Узып баручы атна башында безнең редакциядә Таҗикстаннан 78 яшьлек аксакал, Шәһринав авылының Сугыш һәм хезмәт ветераннары шурасы рәисе, Таҗикстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы Рәхмәт хаҗи Газиев кунакта булды.
Рәхмәт хаҗи гомере буе — колхоз рәисе, соңрак авыл советы рәисе булып эшләгән.
Ул инде безнең шәһәрдә беренче тапкыр гына түгел, һәм Самара аны үзенә гашыйк иткән. Шуңа күрә безнең газета аша кунакчыл шәһәргә рәхмәтен һәм соклануын белдерергә булган.
Аңа безнең аэропорт та бик ошаган. Бигрәк тә төрле дин әһелләре өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре булуы таң калдырган.
“Самара — бик матур шәһәр. Биредә алга киткән инфраструктура, барысы да заманча, кешеләр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Ә гыйбадәтханәләр нинди күркәм! Аеруча Тарихи мәчетнең матурлыгына сокланам”, — ди хөрмәтле кунак.
Шулай ук ул мөфти Талип хәзрәт Яруллинга Самара өлкәсендә мөселман җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан торгызуга, төбәктә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен олы рәхмәтен белдерә.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 420


