Чыршы, чыршы, без сине озак көттек бу юлы…

getImage12

Рәфгать Әһлиуллинның оныгы Сафия бүләк алганда.

Самарада күп еллар үткәрелми торганнан соң, татар балалары һәм яшүсмерләр өчен чыршы бәйрәме уздырылды

Мондый Чыршы бәйрәмен Самара шәһәрендә яшәүче татар балалары – кечкенәләре дә, өлкәнрәкләре дә инде күптәннән күргәннәре булмагандыр. Әле өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешып кына килгән 1989 елда 9нчы подшипниклар заводының Безымянкадагы “Самарец” Мәдәният сараенда беренче тапкыр шундый зур матур чыршы бәйрәмнәре оештырылуы хәтердә саклана. Анда минем 7 яшьлек Тәнзилә, 5 яшьлек Зөлфия кызларым да катнашканнар иде. Алар да бу бәйрәмне сагынып хәзер дә искә алалар әле. Шуннан соң 95 — 96нчы елларда Халыклар дуслыгы йортында берничә тапкыр кечкенә генә Яңа ел кичәләре уздырылды да, шуның белән вәссәләм! Мондый бәйрәмнәр үткәрүне янгын чыгу куркынычына сылтап, бөтенләйгә туктаттылар.

getImage5Менә хәзер, ниһаять, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан, Самараның татар балаларына Чыршы бәйрәме яңадан кайтарылды. Ул 7 январьда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм аның президенты Ильяс Шәкүров тырышлыгы һәм булышлыгы белән Самараның Лев Толстой урамында урнашкан Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда башта иртәнге сәгать 11дә 3 яшьтән 11 яшькә кадәр балалар өчен үткәрелде. Билгеләнгән вакытта киң, зур залда матур итеп бизәлгән яшел чыршы яны кечкенә сабыйлар белән чыр-чу килеп тора иде инде. Йөзләп бала-чага белән бергә бәйрәмгә аларның әти-әниләре дә, әби-бабалары да, апа-абыйлары да килгән. Без дә Зөлфия кызым, аның каенанасы Гөлҗиһан ханым белән оныгыбыз Сафияне тантанага китердек. Бөтенесе дә бәйрәмчә, аеруча сабыйлар, кайсы кар бөртеге, кайсы йолдыз, кайсы кар кызы булып киенгәннәр.

Менә дәртле күпләребезгә яхшы таныш

“Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе,

Син тагын да матуррак

Бизәнгәнсең бу юлы” җыры белән әкияти бәйрәм тамашасы башланып та китте. Аны алып баручылар — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вәкилләре Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар, “Яктылык” татар мәктәбенең 10нчы класс укучысы Илмира Мәҗитова, балаларны кулга-кул тотындырып түгәрәк тирәли бастырганнан соң, уртага Кар кызы (Мәхмүтовларның кыз­лары Фәрзәнә — 121 санлы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы) Яңа 2014 ел булып киенгән кечкенә малайны алып чыкты һәм безгә яңа ел килүе турында белдерде. Шул арада каяндыр залга төрле әкият геройлары юлбасарлар (“Яктылык” мәктәбе укучылары Илнур Биккулов, Сабир Галимуллин, Гөлнара Галимова), Пеппи — Озын Оек (Әдилә Рәхимова), Убырлы карчык (Камилә Шә­күрова), Шүрәле (Рафаил Кә­биров) һәм башкалар килеп тулды. Балаларга аларның төр­­­лесе төрле мәгълүматлар бирә башлады: янәсе, алар Кыш бабайның бүләкләр тулы капчыгын урлаганнар һәм шулай итеп бүләкләр булмаячак, Кыш бабай үзе дә бәйрәмгә килә алмаячак һәм чыршының утларын кабызмаячак. Тик тиз­дән боларның шул усал юлбасарлар, Убырлы карчык тарафыннан эшләнгәнлеге билгеле булып, балалар аларны куып җибәрергә булдылар. Шулай да тегеләрнең гафу үтенүләрен һәм ут кабызу пультын кире кайтаруларын искә алып, барсын да гафу итәргә һәм бәйрәмдә калдырырга карар иттеләр.

getImage14Тиздән Кыш бабай үзе дә килеп җитте, һәм алар Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән бергәләп көчле алкышлар астында Чыршының утын кабызып җибәрделәр, һәм төрледән-төрле уеннар, бәйгеләр башланды. Балалар белән Шүрәле дә, Убырлы карчык та, хәтта усал юлбасарлар да бик теләп уйнадылар, ә балалар табышмаклар чиштеләр, Кыш бабай, Яңа ел, яшел чыршы турында шигырьләр сөй­ләделәр. Минем Сафия оныгым (рәсемдә) да татарча Кыш бабай турында шигырь укыды:

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләген тарата.

Аңа башка балалар да кушылды. Кайберәүләрнең сүз­ләре бик татарча яңгырамаса да, барыбер һәркайсының тырышканлыгы күренеп, сизелеп тора иде. Кыш бабай да саранланмады, һәр шигырь укучыга бүләкләрен бирә торды. Безнең Сафиябезгә төрле төстәге пластилиннар эләкте һәм бу мизгелләрдә аның шат­лыгының иге-чиге булмады. Балаларның Кыш бабайга ышанулары әллә кайдан күренә иде.

Шигырьләр укылып, җырлар җырланып, биюләр биеп бет­кәч, барыбыз да Мәдәният сара­еның тамаша залына кү­чеп, Казан кунаклары Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистларының “Бүре һәм Кәҗә” спектаклен карадык. Ул бигрәк тә балаларгы ошады, алар һәр күренешне тыннарын да алмыйча карадылар, ә инде Кәҗәнең явыз бүрене җиңеп, бәтиләрен коткаруын көчле алкышларга күмделәр.

Төштән соң Казан артистлары 12 — 16 яшьтәге яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары өчен драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нигез ташлары” спектаклен күрсәттеләр. Аның турында тәфсилләп “Бердәмлек”нең киләсе саннарының берсендә язарга планлаштырабыз. Бик тә гыйбрәтле спектакль бүләк иттеләр бу көнне яшь самаралыларга Казан артистлары. Ә бүгенге санда укучыларыбызга спектакльдә төп рольне — Гарифулла картны уйнаган Россиянең атказанган, Та­тар­станның халык артисты Ну­риәхмәт Сафин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Бу чара исә чыршы янында бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1592

3 комментариев

  1. Сез миңа яңа ел бәйрәмегезнең уздыру видеосын җибәрә алмассыз микән? Миңа башыннан ахрына кадәр төшерелгән видеосы кирәк иде, Youtube та ләкин майл ның болотларында булса мин аны үземә алыр идем.

  2. Нәни сабыйларга, яшьүсмерләргә, барлык тамашачыларга онытылмаслык һәм искиткеч бәйрәм -»Чыршы» бәйрәме оештыручыларга, бәйрәмне оештыруда катнашучыларга һәм дә бәйрәмне оештырырга ярдәм итүчеләргә олуг рәхмәтләремне белдерәм!!!