Тырышсак, без дә булдырачакбыз

ак калфак (1)

Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасында очрашу вакытында (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия МӨЛЕКОВА, Зәкия ВӘЛИТОВА, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә САФИНА.

Ике атнага якын вакыт үтсә дә, мин әле һаман Казанда уздырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан алган тәэсирләрем белән рухланып яшим. Бу җыенда хатын-кызларыбыз турында күпме җылы матур сүзләр ишетергә, чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән якыннан танышып сөйләшергә насыйп булды. Читать полностью

Сталинград җирендә күркәм Сабантуй (ВИДЕОЯЗМА)

IMG_7745Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде.  Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар.  Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының  атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.
Читать полностью

Гомерлеккә истә калган мизгел

Последний звонок

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары Рафаил КӘБИРОВ, Альбина НУРИЕВА, Лилия ШӘФИГУЛЛИНА, Рафаил НУРУЛЛИН укытучылары Мария ШАКИРОВА белән.

Һәркем үзенең Соңгы кың­гырау бәйрәмен, күпме еллар үтсә дә, исендә тота, чөнки шул көннән без мәктәп еллары белән хушлашып, зур тормышка аяк басабыз. 23 майда Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә 11 һәм 9 сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга булып, кың­гырау соңгы тапкыр шалтырады.

Читать полностью

Тормыш сукмагыннан бергә атлап

Каюмовы

Таһир  Әхмәтгали улы һәм Галимә Миннегали кызы КАЮМОВЛАР.

Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып Иске Ярмәк авылында яшәүче Таһир  Әхмәтгали улы һәм Галимә Миннегали кызы Каюмовлар — авылыбызның, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе. Читать полностью

Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Назиф Идрис улы ЕНАЛИЕВка – 60 яшь!

21 8bХөрмәтле Назиф әфәнде!

Сезне “Бердәмлек” газета­сының хезмәткәрләре, күп­санлы укучылары исеменнән юби­леегыз — 60 яшь тулу уңа­еннан чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Сез, Мордовия Респуб­ли­касының гади бер татар авылында туып, татар гаи­ләсендә милли тәрбия алгансыз, татар мәктәбендә татар шагыйрьләренең шигырьләрен укып хозурлангансыз.

Сезнең бер гади татар малаеннан рус телен, әдәбиятын яхшы белгән галим булып китүегез күпләргә яхшы үрнәк. Мордовия дәүләт университетында доцент, кафедра мөдире буларак, булачак укытучыларны әзерләүдә сезнең эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Читать полностью

Яшьнәп үткән яшьлек шаһитлары

Ахметовы (1)Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында 60 ел бергә гомер иткән Сафиулла бабай белән Шәмсехәят әби Әхмәтовларга барып кергәндә, бабай абзар-кура тирәләрен чис­тартып, ә әбекәй аңа төшке аш пешереп йөри иде. Читать полностью

Әбдекинең киләчәге яшьләр кулында

Татар егетлэре

Ринат ӘБҮСӘЕТОВ крестьян хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторлары Фидаил РӘҖӘПОВ һәм Илфат ЛОКМАНОВ.

Юл читендәге каен агачлары беренче матур яшеллеккә күмелеп утырган көндә, Камышлы якларыннан кайтып килгәндә, кояш баеп, эңгер-меңгер төшеп килүгә карамас­тан, басуда чәчү агрегаты эшләп торганын күреп, аның янында тукталырга булдым. Биредә мәш килеп, арпа чәчеп ятучы ике яшь егет үзләрен Фидаил Рәҗәпов һәм Илфат Локманов дип таныштырдылар, алар Татар Әбдекиеннән икән.

Читать полностью

Йөрәкләр аша үткән чикләр

Нуруллин ОлегОлег Фәһим улы Нуруллин өчен май ахыры — икеләтә бәйрәм. Бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утырган матур бу чорда ул үзенең туган көнен һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Чик сакчылары көне алдыннан туган бу малайның язмышын йолдызлар язган, күрәсең. Антына тугры офицер, подполковник, разведчик, чик сакчысы Олег Нуруллин үзенең хезмәт юлы белән горурлана ала.

Чик сүзе тирән мәгънәгә ия. Ул бит җир өстеннән сызылган сызык кына түгел. Чикләр илләр аша да, йөрәкләр аша да үтә. Хәтта туып үскән шәһәреңнең аэро- һәм тимер юл вокзалы да чик булырга мөмкин. Һәм һәр җирдә гади халыкның тыныч тормышын тәэмин итүче уяу сакчыларыбыз бар. Читать полностью

Субеевлар гаиләсенә бүләкләр

Безнең Самара өлкәсендә беренчеләрдән булып 1994 елдан Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтелә башлаган иде. Менә быел да бу шулай булды. 15 майда Самара академия опера һәм балет театры бинасында шушы көнгә багышланган тантаналы чара уздырылды.
Самара өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте исеменнән бәйрәмгә килүчеләрне вице-губернатор – өлкә хөкүмәте рәисе Александр Нефедов тәбрикләде. Төбәгебезнең үрнәк 17 гаиләсенә балалар тәрбияләүгә һәм гаилә традицияләрен ныгытуга керткән зур өлешләре өчен өлкә губернаторының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулар арасында Похвистнево районыннан тугыз бала тәрбияләүче (шуларның җидесе тәрбиягә алган балалар) Гөлсинә Мөзәки кызы һәм Фәнил Шамил улы СУБЕЕВЛАР да бар иде. Читать полностью

Тагын бер күңелле кичә

Алькино-300x170Гали авылы Агротуризм үзә­гендә Похвистнево рай­о­нының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде. Читать полностью

Яши әле, яши Әбдекием!

абдекиТиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!

Безнең Татар Әбдекие бик тә матур җирдә, Самара өлкәсе белән Татарстан Рес­публикасының нәкъ чигендә урнашкан. Без үзебезнең ут күршеләребез Татарстанның Чир­мешән һәм Лениногорск районнары халкы белән гел тыгыз элемтәдә, дуслар булып яшибез. Күршеләрең үзеңнән яхшырак булырга тиеш дигән халык әйтеме нәкъ алар турында инде. Май аенда башта безнең Татар Әбдекие Мәдәният йортында Лениногорск шәһәреннән җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, ә берничә көн үткәч, “Чирмешән энҗеләре” дип аталган төркем бик матур чыгыш ясады.

Читать полностью

Уйнагыз, Гали гармуннары!

IMG_7435_новый размерКамышлы районының Мә­дәният йортында Иске Ярмәк авылының гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 102 ел тулуга багышланган икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале булып узды.

Иртәнге сәгать 10 да сайлап алу туры башланып, ул төшке ашка кадәр дәвам итте. Программаны бик матур, эчтәлекле, саф татар телендә район мә­дәният бүлеге хезмәткәре Алсу Шәкүрова алып барды. Читать полностью

Фестивальгә чакырабыз! / ХXI журналистский фестиваль «Пресса-2014»

EtnoSMI31 майда сәгать 10да Самараның Струковлар паркында XXII Пресса фестивале уздырыла. Аны Самара шәһәр округы администрациясе белән бергә Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы оештыра.

Быелгы фестиваль Мәдәнияткә багышланып, “Дөньяны тагын да матуррак итик” девизы астында үтәчәк. Читать полностью