сулдан уңга), Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов.
Бу елның январь ахырында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының “каймагы” җыелышы төрле катлам халыкта төрле фикерләр тудырган иде. Самара татарларының корылтаен уздыру кирәкме, юкмы дигән сорау әле дә чишелешен тапмый һәм «Бердәмлек» газетасы редакциясенә килгән хатлар халыкның бу мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтеп тора. Күптән түгел генә (“Татарны ничек берләштерергә”, № 18-19, 8 май) өлкә “Туган тел” оешмасы рәисе булып берникадәр эшләп алган Әсфәндияр Вәлитов язган булса, бүгенге язма кайчандыр Похвистнево шәһәренең “Туган тел” оешмасы рәисе булып эшләгән Булат ХӘМИТОВтан. Аның фикере ниндирәк икән? Укып карыйк әле. Читать полностью
Тырышсак, без дә булдырачакбыз

Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасында очрашу вакытында (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия МӨЛЕКОВА, Зәкия ВӘЛИТОВА, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә САФИНА.
Ике атнага якын вакыт үтсә дә, мин әле һаман Казанда уздырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан алган тәэсирләрем белән рухланып яшим. Бу җыенда хатын-кызларыбыз турында күпме җылы матур сүзләр ишетергә, чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән якыннан танышып сөйләшергә насыйп булды. Читать полностью
Сталинград җирендә күркәм Сабантуй (ВИДЕОЯЗМА)
Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде. Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар. Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.
Читать полностью