Изге Рабигыль-әүвәл (Мәүлид) ае бара. Әлеге айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Мөселманнар бу көннәрне зур шатлык, дулкынлану хисләре белән каршы алалар, мәҗлесләрдә җыелып, Аллаһы илчесенең яшәү рәвеше, әхлагы турында сөйлиләр, аңа салаватлар әйтәләр.
Ел саен Мәүлид аенда Самара өлкәсе шәһәрләрендә һәм авылларында Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләр үткәрелеп килә. Менә 30 августта Иске Мәчәләйнең Үзәк мәчете мәхәлләсе дә авылыбызның “Восток” хуҗалыгы кафесында Мәүлид бәйрәмен уздырды. Биредә Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сүз алып барылды, салаватлар яңгырады, мәрхүмнәр рухына догалар кылынды һәм садакалар өләшенде.
Әйтергә кирәк, “Восток” оешмасының кафесы — авыл халкы өчен зур табыш ул. Мәчәләйлеләр биредә төрле сәбәпләр уңаеннан мәҗлесләр үткәреп киләләр. Пешекчеләре дә аш-суга бик осталар, тәмледән-тәмле сый-хөрмәтләр әзерлиләр, күркәм табыннар коралар.
Шундый ямьле, авыл халкы өчен уңай урын булдырганнары өчен “Восток” хуҗалыгы җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Оешманың рәисе Ренат Зәйнулла улы Искәндәров үзе дә чараларда безнең белән бергә катнаша, мәчет юлын да онытмый.
Мәүлид безнең рухи дөньябызны баета. Киләчәктә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне зурлап, изге мәҗлесләр уздырырга насыйп булсын! Изге айда тагын да күбрәк игелекле гамәлләр кылыйк, хөрмәтле дин кардәшләрем!
Шамил МАМЫШЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 255




Добавить комментарий