Самараның «Яктылык» мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен дәреслекләр буенча гына укытмыйлар, ә гадәти булмаган ысуллар белән баетып, укучылар өчен үтә дә кызыклы итәләр. Монда инде, әлбәттә, әлеге дәресләрне алып баручы Алия Илфат кызы Шәкүрованың өлеше зурдан. Аңа 23 яшь кенә әле, ләкин аның үз хезмәтенең чын остасы булуы ачык күренеп тора инде.
Алия Самара дәүләт социаль-педагогик университетын тәмамлаган. Биредә укыган вакытта ук яшьләр белән актив эш алып барган: студентлар өчен чаралар оештыручы, вожатый, форумнарда куратор булган, «Беренчеләр хәрәкәте» өлкә бүлегендә проектларны координацияләгән.
Язмам герое үз һөнәрен очраклы рәвештә сайлап алмаган. Моңа аның ике якын кешесе йогынты ясаган. Гомере буе математиканы укыткан әбисе үз фәне, укучылары турында шулкадәр яратып сөйли торган булган ки, бу кызда тирән тәэсирләр калдырган. Ә Алиядә балалар белән уртак тел табу сәләтен күреп алган сыйныф җитәкчесе Ринат Ринатович Сәгъдиев аңа укытучы булырга киңәш биргән. Нәкъ шушы сүзләр аңа 11 нче сыйныфта төгәл карар кабул итәргә булышкан да инде.
Алия Шәкүрова “Яктылык” мәктәбенә 2025 елда урнаша. Алтынчы сыйныфта узган беренче дәресе укытучының күңелендә озакка сакланып кала. Аңа җентекләп әзерләнүгә карамастан, барысы да план буенча бармый: балалар көтелмәгән сораулар яудыралар, аның сүзен бүлдерәләр, кемдер ачыктан-ачык битарафлык күрсәтеп утыра. Ләкин нәкъ менә шул мизгелдә Алия төп нәрсәне аңлый: уңай нәтиҗәләргә ирешер өчен яхшы итеп төзелгән план да түгел, ә сыйныф белән тиешле элемтәләрне урнаштыру кирәк. Һәм ул дәрестә тормыштан кызыклы мисал китергәч, укучыларның хәтта күзләре яна башлый. Шул вакытта Алия чын-чынлап бәхет хисләре кичерә.
Укытучы дәресләрен шул рәвешле төзи ки, һәр укучыга үзен уңышлы булып хис итү мөмкинлеген бирә ул. Предметны авыррак үзләштерүче балаларга бер зур мәсьәлә урынына 3-4 гади адымнан торган төгәл алгоритм бирә һәм алар белән бергә эш итә.
Дәресләрдән соң үткәрелгән өстәмә консультацияләр дә мөһим роль уйный. Ләкин иң мөһиме — укытучының үз укучысына ышануы. Алия Илфатовна: “Син булдырасың, бераз тырышырга гына кирәк”, — дип балаларны һәрвакыт илһамландырып тора.
Укучыларның: “Математика миңа кирәкме соң ул?” – дигән сорауларына да тормыштан мисаллар китереп җавап бирә ул. Шулай бервакыт дизайнер булырга теләгән бер малай: “Миңа математика беркайчан да кирәкмәячәк!” – дип кырт кисә. Шуннан укытучы аңа пропорцияләрнең һәм геометриянең кием һәм логотип дизайны нигезендә ятуын аңлата. Һәм берничә мисалны чишкәннән соң, укучы, чын күңеленнән гаҗәпләнеп: «Боларның бәйләнеше бар дип уйламаган да идем», — дип куя. Шуннан аның математикага карата мөнәсәбәте бөтенләй үзгәрә.
Балаларның әти-әниләре Алия өчен фикердәшләр дә, киңәшчеләр дә, ярдәмчеләр дә булып торалар. Ул аларга укыту процессының бөтен нечкәлекләре турында сөйләп килә, укучы белән берәр нинди авырлыклар туса, аның әти-әнисе белән проблеманы уртага куеп хәл итә.
Эшендәге иң шатлыклы мизгелләре белән дә уртаклашты яшь милләттәшебез. Әгәр дә бала, темага төшенеп, мисалларны, мәсьәләләрне дөрес чишә икән, ул моңа аңардан да күбрәк шатлана.
«Математика укытучысы — формулаларны аңлатучы кеше генә түгел, ул — уйларга, анализларга, хаталардан курыкмаска һәм үзеңне кабат сынап карарга өйрәтүче дә. Акылның сыгылмалылыгын яхшыртучы бу фән һәр һөнәрдә дә файдалы булачак. Һәм иң мөһиме шул ки, өйдә балаларны начар билге алганнары өчен ачуланмасыннар иде, чөнки монда куркыныч нәрсә юк, бу — теманы яңадан үзләштерер өчен бер сәбәп кенә”, — дип сөйли Алия Илфатовна.
Кыен вакытларда укучыларын: “Ялгышудан курыкма! Математикада хата ясау — җиңелү түгел, ә аңа төшенер өчен тагын бер адым ул”, — дип хуплый укытучы.
“Яктылык”ның яшь йолдызы Алия Илфатовнага киләчәктә дә хезмәтендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен, математиканы чын күңелдән яратучы, рәхмәтле укучылар тәрбияләвен телибез.
Рамилә ҮТӘЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 282





Добавить комментарий