«Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллинга 65 яшь тулды!
2026 елның апрелендә Самараның «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленә 56 яшь тулды. Ә аның җитәкчесе – Рәшит Әнвәр улы Гыйззәтуллин күптән түгел 65 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның ярты гасырдан артык гомере шушы коллектив белән тыгыз бәйләнгән: ансамбль Рәшит әфәнде өчен эш кенә булып калмаган, ә чын гаиләсенә әверелгән.
Рәшит Әнвәрович сәнгать юлына яшь чагыннан ук баса. 14 яшендә әтисе аны «Ялкынлы яшьлек»кә китерә, ә 1975 елдан ул бию төркемендә даими рәвештә шөгыльләнә башлый. Монда мәктәп тә мөһим роль уйный: анда беренче сыйныфтан ритмика укытыла, ул чор өчен бу сирәк күренеш була. Соңрак мәктәп түгәрәге җитәкчесе егетләрне коллективта тотып калыр өчен бер хәйләкәрлек уйлап чыгара: бию белән шөгыльләнүчеләрне гитарада уйнарга өйрәтә. Шулай, Рәшит, инструментны үзе генә үзләштереп калмыйча, түгәрәккә ярты классны да алып килә.
1977 елда «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең «халык» исемен алуы Гыйззәтуллинның тормышында борылыш ноктасы була. Бу уңыштан илһамланып, егет үз язмышын хореография белән бәйләргә карар кыла. 1980 елда, әле Куйбышев мәдәният институты студенты буларак, ул «Ялкынлы яшьлек»нең бию төркеме җитәкчесе ярдәмчесе булып куя. Сиксәненче елларны иң нәтиҗәле вакыт, дип саный Рәшит әфәнде: ансамбльнең концертларын бүгенге көндә дә бизәүче номерлар нәкъ шул чакларда барлыкка килә. Мәсәлән, «Сабан туе» дип аталган театральләштерелгән тамаша һәм «Халкым минем» вокал-хореографик композиция.
Ә 1985 елда Гыйззәтуллин «Жигули» җыр һәм бию ансамбленең бию коллективын җитәкли һәм «Ялкынлы яшьлек»кә сирәк кенә постановкалар белән булыша. «Жигули» белән ул чит илләргә, шул исәптән Япониягә гас-трольләргә бара.
Авыр 90 нчы елларда бизнес белән шөгыльләнергә дә туры килә аңа, ләкин Рәшит әфәнде сәнгатьтән баш тартмый: шигырьләр яза, музыка иҗат итә, ә 1997 елда «Яктылык» мәктәбе каршында уку йортының визит карточкасына әверелгән «Йолдыз» бию ансамблен булдыра.
2023 елда, «Ялкынлы яшьлек»нең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова вафат булганнан соң, Рәшит Әнвәрович яңадан ансамбльгә кайта. Озак та үтми, «Ялкынлы яшьлек»нең танылган йолдызлары — Искәндәр Әхмәтов һәм Илнур Алтынбаев аңа коллективны җитәкләргә тәкъдим итәләр.
Бүгенге көндә Рәшит әфәнде җитәкчелегендә ансамбльгә яңа сулыш өрелә: «Гаилә — бәхет ачкычы», «Безнең көч — бердәмлектә» (махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен), «Халыклар дуслыгына багыш-ланган концерт» исемле яңа программалар барлыкка килә.
Сәнгать остасының күпьеллык фидакарь хезмәтен игътибарсыз калдырмыйлар: 2025 елда ул Самара өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты һәм Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнә.
Ансамбльдә традицияләр дәвамлылыгы кыйммәтле хәзинә булып тора. Озак еллар буена коллективны Илгиз Колючев җитәкли, 2014 елда ул беренчеләрдән булып Самара өлкәсенең халык артисты исемен ала, аның бүләкләре арасында ЮНЕСКО һәм «Европа — Азия» халыкара гуманитар академиясе тарафыннан бирелгәннәре дә бар.
Илгиз Колючевтан соң “Ялкынлы яшьлек”не ансамбльгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Альбина Мәхмүтова җитәкли.
Бүген «Ялкынлы яшьлек» Самара өлкәсе тамашачысы күңелен яулап алучы үзенчәлекле коллектив булып кала. Аның эшчәнлегендә 35тән артык кеше катнаша, иҗади гына түгел, хәтта гаилә парлары да барлыкка килә.
Ә киләчәккә яңа планнар корыла: тиздән «Алло, талантлар эзлибез!» конкурсы игълан ителәчәк. Рәшит Гыйззәтуллин өчен яңарыш — хәрәкәт ул, хәрәкәт исә — тормыш. Һәм татар милли традицияләрен саклаучы ансамбль ышанычлы адымнар белән алга таба атлый.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 382


