Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң — туган тел мәңге яшәр!

jJhHb4SHWwx7wx5qAxYpNRUl9QFb3OC3mVzhmATnGoZ2IjmCVkKe6MgWrbKY2hXuV5xMlnTDClhnHQqHldy2apJX8 сентябрьдә «Яктылык» мәктәбендә МБОУ Школа «Яктылык» Россия халыклары телләре көненә багышланган тантаналы чара узды

Быел бу бәйрәм Россия күләмендә беренче тапкыр билгеләп үтелде. Күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган чара, туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан, президент Владимир Владимирович Путин указы буенча булдырылды. Читать полностью

Гомерен биюгә багышлаган

14DXbcO4XPqA3jjJjn0sWNgNYQwXEaSKNbV-cSYyZLw04LSsfmqF49h5K3dBoqAL4zqUyTWpltOnbc4XVYu7ogs0«Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллинга 65 яшь тулды!

2026 елның апрелендә Самараның «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленә 56 яшь тулды. Ә аның җитәкчесе – Рәшит Әнвәр улы Гыйззәтуллин күптән түгел 65 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның ярты гасырдан артык гомере шушы коллектив белән тыгыз бәйләнгән: ансамбль Рәшит әфәнде өчен эш кенә булып калмаган, ә чын гаиләсенә әверелгән. Читать полностью

«Төзүче булуым белән бәхетле мин!»

YgkJwMBGnf2IjHDT7mvOee9zjUOSAeLATec2sgA55hDxMiB32ZGg7kr0HwplJ2lI2D5t8ushDoyL3-rHfjp6fi85Самарның «Прогресс-В» компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, губернабызның танылган шәхесе – Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин төзелеш өлкәсендәге хезмәт юлының 65 еллыгын билгеләп үтә. Читать полностью

Киләсе көзләрегез дә аяз булсын!

Q4_n08rALtazXYJ9OuzY-H6kGRj8WcmUBZDB51vcV9hE36fQQyuanJuq11fc8jlxlNEAZjZKqG5AjdcjkzfNX2Tr13 августта Атлас һәм Асия Төхбәтовларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды!

Атлас һәм Асия Төхбәтовлар гаиләсен Камышлы районы авылларында белмәгән, хөрмәтләмәгән кеше юктыр. Мин дә әлеге кешеләрне бик ихтирам итәм, аларда кунакта булгалыйм. Капкаларын ачып кергәч, башта бераз туктап торып, йортларындагы гүзәллеккә сокланам. Биредә, нигез тынычлыгын саклагандай, зур наратлар үсеп утыра, һәрбер үсенте үз урынын тапкан һәм бакчаларын үзенчә бизи. Монда шулай ук зелпе (жимолость), дүләнә (боярышник), алмагачлар, груша агачлары да бар. Ә ишек алдында парлы савырлар (туя) үсә. Күпьеллык наратлар, сөйли алсалар, хуҗаларының гаилә тарихыннан күп хатирәләр белән бүлешерләр иде, мөгаен. Читать полностью

Яшүсмерләр өчен «Геройлар вакыты»

IorWuSO5QISxj70F6gkt7NrO_NT7RSaDr6EMQc2OLOSA-rNZkRG9KVehVOUbdZG1HUM--RJvTILzNvw_chqzbI79Самара өлкәсенең балалар сәламәтләндерү үзәкләрендә «Геройлар вакыты» проектының җәйге концерт-лекция чаралары сериясе дәвам итә. Читать полностью

Татар яшьләрен берләштергән «Мишәр форумы»

f7txJX123oAdM7bDv7YwgdjgzykcqgENQ95xjHOPfdpexDujXlhlkLDnGtwCd8XCLwQGEK8reafq77Sog7N8waLpСамара өлкәсенең Шигон районындагы «Ромашка» турбазасында беренче тапкыр татар яшьләренең төбәкара «Мишәр форумы» узды. Аны «Сызран татарлары» берләшмәсе оештырды. Дүрт көн эчендә катнашучылар, бер-берсе белән танышып кына калмыйча, яңа идеяләр турында сөйләштеләр, үз халкының тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белделәр, команда сынауларын үттеләр һәм үз фикердәшләрен таптылар. Читать полностью

Һәр гармунның җаны бар

ct4xuB-IwQJ4RhsSi31YaVcTI3QZOnDBEFrpUAf3nZxz_EKNxpPV6rzjz0N112l3brMRCTLargZlJfsOpxaWNdKUӘле күптән түгел генә гармун күп халыкларда иң популяр һәм киң таралган коралларның берсе булып саналды. Минем балачагымда авылдагы кич утыруларны җирле егетләрнең, ә кайвакыт кызларның да моңлы көйләреннән башка күз алдына да китереп булмый иде. Ул вакытларда бәйрәмнәр дә ике рәтле гармунга башкарылган җырлардан башка сирәк үтте. Татар, чуваш, рус яисә башка милләт булсынмы, алар арасында җанны гармун тавышлары белән бәйләүче уртак нәрсә бар. Минемчә, башка бер генә корал да гади ике рәтле гармундай күңелне бушатмый. Моңсулансаң — ул да елый сыман, шатлыклы вакытларда исә елмайта да, хәтта биетә дә. Гармун хаклы рәвештә безнең иң хисле, моңлы, халыкчан инструмент булып тора. Читать полностью

Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

WQjm6cISBqAwExFrIP49mexdaGEd-2ZotbMSGhxmBBPHqJfjltOENS2_dSVTj-c1TqODtW2mT36O1to8ZpxVrbqnАвгуст конференциясе кысаларында төбәк башлыгы Вячеслав Федорищев Самара өлкәсенең иң яхшы педагогларына төбәк бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәлахова Лилия Мидхәт кызы да бар. Читать полностью

Көч беләктә түгел, дисәләр дә…

cmIlZB0pAQCtFshMoq_IrA9FIOZZRWAl1GN9SJgKwTJNRpNoYvW-_Lp3t4yNYJxg7dqD0uNwvl1Nej2Rik0nAzoO14 яшьлек Тимур Фәткуллин кикбоксинг буенча Дөнья чемпионатында көмеш медальгә лаек булды

2026 елның 3 — 9 августында Алмания башкаласы Берлин шәһәрендә кикбоксинг буенча Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. Бу — барлык континентлардан иң көчле сугышчылар җыелган иң абруйлы дөнья беренчелекләренең берсе. 40тан артык ил катнашучылары арасында, РФ тәкъдим иткән команда составында, безнең өлкә спортчылары да бар иде. Самара командасы әлеге ярышларда 26 алтын, 12 көмеш һәм 12 бронза медаль яулап, бик яхшы нәтиҗә күр-сәтте. Әлеге уңышта шәһәребезнең “Мастер” спорт клубында тренер Рафаэль Айсов төркемендә шөгыльләнүче Тимур Фәткуллинның да өлеше бар. Егет лайт-контакт дисциплинасында – көмеш, ә поинт-фай-тингта бронза медальгә лаек булды. Афәрин! Читать полностью

Якташларның истәлеген мәңгеләштерделәр

V2_rplVJwundigCdipZXtNOrE9iTViulbXW8bz093f_B-VDFENR4QIKtUleKGmCN2bZ1oCZ836td5JYjGf43q0-RТупли авылының үзәк урамына Борһан Әбүзәров исеме бирелде

4 июльдә Туплидә күп еллар колхоз рәисе вазыйфасын башкарган, авылның күренекле кешесе булган Борһан Ибраһим улы Әбүзәровның тууына 100 ел тулуга багышланган күләмле чара узды. Аны үткәрү инициативасы әле 4 февральдә үк, гражданнар җыелышы барышында туган. Халыкның, активистларның һәм руханиларның уртак тырышлыгы белән юбилей чын бердәмлек бәйрәменә әверелде, ул авылдашларны һәм күп санлы кунакларны бергә җыйды. Читать полностью

«Генераль репетиция» уңышлы узды

UP913pcuiRrLzHu7FpTk8qYq9L8ipszJp-sjVSgXbdbZH2erbnIlUOuoEH8AtdOwJh_0cyRfyuqp7V-1LGYFEoXqСовет Нурлатында Авыл көне гөрләп үтте

Самара өлкәсенең Татарстан белән чикләшкән Челно-Вершины районындагы Совет Нурлаты авылы моннан 99 ел элек кенә барлыкка килгән. Аңа башлыча Татарстанның Яңа Иглай, Югары Нурлат, Түбән Нурлат, Яңа Нурлат авылларыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Читать полностью

Ул хәсрәтле еллар бер дә онытылмый…

bNMuFUrmUW9PmgKmh1ifT9ee2-yN86yl68R3gvKfo-YNeuRV58YaB0BIwPdadb5v6W7t20CGte7FwHv8EnmcR2A01941 елның 22 июне – газиз Ватаныбыз тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 85 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, шушы афәт китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын да яңара. Әйе, коточкыч вакыйгалардан соң инде байтак еллар узса да, алар бер дә онытылмый шул, каһәр суккан сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең йөрәкләрендә ачы хәсрәт һаман да яшәп килә. Читать полностью

Безнең заман герое юлы

HUgawykbFd2A2HgnDYuArH6xGaBQWYhYUipVOpJxw9E4Ar59gciENcx23o7q7E2xxMPl3HZV2DBLOcymsm9ps0mo«Кораллы Көчләргә ярдәм өчен»: Саҗит Зариповның батырлык тарихы

Саҗит Зариповның бала һәм яшүсмер чаклары Камышлы районының Яңа Усман авылында уза. Монда туганнары һәм дуслары арасында аңарда җаваплылык, ныклык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләнә. Читать полностью