Мин Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үстем. Ләкин заманалар үзгәргәч, туган як-лардан китәргә туры килде шул. Яшь вакытларда газиз авылым шулкадәр нык сагындырыр дип уйламаган да идем. Ялгышканмын икән. Әти-әни нигезен бүген дә ташламыйбыз, кайтып, карап торабыз. Читать полностью
Халыклар бердәмлеген ныгытучы бәйрәм
4 апрельдә «Заря» мәдәният йортында «Карга туе-2026» дип аталган милләтара чара узды
Бу традицион башкорт бәйрәме яз җиткәч, кошлар кышлаудан кайтканда билгеләп үтелә. Кешеләр аны җырлар, биюләр, төрле уеннар белән каршы алганнар. Азакта барысын да сөтле тары боткасы белән сыйлаганнар. Ә аның бер өлешен, ел уңдырышлы, тормыш имин булсын дип, ерак юллар үтеп кайткан кошларга ашатканнар. Әгәр барысы да тук һәм канәгать булса, шул вакытта ел уңышлы булачак, дип саналган. Читать полностью
Ватаныбыз данын бөтен дөньяга тараттылар алар
Куйбышев ракета төзүчеләре арасында милләттәшләребез дә аз түгел иде
“Сугыш балалары” дип аталган корычтай нык буын вәкилләре — илебезне сугыштан соңгы җимереклектән торгызып, аны космик мәмләкәткә әйләндергән кешеләр. Куйбышев шәһәренең «ЦСКБ-Прогресс» предприятиесендә, Байконурда көч куеп, Ватаныбыз данын бөтен дөньяга тараттылар алар. Читать полностью
Бәрәңге генә димә син…
Авыл хуҗалыгы белгечләре популяр булырмы?
Кыш узып китте. Авыл халкы, фермерлар язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Агрономнар өчен дә активлык чоры якынлаша. Әмма бу һөнәр ияләре кышын да эшсез утырмый.
Әлеге мәкаләбездә сезне ике дистә ел дәвамында Россия һәм Европа селекциясенең элиталы орлыклык бәрәңгесен җитештерүче компаниядә үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы агроном Раил Локманович Рәхимов белән таныштырып үтәргә булдык. Читать полностью
Үзеннән соң якты истәлек калдырды ул
8 апрельдә Әнвәр Кәшаф улы Бульхинга 90 яшь тулган булыр иде
Бу көнне Самараның күп кенә татарлары аны яхшы сүз белән искә алачак, чөнки шәһәребезнең төп халкы арасында бу исемне белмәгән кеше табылмастыр. Читать полностью
Күп түгел бит әле — бары 30 гына!
28 мартта «Идел» татар халык эстрада ансамбленең юбилей концерты узды
Ел саен март азагында шәһәребезнең “Заря” мәдәният йортында Самара тамашачысы яраткан артистларыбызның яңа программасын карарга җыела. Бу инде күптән матур гадәткә әверелде. Ә быел “Идел” 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Читать полностью
Гомер үтми — без үтәбез гомер юлларын…
Күңелемдә гомерем буе укытучым килә янәшә…
Укытучыларның дәрәҗәсен ничек сакларга?
Соңгы елларда мәктәпләр тормышында төрле үзгәрешләр барлыкка килеп тора: укыту программасы, дәреслекләр, имтиханнар һәм башкалар, һәм башкалар. Кызганычка, әлеге яңалыклар арасында күңелсезе – укучыларның мөгаллимнәргә карата мөнәсәбәте бозылу. Алай гына да түгел, ата-аналарның да мәктәпкә һәм укытучыларга карата карашлары үзгәрүе күренә. Читать полностью
Якты эз калдырдылар алар…
Ринат белән Ризидә Мәрдановлар истәлегенә
Язмам геройлары – Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән Ринат белән Ризидә Мәрдановлар — тормыш юлын лаеклы үтеп, үзләре артыннан якты эз калдырган кешеләр. Читать полностью
Биюләрендә чагыла төрле хис-кичерешләр!
Самара артистлары Санкт-Петербург тамашачысын таң калдырып кайттылар
МБОУ Школа «Яктылык» һәм “Крылатый” үзәге каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры артистлары күптән түгел генә мәдәни башкалада узган Халыкара “Бию азимуты” конкурс-фестивалендә катнаштылар. Читать полностью
«Ләйсән» биючеләре яңа үрләр яулый!
Самараның башкорт ансамбле бәйгеләрдә үз осталыгын раслады
2026 елда Самара шәһәренең «Ләйсән» халык башкорт бию ансамбленең өлкән төркеме Башкортостанда үткәрелеп килгән «Байык» («Баик») республика конкурсында катнашырга карар кылды. Читать полностью
Шәфкатьлелекнең чиге юк
Соңгы вакытта волонтерлар төшенчәсе, бәлки, иң еш ишетелгән сүзләрнең берседер. Кемнәр соң алар — волонтерлар?
Минемчә, бу башкаларның проблемаларына һәм газапларына битараф булмаучы, бүләк яки мактаулар көтм¬чә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүчеләр. Мондый кешеләрнең шәфкатьлелеге масштаблы акцияләрдә генә чагылмый, ешрак алар тыныч кына, беркемгә дә сиздермичә изге гамәлләр кылалар һәм алар өчен мәрхәмәтлелек табигый күренеш булып тора. Читать полностью
Самарадагы беренче ифтарлар
Шәһәребездә авыз ачу мәҗлесләрен кем үткәрә башлаган?
Рамазан аеның 7 мартында Самараның «Солидарность-Арена» стадионы территориясендә чираттагы өлкә ифтары узды. Ләкин зур ифтарлар үткәрү безнең шәһәрдә яңа эш түгел. XX — XXI гасырлар чигендәге татар милли-рухи хәрәкәтенең тарихы шуны күрсәтә ки, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылынган бу гамәлгә – зур мәҗлесләр уздыруга өч дистә ел элек үк башлангыч бирелгән. Моны татар-башкорт яшьләре ярдәме белән өлкәбездәге беренче милли-мәдәни оешма — «Туган тел» татар җәмгыяте активистлары Мансур Ямалетдинов (1938 — 2022), Шамил Әхмәров, Марат Гыйбадуллин башкарып чыгалар. Читать полностью



