«БИНГО» гаилә бәйрәменә әверелде

0Самарада төрле буыннарны бергә җыйган татар кичәсе узды

Үткән атнада татар телендә гаҗәеп җылы һәм күңелле чара – «Бинго» уены оештырылды. Ул, балаларны, ата-аналарны һәм өлкән буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ана телендә аралашырга, бергәләп татарча уен уйнарга һәм җырлап, көлеп күңел ачарга ярдәм итте. Ягъни бу күңелле ял һәм, бер үк вакытта, туган телне куллану өчен яхшы мөмкинлек булды.

Марат Яхин һәм Диана Яхина татарча чараларны «формаль» рәвештә генә түгел, ә кызыклы, моңа кадәр шәһәребездә бер дә үткәрелмәгән форматта оештыруны инде күптән күз алдында тотканнар. Алар фикеренчә, ял көннәрендә вакытыңны гаиләң белән бергә татар мохитында үткәрү – туган телне саклауның бер юлы булып тора.

Оештыручылар, яшь булуларына карамастан, ана телен, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү буенча зур эш башкаралар.

Башта кичәгә 30 кеше килүе көтелгән, әмма чара татарлар арасында шундый зур кызыксыну уяткан ки, нәтиҗәдә бирегә 150 кеше җыелган. Бу Самара татарлары арасында татар теленә, милли мәдәнияткә ихтыяҗ зур булуын ачык күрсәтә.

“Кешеләрнең уенда бик теләп катнашуы, бирегә гаиләләре белән бергә килүе – бик тә шатлыклы күренеш”, — дип билгеләп үтәләр Марат белән Диана.

Чараны Марат Яхин үзе алып барды. Аның харизмасы, юмор хисе һәм тамашачы белән тиз арада уртак тел таба белүе кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Уен бик мавыктыргыч иде. Катнашучыларга татар җырларының исемнәре язылган «Бинго» карточкалары таратылды. Һәркем чиратлап капчыктан мичкәчекләр тартып чыгарды һәм чыккан саннарны карточкаларында билгеләп барды. Һәр санга билгеле бер татар җыры туры килүе уенны тагын да кызыклырак итте. Сан ачылуга, җыр яңгырады, ә экранда, бөтен зал бергәләп җырласын өчен, караоке пәйда булды. Уен гади ярыш кына булып калмыйча, күңелле аралашу бүләк иткән һәм бәйрәм рухы тудырган чарага әверелде.

Иганәче Румия Исәнбаева махсус логотиплы прәннекләр әзерләгән. Катнашучылар аларны бик шатланып кабул иттеләр.

«Бинго» уены үз максатын тулысынча аклады, һәм ул дәвамлы булырга тиеш. Чарадан соң кешеләрнең: «Киләсе уенны көтәбез!» – дип әйтүләре — татар теленең җәмгыятьтә яшәвенең һичшиксез дәлиле.

Шулай итеп, «Бинго» уены катнашучыларны яңадан җыярга әзер! Киләсе чара 16 гыйнварда 19:00 сәгатьтә, Лесной урамы, 23к5 адресы буенча узачак.

Алия Сөләйманова, медицина университетының 2 курс студенткасы:

“Татарлар өчен шундый күркәм кичә оештырган Марат Яхинга зур рәхмәт. Биредә берсе дә читтә калмады, бөтенесе дә активлык күрсәттеләр, чын күңелдән җырладылар, биеделәр. Шундый форматтагы чаралар күбрәк булсын иде. Бүләкләр өчен аерым рәхмәт”.

Элинә Шабаева Элина Шабаева :

“Заман” татар балалары фольклор ансамбле һәм гаиләләребез исеменнән Марат белән Диана Яхиннарга шундый искиткеч кичә оештырганнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Уникаль форматтагы әлеге чарада рәхәтләнеп татар җырларын җырладык, дәртле татар көйләренә биедек, әйлән-бәйлән алып бардык, “Бинго” уены уйнадык. Биредә күңелле һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде, төрле өлкәдәге татарлар очрашкан җирдә кызыклы кешеләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булды.

Үзебез дә, балаларыбыз да чарадан тирән тәэсирләр алып киттеләр. Мондый кичәгә тагын бик теләп барачакбыз. Татар мәдәниятенең кадерен белүче, ихлас, уңай хисләр кичерергә теләүче кешеләргә дә әлеге чарада катнашырга киңәш итәбез.

Һәрбер кунакка игътибар һәм бүләкләр өчен аерым рәхмәт!

Мондый вакыйгалар күркәм традициягә әверелер, дип өметләнәбез”.

TKCerbMwlTCXqvJ62NJVeVZejFDW0NfsyrvyksCGJUUC_vvZ6xXVR97pT-z18b6ELQiCmrLwvAC9BHFfG-aV_cYcxf1lkV7RMg4f41a79uLxzHZWAOP2mJ-203KdL9ljeMz5NiyJshxXkh7gyWvMKlaFUDRhtHjzN2RfrwbjW7IgwEW5 jsXZVGpPbjUyEPdNjH3Gc6DJ_GdKI5tsXQvVBGogx2Bfo5_3C_VXeKyOZ-5ueAFFtOS5O8FDb1PAb-bZAuGdk5W- GUZewW01QrfB0UZRObuiTmXFt7HwUSP8iWTf1GR2CSSl60u9ycft5klcgU0XCAHqjyL8NKulWcVdHQlIyYk5BWea DdBXbtUJ9_PcdoaOG3dXxEZcbc1ZDjlUCpzF3JUJ_Qh3HXKOlJb5n_9wdtHnjD-oudtaSzAJB0MMqbCLqvV8q6X0

0

Мөслимә БАЯЗИТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 516

Комментирование запрещено