Кулларыннан гөлләр түгелә…

гуллярКеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Милләттәшебез, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Линира Яхинбаева нәкъ шундыйлардан. Рәссамчы һөнәрен үзләштергән бу ханым менә инде утыз елдан артык балчыктан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Читать полностью

Капитализм капкасын ачкан Сания

санияӘгәр дә ки, яшәешебезне билгеләр өчен бизмән эзләсәк, без һәрвакыт аерым шәхесләргә тукталабыз. Тормыш үзе бер океанны хәтерләтә. Иксез-чиксез тереклек, шулар арасында милләте буенча, дине буенча бер-берсенә охшамаган, санап бетергесез адәми затлар. Ләкин дә аларны хезмәтләренә карап, тарих киштәләренә шул ук кешеләр куя. Менә шул җиде иләк аша узганнар санаулы гына кала. Шул сайлы башларның берсе – Ибраһим кызы Сания Каюмова. Читать полностью

Дорогу осилит идущий… Но для этого надо идти

ЭльвираЛегко ли пробить молодым специалистам дорогу в профессию? Учитывая, что на рынке труда сегодня, к сожалению, на ту или иную должность без особого труда можно подобрать с десяток опытных и квалифицированных специалистов, становится понятно, что новоявленных выпускников вузов далеко не везде ждут с распростертыми объятиями. Молодой девушке с лучезарными глазами и милой, обаятельной улыбкой Эльвире Сафиной, наверное, повезло.Она с 2011 года работает врачом-дерматовенерологом Самарского областного кожно-венерологического диспансера. Читать полностью

Музыкага багышланган гомер

14Рамил Батыршин — талантлы баянчы, музыкант, Самар филармониясенең рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе, Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган Халыкара оркестрлар һәм халык инструментлары ансамбльләре фестиваленең Гран при һәм Самар өлкәсе губернаторы премиясе иясе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре… Читать полностью

Наил Тахаутдинов: “Техника белән эшләргә кулым әле дә кычыта”

13Авылдан чыккан күренекле татарлар арасында Самарның «Агроавто» ябык акционерлар җәмгыяте белән идарә итүче Россия Федерациясенең атказанган транспортчысы Наил Гариф улы Тахаутдинов та бар. Ул үзенең тормыш юлын болай тасвирлады. Читать полностью

Хезмәтенә күрә хөрмәте

19

Әңгәмәдәшем бик тә гади кеше. Ул үз гомерендә җитәкче булып та эшләде, тормышны да җигелеп тартты, күңеленә күпләрнең сере дә сыя. Аның hәр адымы, хезмәте якташларымның күз алдында булды. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Ләкин элеккегечә сылу сынлы, гел елмаеп торучан, кешеләр белән ихлас күңелдән аралаша, ярдәм итә. Ара- тирә коңгырт күзләре генә моңсуланып киткәли. Анысы инде хәтер төенен кузгатудандыр. Анда бит төрлесе саклана: күңелне эретә торганы да, куандыра, бәхетле итә торганы да… барысы да. Читать полностью

Кряшены из села Назаровка

7Большинство татар, как известно, исповедует ислам, но есть в составе этого народа интересная этноконфессиональная группа – кряшены («крещеные татары», т.е. татары, являющиеся православными христианами). Существуют разные версии, объясняющие происхождение указанной группы. Согласно одной из них, наиболее часто встречающейся в литературе, кряшены – потомки поволжских татар, принявших в XVI-XVIII вв. православное христианство по разным причинам: одни – в результате насильственного крещения, другие – добровольно (или условно добровольно), желая освободиться от обременительных повинностей. Читать полностью

Рифкат ХУҖИН: милли хәрәкәттәге бәйрәмнәрне уздырудан куаныч вә шатлык алам

5Шәхеснең кем икәнен белер өчен, аның белән янәшә эшләү генә җитеп бетми әле. Чөнки хезмәт дәверендә генә барлык сыйфатларын белеп бетерү мөмкин түгел. Бигрәк тә сүз ир-ат турында барса. Шуңа да Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗинны сүтеп карарга булдым. Аның белән булган әңгәмәне урнаштырабыз. Читать полностью

Беренче директор

БезымянныйСамарда унбиш ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды. Читать полностью

Чын татар ир-атларының берсе ул

Исмагыйль2Татар ир-атлары арасында тырыш, уңган, тормышта зур уңышларга ирешкән, мәрхәмәтле, олы җанлы кешеләр булуы халкыбыз өчен горурлык хисләре уята. Исмәгыйль Лотфулла улы Латыйпов нәкъ шундыйлардан. Читать полностью

Йөзе нурлы, күңеле киң аның

Марбия СафинаСамара шәһәрендә яшәүче Мәрбия Әхмәт кызы Сафинаны татарлар арасында белмәүчеләр сирәктер, мөгаен. Матур мөселман күлмәген кигән, ап-ак яулыгын бәйләгән бу ханым әллә кайдан ерактан ук күзгә ташлана. Нурлы, ачык йөзле, йомшак кына сөйләшә торган Мәрбия апа белән аралаша башлагач та, җанга ничектер җылы булып китә, күңел күтәрелә. Аллаһы исемен авызыннан да төшермәгән бу ханым, ниндидер тылсымлы көчкә ия булгандай, кешене үзенә җәлеп итә. Читать полностью

“Елап түгел, җырлап кына яшәргә өйрән, йөрәк!”

ДанияТормышта сәламәтлекләре чикләнгән кайбер кешеләргә сокланып яшибез без. Ник дигәндә, аларның искиткеч таланты шаккаттыра. Шундыйлардан якташыбыз Гакыйль Сәгыйровны өлкәбездә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә күпләр белә. Ә менә сәләте белән аңардан бер дә ким булмаган, шулай ук гомере буе урын өстендә ятып торган, хәзер инде мәрхүм Дания апа Әгъзәмова турында сирәкләр генә ишеткәндер. Ә бит бу олы шәхес, зур хәрефтән язарлык Кеше шулкадәр игътибарга лаек иде! Читать полностью

Сабан туе – ул бер көнлек, аның рухы дәвамлы…

img013Әйе, чыннан да, татарларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туе бер генә көн узса да, аңардан калган тирән тәэсирләр халык күңелендә әле озак сакланырга мөмкин. Шәһәребездә ел саен үткәрелгән бу чараны күпләр зарыгып көтеп алалар, чөнки чын татар рухы хөкем сөргән әлеге бәйрәмнең байлыгы, милли колориты күп кешедә соклану, горурлык хисләре уята. Читать полностью