Сүнмәс өметләр

tznFT0Myg9SZZRM1PFDmhgELMEz3hpe-quo7UFKqbFDAOGmmah_KDnN4T1g9q-jxjE7Duk4A4A0iDTOOhPlJJy0CСугыштан кайтмаган батырларның ятим калган балаларына багышлана

Миңа шундый балаларның берсе, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтисен гомере буе көткән бер апаның тормыш тарихын Камышлыда яшәүче, биредә бик күп еллар авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт иткән Заһит ага Сафин сөйләгәч, кызганычлы хисләрдән күңелем тулып, бу турыда мәкалә язарга булдым.

- Соңгы берничә елда мин авылыбызда узган Сабан туенда өлкән яшьтәге бер апаны күзәтәм, — дип башлап җибәрде сүзен Заһит Абделхак улы Сафин. – Ул бәйрәм башланганчы ук килә дә аркасы белән — Сок елгасына, ә йөзе белән Кәҗә тавына борылып утыра. Һәм күзен Кләүле районына алып баручы олы юлга төбәп, беркем белән дә сөйләшмичә, тыныч кына утыра. Әйтерсең лә аны көрәш бәйгесендә көч сынашучылар да, артистларның җыр-биюләре дә, тамашачыларның шау-гөр килүе дә кызыксындырмый. Үзе белән берәрсе исәнләшсә, ул башын иеп кенә җавап кайтара. Сабан туе ахырына кадәр шулай утыра да, бәйрәм тәмамлангач, әкрен генә урыныннан торып, өенә кайтып китә.

- Аңа сүз кушып карамадыгызмы соң? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

— Бервакыт түзеп кала алмадым шул, янына барып, хәл-әхвәлләрен сораштым. Бу сәер апаның исеме Шәмсия икән. Минем мәрхүм әнием белән аралары өч яшь кенә. Күптән түгел аңа туксан яшь тулган. Ул Сабан туе үткәрелә торган җирдән ерак түгел яши. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән, ә ике кызы шәһәрдә тора.

Үткән елны Шәмсия әби йорты яныннан узып барганда, өенә кереп, хәлен белеп чыгарга уйладым. Кечкенә капканы ачып йортка үткәндә, ул болдырда утырып тора иде. Якынрак килеп, сәлам биргәч, исәнлеге турында сорадым.

— Аллаһыга шөкер, әкрен генә, — дип әйтеп куйды ул.

Мин аңа күчтәнәчләремне тапшырдым. Шуннан Шәмсия апа мине өенә чакырды. Кергәч, мондагы чисталыкка, пөхтәлеккә шаккатым. Биредә тынлык хөкем сөрә, бары тик дивардагы җиз чылбырлы, күкеле сәгать телләре, гомер елларын санагандай, әкрен генә текелди. ..

Дәвамын газетабызның 47нче санында укыгыз.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 366

Комментирование запрещено