Самара төбәгенең үткәне турында чираттагы китап дөнья күрде. Ул “Ике авыл – бер язмыш. Карабикол һәм Татар Әбдекие тарихы очерклары” дип атала.
Әлеге популяр фәнни басмага язылган аннотациядән күренгәнчә, ул “Самара өлкәсенең Шенталы районында урнашкан ике авыл тарихына багышланган. Аларның язмышында төбәгебез һәм тулаем илебез тарихының мөһим этаплары, XVIII – XXI гасырларда авыл хуҗалыгы һәм Россия крестьянлыгы үсешенең төп тенденцияләре, тикшерелүче чорда илнең сәяси һәм социаль-икътисадый системасындагы үзгәрешләр чагылыш тапкан. Шул ук вакытта ике тугандаш авыл җирлеге тормышының милли-рухи аспектларына да аерым игътибар бирелә.
Китапта шулай ук гомумтарихи характердагы күп кенә мәсьәләләр дә чагылдырылган: Шенталы җиренең археологик үткәне, кешеләрнең яңа заманда төбәккә килеп урнашуы, сугышлар, инкыйлаблар, 1921 – 1922 еллардагы ачлык, халык мәгарифенең совет системасын торгызу, 1920 – 1930 еллардагы мәдәни революция, Бөек Ватан сугышы чорында тыл районы тормышы, авыл хезмәтчәннәренең көнкүреше, инкыйлабка кадәрге һәм совет чорындагы дәүләт-дини мөнәсәбәтләр һәм башкалар.
“Карабикол” җәмгыяте җитәкчесе Ф.Г. Гарифов инициативасы һәм төп матди ярдәме белән бастырылган бу китап гуманитар дисциплиналар өлкәсендәге белгечләр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары, тарихи факультет студентлары һәм үз төбәге тарихы белән кызыксынучы һәр кеше өчен кызыклы булачак.
Китапны “Бердәмлек” газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.
Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 487


