Яңа ел – әкиятләр һәм могҗизалар вакыты, иң кыю хыяллар тормышка аша торган чак. Тик менә хыялланып утырып кына тормыш бармый икән шул. Аны тормышка ашыру өчен тәвәккәллек тә, ихтыяр көче дә, үҗәтлек тә кирәк.
Җәй башында Похвистнево районының Гали авылында эшкуар Расих Латыйпов агротуризм үзәге төзи башлаганда, кышын биредә чаңгы шуу комплексы да булыр, дигән иде. Аның вәгъдәләре дә, хыяллары да, Аллага шөкер, тормышка ашып тора. Читать полностью