Чыршы, чыршы, без сине озак көттек бу юлы…

getImage12

Рәфгать Әһлиуллинның оныгы Сафия бүләк алганда.

Самарада күп еллар үткәрелми торганнан соң, татар балалары һәм яшүсмерләр өчен чыршы бәйрәме уздырылды

Мондый Чыршы бәйрәмен Самара шәһәрендә яшәүче татар балалары – кечкенәләре дә, өлкәнрәкләре дә инде күптәннән күргәннәре булмагандыр. Читать полностью

Сез кабызган утлар…

Без, Гали авылы кешеләре, Подбельскиның инвалидлар оешмасыннан чакыру алгач, бик шатланып юлга чыктык. Ул безгә туган йорт кебек бит инде хәзер. Районыбызның олы яшьтәге кешеләре һәм инвалидлары елына икешәр тапкыр шушы үзәктә берәр ай буе ял итеп, дәва алабыз. Читать полностью

Үткән ел нәрсәләр белән истә калды

Радик ГазизовРадик ГАЗИЗОВ,

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры:

 - Яңа елга без “Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе”нең берсе булып керәбез.  Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты каршында эшләп килүче Бәйсез җәмәгать советы күптән түгел шундый карарга килгән иде. Бүген без котлаулар кабул итәбез һәм моның белән горурланабыз. Бу югарылыкка мәктәбебездәге укытучылар коллективының профессиональлеге, ата-аналарның, татар җәмәгать оешмаларының, өлкә мөселманнарының, Диния нәзарәтенең ярдәме, укучыларыбызның тырышлыгы күтәрде.Җавалылык тоеп, без барыбыз да  балаларыбызны тәртипле, акыллы итеп тәрбияләү өчен көчебезне жәлләмибез. Читать полностью

Яңа ел балдагы

кольцоМаҗаралы кыйсса

Дәртле аһәңнәрен яң­гы­ратып, Кремль курантла­ры җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп суга башла­ды. Шау-гөр килгән яшьләрнең Яңа ел теләкләре, әфлисун суы тулы стаканнарның шатлыклы-шаян зеңгелдәүләре аны тагын да тылсымлырак авазлар белән бизәп, ямьләндереп җибәрде. Читать полностью

Бирелгән вәгъдәләр тормышка ашсын иде

6 классТатар авылларының күз иярмәслек тизлектә елый-елый таркалып барулары тетрәндергеч хәлгә әйләнеп бара. Билгеле, “соңгы сулышын “алып яшәгән бүген-иртәгә ябылу куркынычы янавыннан курыккан, якты киләчәге булмаган авыл мәктәбенә дә югары белем алган яшь белгечләр эшкә кайтырга атлыгып тормыйлар шул инде.

Ә менә безнең Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә хәлләр башкачарак. Соңгы вакытларда гына бирегә яшь белгечләр килде. Хәзер сүзем шуларның берсе – Алмаз Расих улы НУРЕТДИНОВ турында. Читать полностью

Таллы фермерының шатлык-куанычлары

Бакаев

Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.

Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме? Читать полностью

Әлифба бәйрәменең җылысы

fkba,f 2

Флера ТАРХАНОВА һәм Айдар ХӘЛИМ.

Кышның карлы матур көннәренең берсендә Камышлыда уздырылган бәйрәм изгеләрнең изгесе, татарларның көзгесе Әлифба” китабына һәм аның авторларына – якташыбыз Сәләй ага ВАГЫЙЗОВка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия ханым ВӘЛИТОВАга багышланган иде. Читать полностью

Юл бәхетенә — дага

МухамметовДекабрь урталарында Самара – Нурлат — Казан – Чистай маршруты белән бара торган автобус, Кошки районының Яңа Фәйзулла (Яңа Җүрәй) авылы янындагы борылышка керә алмыйча, капланган иде. Бәхеткә, бу авариядә үлем-җитем булмады, берничә кеше яраланды.

Ләкин алдыңнан баручы автобусның тайгак юлда әйләнеп каплануын күрү, аның ишек-тәрәзәләрен ватып, канга баткан кешеләрнең чыга башлавын күзәтү бик авыр булгандыр. Хәтта гомере буе машина йөрткән Рәфис Харрас улы Мөхәммәтовка да бу күренеш үтә куркыныч була. Ә ул күпне күргән кеше бит инде. Читать полностью

Җырлы халык моңсыз яшәмәс

снегурка, дед морозВакыт үтә, картлык җитә тора, дигәндәй, керфек кагып алган арада да гомер юлы кыс­карып, тормыш җебе нечкәреп өлгерә. Әнә миңа да инде 70 яшь тулды. Әле күптән түгел генә “Бердәмлек” газетабызның беренче саны дөнья күргән кебек иде, аннан меңенче саны да чыкты, 20 еллыгы да үтеп китте, ә тагын бер елдан сау-сәламәт булсак, милли басмабызның 25 яшьлеген дә бәйрәм итәрбез, Аллаһы боерса. Читать полностью

Хакимият халыкка хезмәт итәргә тиеш

Меркушкин послание

26 декабрьдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин губерна Думасы депутатларына һәм төбәгебездә яшәүчеләрнең барсына да үзенең еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Анда ул үтеп баручы елга йомгаклар ясады, якын перспективага планнар билгеләде. Читать полностью

Артка карамыйча, алга барып булмый

ак каенГубернабызда «Россия йөрәгендә туганнар» үзешчән сәнгать коллективлары фестивале үткән елның 28 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Бу күләмле чарада өлкәнең 37 районы да катнашып, үзешчән коллективлар берсеннән-берсе матуррак программалар күрсәттеләр. Декабрь ахырында график буенча куелган отчет концертлары тәмамланды, ә иң яхшы номерлар 14 февральдә үтәчәк гала-концертка сайлап алынды. Россия йөрәгендә яшәүче күпмилләтле халкыбызның иҗат җимешләре рус, мордва, чуваш, татар телләрендә яңгырады, һәм аларның барысын да патриотизм хисе берләштерде. Читать полностью

Авылыбыз чиста булсын!

Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылының Җәмәгать советы бөтен авыл эшләрен барлап, хәл итеп тора. Аның эшендә дүрт мәчетебезнең имамнары да актив катнаша. Алар авылдашларыбызны хезмәт сөючән, туган җирне кадерләп саклаучы булырга өйрәтәләр. Һәр мөселман нәкъ шундый булса, милләтебез дә алга китәр иде. Читать полностью

Талантлы балалар үсә

Гали авылында, бераз соңгарыбрак булса да, Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышлап бәйрәм концерты күрсәтелде. Оештыручылар программаны никтер рус телендә алып барсалар да, чыгышларның бөтенесе дә чын безнеңчә, чын татарча иде.Мәктәп укучылары әзерләгән бу тамаша бик күңелле, шаярулар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Читать полностью