
Тәрбияче Зөһрә Вәли кызы ИЗМАЙЛОВА балалар арасында.
Бүген — Халыкара балаларны яклау көне!
Без, әти-әниләр, бу болгавыр заманда балаларыбыз өчен борчылып, бала үстерү, дөрес тәрбия бирү хакында кайгыртып яшибез.
Кайберәүләр: “Балага өйдә бирелгән тәрбиядән дә әһәмиятлесе юк”, — дип бала үстерүне әби-бабаларына тапшырса, мин: “Бала үз яшьтәшләре арасында үсәргә тиеш”, - диючеләр яклы һәм баламның яше җитү белән улымны яныбыздагы 188нче муниципаль балалар бакчасына бирдем.
Бакчасы җиһазлары белән бик бай булмавы күңелне бераз боектырса да, якты, чиста бүлмәләр, ашау-эчү ягы, кайгыртучан тәрбиячеләр белән, әни кеше буларак, мин бик канәгать. Ә инде бер тәрбиячебез Зөһрә Вәли кызы Измайлованың үз милләт кешебез булуы, аның белән баламның бакчадагы тормышы турында рәхәтләнеп татарча сөйләшү мөмкинлеге мине аеруча куандырды. Читать полностью →