«Ялкынлы яшьлек» балетмейстеры Гөлназирә Огурцова — ансамбльдә 25 ел!
Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле концертларына йөрүчеләр артистлар башкарган искиткеч биюләргә сокланмыйча калмыйлардыр. Ә бит бию – ул тирән мәгънәгә ия, хис-тойгыларга, иҗади идеяләргә бай булган композиция. Һәм аның авторы бар. Ул – хореограф. Биючеләр һәрвакыт тамашачының күз алдында булса, биюне куючылар исә гел сәхнә артында калалар.
Бүген без сезне “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә искиткеч биюләр иҗат итүче кешеләрнең берсе – Гөлназирә Огурцова белән таныштырабыз. Читать полностью











