Парлы булып яшәүләргә ни җитә!

CSrbnCuu32YkAYxdUpRco9QlH9r21OvZQco9KUgvBf4VHbd1HRzZFA88MXlCfa4Qu8P1X3yjxKHZxNlBMVRNdVhoРаил һәм Фәнүзә Газизуллиннарның бергә гомер итүләренә — 40 ел

Дөньяда һәр кешенең үз язмышы һәм үз юлы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да, араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырыр, бәхетле булыр өчен килгәнбез.

Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Раил Хәлилулла улы һәм Фәнүзә Әмирхан кызы Газизуллиннар нәкъ шулай, үз бәхетләрен табып, нәсел дәвамчыларын тәрбияләп, 40 ел бергә гомер итәләр.

Быел җәйне милләттәшләребез рубин туйларын билгеләп үткәннәр. Бәхет тынлыкны ярата, дисәләр дә, менә инде күп еллар буена мәхәббәттә, татулыкта яшәүче бу сөйкемле пар турында язмыйча булдыра алмадым.

Раил әфәнде Гали авылында җиде балалы гаиләдә туа. Ул һәм апалары Руфия, Гөлфия, Зөлфия, Әлфия, абыйлары Сәмигулла, Камил кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Аларның әтисе – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Балалары өчен өзелеп яши ул. Зур гаиләне туендырыр өчен җан-фәрман тырыша. Балта остасы буларак, өйләр төзи, мәктәп, клуб котельныенда эшли. Раил әфәндегә хас булган күркәм сыйфатлар нәкъ әтисеннән күчкән булса кирәк. Ул да бит тугры ир, кайгыртучан әти, ышанычлы гаилә башлыгы, хатыны, балалары хакына тырышучы.

Раил әфәнде — якыннары гына түгел, гомумән, кешеләр арасында хөрмәткә, мактауга лаек булган кеше. Кайда гына эшләмәсен, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә ул. Армиядән соң Балашово мех техникумында белем алган егетне Күмертау шәһәренә җибәрәләр. Ул анда завод тулай торагында яшәп, склад мөдире булып эшли.

Фәнүзә ханым исә тумышы белән Башкортостанның Күмертау районында урнашкан Ялчыкай авылыннан. Гаиләдәге ун бала арасында ул иң төпчеге була. Аның әтисе Әмирхан ага да сугышта катнашкан. Кыз, Күмертауда тау-механика техникумын тәмамлагач, “Искра” заводында инженер-технолог булып эшли.

Дәвамын газетабызның 47нче санында укыгыз.

 Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 458

Комментирование запрещено