Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрдән үрнәк алыгыз!

t0QNhllZpF70iIvEj05ROnbXcF2Wo5i5fe2o3QVxRP48o3QQyN2tn5GRAkaoEg8eDQToSLPvHjFR-EziZcPCShDLПохвистнево районының Подбельск авылы Спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы узды. Әйтергә кирәк, инде күркәм традициягә әверелгән әлеге чара зур социаль әһәмияткә ия булып тора.

Спорт бәйрәмен районның инвалидлар оешмасы рәисе В.И. Ерендеева ачып җибәрде. Спартакиадага авылларда эшләп килүче инвалидлар оешмаларының рәисләре дә җыелган иде.

Физик чикләүләргә карамастан, ярышларда катнашучылар, осталык, җитезлек һәм тапкырлык күрсәтеп, югары уңышларга ирештеләр. Безнең Иске Мәчәләй авылы инвалидлары да оттырмады! Гайфетдин Канюкаев, Наил Булатов, Асия Исмәгыйлева, Исхак Шабаев беренче һәм икенче урыннарга лаек булдылар.

Чара спортка багышланган булса да, аның кысаларында мәдәни программа да каралган иде. Шулай, Мәчәләй авылының һәвәскәр артисты Шакир Абдерәхманов, Мәдәният йорты мөдире Жанна Әмирова, Яңа Мансур авылының моңлы сандугачы Алия Ильясова башкарган моңлы җырлар катнашучыларны илһамландырып, аларга көч-куәт өстәп, дәрт-дәрман биреп тордылар һәм бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Шулай итеп, бу көнне Спорт сарае ялкынлы ярышлардан, җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән гөрләде!

Спартакиадада нинди урын алу да мөһим түгел, ә күбрәк бер-беребез белән күрешү, аралашу, киңәшләшү, яңалыклар алмашу әһәмиятле.

Спортчыларыбызның кәефе шулкадәр күтәренке иде, алар хәтта ару-талуны да тоймадылар. Өстәлләрдәге тәмләшкәләрне авыз итеп, чараны оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен белдереп, таралыштылар.

Шунысы соклануга лаек, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сәламәтлекләренә зарланып, күңел төшенкелегенә бирелеп утырмыйлар, тормышны яратып, аның рәхәтен тоеп, кадерен белеп, актив яшәү рәвеше алып баралар, киләчәккә якты өметләр баглап гомер итә беләләр. Алардан үрнәк алырга кирәк!

Аллаһы Тәгалә барчабызга да исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы биреп, алга таба да шушындый күркәм чараларда очрашырга насыйп итсен иде!

 Шамил МАМЫШЕВ, Иске Мәчәләй авылының инвалидлар оешмасы рәисе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 476

Комментирование запрещено