Татар телендә “рух” дигән серле төшенчә бар. Тормышта без “көчле рухлы” яисә “рухы сынган” кебек гыйбарәләрне еш ишетәбез. Бу сүзгә нинди мәгънә салынган, һәм аның нигезендә нинди серлелек ята соң?
Читать полностью
Увидел свет новый номер журнала «Самарские татары»
Парлы булып яшәүләргә ни җитә!
Раил һәм Фәнүзә Газизуллиннарның бергә гомер итүләренә — 40 ел
Дөньяда һәр кешенең үз язмышы һәм үз юлы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да, араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырыр, бәхетле булыр өчен килгәнбез. Читать полностью
«Самараны чын күңелдән яраттым»
Узып баручы атна башында безнең редакциядә Таҗикстаннан 78 яшьлек аксакал, Шәһринав авылының Сугыш һәм хезмәт ветераннары шурасы рәисе, Таҗикстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы Рәхмәт хаҗи Газиев кунакта булды. Читать полностью
«Милләттәшләрем арасында киң танылырга телим»
Самарада «Музыкант алачагы» YouTube каналының авторы концерты узды
Самараның “Руки вверх” барында Россиядә киң танылган музыкант, татар һәм рус музыкасын популярлаштыручы, баян көйләрен битбокс белән берләштерүче, “Музыкант алачагы” (“Хижина музыканта”) дип исемләнгән легендар блог авторы Раил Арыслановның икенче концерты үтте. Читать полностью
Сүнмәс өметләр
Сугыштан кайтмаган батырларның ятим калган балаларына багышлана
Миңа шундый балаларның берсе, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтисен гомере буе көткән бер апаның тормыш тарихын Камышлыда яшәүче, биредә бик күп еллар авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт иткән Заһит ага Сафин сөйләгәч, кызганычлы хисләрдән күңелем тулып, бу турыда мәкалә язарга булдым. Читать полностью
Хуш киләсең, Яңа ел!
Кичә өлкә Халыклар дуслыгы йортында «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы балалар өчен «Яңа ел» кичәсе уздырды. Читать полностью
Яшәү шундый җиңел булыр иде…
9 декабрьдә шагыйрь Фәнис Яруллинның вафатына 14 ел тулды
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга.
Һәрберебез өчен ата таң.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
Бу шигырь юлларын мин 1999 елда Сәләй ага Вагыйзовтан ишеткән идем. Бу болай булды: “Печора лагереннан кайткач, мине эшкә беркая да алмадылар. 1 сентябрьдә мәктәпкә, хатыным Рәмзиягә мине урман кисәргә җибәрүләре турында әйтергә кергән идем, укытучылар артлары белән үк борылып бастылар, — дип искә алганда Сәләй аганың күзләренә яшьләр килде. – Элеккеге дусларымның гамәленә караганда себер суыклары берни булмаган икән…” Читать полностью
Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрдән үрнәк алыгыз!
Похвистнево районының Подбельск авылы Спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы узды. Әйтергә кирәк, инде күркәм традициягә әверелгән әлеге чара зур социаль әһәмияткә ия булып тора. Читать полностью
«БИНГО» гаилә бәйрәменә әверелде
Самарада төрле буыннарны бергә җыйган татар кичәсе узды
Үткән атнада татар телендә гаҗәеп җылы һәм күңелле чара – «Бинго» уены оештырылды. Ул, балаларны, ата-аналарны һәм өлкән буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ана телендә аралашырга, бергәләп татарча уен уйнарга һәм җырлап, көлеп күңел ачарга ярдәм итте. Ягъни бу күңелле ял һәм, бер үк вакытта, туган телне куллану өчен яхшы мөмкинлек булды. Читать полностью
Бәлки, соңгысы булмас әле!
Роберт Гәрәевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Көзнең соңгы көннәренең берсендә без Денис авылының Мәдәният йортына Роберт абый Гәрәевның яңа гына дөнья күргән “От прошлого к настоящему” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Читать полностью
Ике авыл — бер язмыш
Самара төбәгенең үткәне турында чираттагы китап дөнья күрде. Ул “Ике авыл – бер язмыш. Карабикол һәм Татар Әбдекие тарихы очерклары” дип атала. Читать полностью
Сызран шәһәренең «Туган тел» оешмасына — 35 ел
Кайвакыт тарихны тудыру өчен бер кеше йөрәгендәге очкын да җитә. Сызран шәһәрендә шушындый очкын менә инде 35 ел буена татар телен һәм мәдәниятен саклап килүче “Туган тел” җәмгыятен оештыруга сәбәпче була. 2025 елның 2 декабрендә юбилеен билгеләп үткән берләшмә шәһәр тарихында лаеклы урын алып торуын исбатлады. Читать полностью



