Самарның Халыклар дуслыгы йортында шәһәребезнең “Туган тел” исемле мөселман хатын-кызлары оешмасы Сәфәр айларын озатып, Мәүлид аен каршы алу уңаеннан чара уздырды. Читать полностью
Аның холкы – Коръән үзе
Пәйгамбәребез (с.г.в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килгән. Григориан календаре буенча быел аның туган көне 12 — 13 январь төненә туры килде. Читать полностью
Шамил МАМЫШЕВ: «Ватанны сөю хисен кечкенәдән сеңдерергә кирәк»
Һәр нәсел - Ватаныбызның бер кыйпылчыгы. “Сәлам” гәҗитәсендә гаиләләр тарихын яза башладык. Бүген бездә кунакта “Сәлам” гәҗитәсен яратып укып баручы, хәбәрләр җибәреп торучы, Иске Мәчәләй авылында яшәүче Шамил әфәнде МАМЫШЕВ. Читать полностью
Шәхси хуҗалык туендыра
Замананың шаукымлы җилләреннән качып, биек тауларга сыенып утырган Кләүле районының керәшен авылы Назаровка тирәсендәге тау түбәләрендә кояш нурында ялтыраган ак кар бөртекләреннән күзләр камаша. Җиһандагы бу гүзәллеккә Александр Васильевич Савельевның пычкы тавышы да кушылгач, дөнья үзенә күрә аерым бер матур музыкага тибрәлеп тора сыман тоела башлый. Читать полностью
Әбдеки, мәңге яшә!
Яңа елга багышланган кичәдә Шенталы районының Татар Әбдекие Мәдәният йорты авылдашлар, кунаклар белән шыгрым тулган иде. Сәхнәдә матур итеп бизәлгән зифа буйлы яшел чыршы басып тора. Берсеннән-берсе моңлырак җырлар яңгырый, дәртле биюләр башкарыла. Бәйрәм тамашасында катнашучылар авылдашларга, кунакларга яңа елда исәнлек-саулык, зур уңышлар, ак бәхетләр теләделәр. Читать полностью
Теләк һәм тырышлык булганда
Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, бөтен илебез кебек үк, безнең Иске Мәчәләй авылында да күмәк хуҗалыгыбыз тарала башлады. Күп халык эшсез калып, бәхет эзләргә авылдан чыгып китте. Ә калганнары әле озак вакыт нәрсәгә алынырга белмичә аптырап йөрделәр. Барысы да күмәк хуҗалык булып яшәргә өйрәнгәннәр иде бит. Читать полностью
Кавказ Олимп булмасын иде

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Шушы хәтле гомер яшәп тә, Кара диңгез буенда ял итәргә туры килгәне юк иде әле миңа. Су керү сезоны булмаса да, быелгы озын кышкы каникулларны Сочида уздырырга планнар корганда, бер атып ике куянны тотарга ният иттем: беренчедән, Кара диңгез ярындагы менә дигән санаторийда сәламәтлегемне ныгытырга, икенчедән, Сочиның Кышкы Олимпия уеннарына ничек әзерләнүен күз кырые белән булса да күреп кайтырга мөмкин булыр дип, юлга чыктым… Читать полностью
Базарга хәләл “Сыйфат” чыгарылды
Үткән елда Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте каршында “Хәләл” комитеты үзенең эшен башлап җибәргән иде. Ул өлкәдә хәләл исеме белән базарга чыгарыла торган бөтен продукцияне дә тикшереп, сертификат бирү белән шөгыльләнә. Комитетның Уставы да бар. Шуның нигезендә Самара өлкәсендә хәләл ашамлык сатучылар бөтенесе дә сертификация үтәргә тиеш. Беренче сертификат яңа ачылган “Яшьлек” оешмасының “Сыйфат” маркалы колбаса продукциясенә бирелде.
2006 елда экономика академиясен һәм Халыкара эшмәкәрлек мәктәбен тәмамлаган милләттәшебез Равил САБИРОВ “PSM group” оешмасында эшли башлый. Хәзер инде ул җитәкчелек иткән оешма Россия киңлекләрендәге 28 зур шәһәрнең кибетләренә хезмәт күрсәтә. Читать полностью
Юллар, юллар, авыр булса булсын…
Мондый көз күптән булганы юк иде инде. Өч ай буе туктаусыз яңгыр явып торды бит. Безнең Иске Мәчәләй авылының Габдулла Тукай урамы машина белән керә алмаслык хәлгә килде. Бигрәк тә авыруларга, балаларга кыен – аяк киемнәрен пычрактан ала алмыйча, баткан җирдән чыга алмыйча азапландылар. XXI гасырда шулай яшәп булмый инде дип, Россия Президенты Владимир Путинга хат яздым. Дөрес, җавабы тиз килде. Тик файдасыз гына. Русчалап әйткәндә – отписка. Мин аңа икенче хат та яздым. Анысына да җавап шул ук иде. Читать полностью
Премияләр яңгыры “Бердәмлек”кә дә эләкте

Губернатор администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәзиф ЕНАЛЕЕВ һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Өлкә журналистлары арасында унбишенче тапкыр уздырылучы “Алтын каләм” конкурсы һәм икенче “Губернатор призына журналистлар конкурсы” бергә уздырылды. Үткән елда губернатор конкурсында 195 кеше катнашкан булса, быел исә аларның саны 255кә җитте. Шулар арасыннан 96 иң лаеклы журналист лауреат исеменә лаек булды һәм беренче дәрәҗә диплом алучыларга — 100 мең сум, икенче урынга — 60 мең, өченче урынга 40 мең сум премия тапшырылды. Шулай ук хуплау премиясе дә бар иде. Аңа лаеклыларга 25 мең сум, ә шәхси батырлык премиясенә лаек булган ике журналистка 300әр мең сум акча алуга сертификат бирелде. Читать полностью
Үрнәк гомер
20 январьда Самараның Прудовая урамында юбилей бәйрәме гөрләде. Балаларының хөрмәтендә яшәүче Хәлимә апа Мәүлетовага 90 яшь тулу уңаеннан әнкәйләрен һәм сөекле әбиләрен котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды. Читать полностью
Как молоды мы были…
Студент Куйбышевского авиационного института Рашид Мигдэтович Шакиров еще на третьем курсе был избран в бюро Всесоюзного Ленинского Коммунистического Союза Молодежи (ВЛКСМ) факультета, потом стал секретарем этого бюро. А в феврале 1972 года ему предложили перейти на освобожденную комсомольскую работу. Так студент-пятикурсник за год до окончания вуза стал заместителем секретаря комитета ВЛКСМ КуАИ. И начался его трудовой стаж. Сегодня мы постараемся вместе с ним вспомнить его комсомольскую юность.
Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин юллары…
Самар өлкәсенең төньяк-көнбатышы Ульян җирләренә терәлгән. Безнең Тупли авылы белән Ульян өлкәсенә кергән Әбдеринең арасы – ун чакрым гына. Нәкъ менә шул ун чакрым ара 15 яшьлек Җәмилне Самар якларына алып чыга. Авыл малае Куйбышев шәһәренең 25нче һөнәр мәктәбенә укырга килеп керә. Өч ел буена тимер остасы булып авторемонт заводында тимер эшенең серенә төшенә һәм алты ел буена үз эшенең остасына әйләнә, машина да йөртә, аны төзәтә дә ул. Шул биеклеккә күтәрелә ки, ул инде башкаларны да өйрәтерлек осталыкка ирешә. Читать полностью