24 — 30 августта Казанда «Татар кызы-2026» бәйгесенең ярымфиналы үтте
Татарстан башкаласына төрле регионнардан һәм илләрдән 26 татар кызы җыелган иде. Алар барысы да — үз төбәкләрендә узган конкурсларның җиңүчеләре. Самара өлкәсен тумышы белән Похвистнево районының Гали авылыннан булган Наилә Хәсәнова тәкъдим итте.
Бер атнага якын вакыт эчендә кызлар төрле мәдәни чараларда катнаштылар, төр¬ле юнәлешләрдә сынаулар үттеләр.
Беренче көнне катнашучылар, бер мәйданда очрашып, бер-берсе һәм бәйге командасы белән якыннанрак таныштылар. Аларны алда сынауларны, белем бирү дәресләрен, иҗади биремнәрне үз эченә алган бай программа көтә иде.
Ярымфиналның икенче көнендә асыл затлар токмач кисү осталыгын күрсәттеләр. Ә көннең икенче өлешендә жюри алдында социаль һәм мәдәни проектларын якладылар, үз төбәкләрендәге актуаль мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.
Өченче көн иҗади бәйгегә багышланган иде. Кызлар җыр, бию, нәфис сүз юнәлешендә көч сынаштылар.
Ярымфиналның дүртенче көне Изге Болгар җирендә узды. Конкурста катнашучылар өчен бу көн тарих, милли мирас һәм яңа тәэсирләр белән үрелеп барды.
Борынгы Болгар мохите, Идел киңлекләре һәм истәлекле урыннар — барысы да бу сәфәрне аеруча җылы һәм мәгънәле итте.
Шулай итеп, бер атнага якын вакыт сизелми дә үтеп китте. 29 августта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында ярымфиналда җиңүчеләрне игълан иттеләр. Финалистларның исемнәрен атар алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ярымфиналда катнашучы кызларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм гүзәлләрне Татарстан Республикасы көне белән котлады.
Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да үзенең котлау сүзләрен җиткерде һәм уңышлар теләде.
Ниһаять, ярымфиналда катнашучыларның һәрберсенә диплом тапшырганнан соң, финалга чыккан 12 кызның исемнәрен атадылар. Кызганычка, безнең Наиләбез бу исемлектә юк иде. Шуңа да карамастан, ул — Самараның иң-иң татар кызы!
Сентябрь ахырында финалистлар 7-8 октябрьдә Төрекмәнстанда узачак дөньякүләм «Татар кызы-2026» конкурсының финалында катнашуга әзерләнер өчен янәдән Казанга җыелачаклар. Уңышлар сезгә, татар гүзәлләре!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 389




