Сөбханаллаһ, быелгы көз искиткеч матур килде! Яңгырсыз, җылы көннәрдә өмәләр үткәрүе дә нинди рәхәт бит. Менә безнең Мәчәләй авылында да күмәк эшләр гөрләде. Зиратны тәртипкә китердек, мәчетләр тирәсен ялт иттереп җыештырып куйдык. Мәктәп укучылары, зур тырышлык күрсәтеп, Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә илткән юлны чистартып чыгардылар.
Өмәләрдә күп кеше катнашты. Хатын-кызларыбыз исә аеруча мактауга лаек. Уңган-булганнар, җитезләр, рәхмәт яусын үзләренә.
Халык белән бергәләп эшләве күңелле дә инде! Бу күптән күрешмәгән авылдашларың белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә, бердәмлек, ярдәмчеллек хисләрен ныгыту да, яшь буынга бик яхшы үрнәк тә.
Өмәләр безнең өчен чын-чынлап күркәм бәйрәм булды. Катнашучыларның барысына да Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен.
Шамил МАМЫШЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 367



Добавить комментарий