9 декабрьдә шагыйрь Фәнис Яруллинның вафатына 14 ел тулды
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга.
Һәрберебез өчен ата таң.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
Бу шигырь юлларын мин 1999 елда Сәләй ага Вагыйзовтан ишеткән идем. Бу болай булды: “Печора лагереннан кайткач, мине эшкә беркая да алмадылар. 1 сентябрьдә мәктәпкә, хатыным Рәмзиягә мине урман кисәргә җибәрүләре турында әйтергә кергән идем, укытучылар артлары белән үк борылып бастылар, — дип искә алганда Сәләй аганың күзләренә яшьләр килде. – Элеккеге дусларымның гамәленә караганда себер суыклары берни булмаган икән…”
Шуннан соң Әлифба авторы Фәнис Яруллинның шушы шигырен укыды да инде миңа.
Мәктәптә татар телен уку мөмкинлеге булмаганлыктан, мин татар халкыбызның язучыларын, шагыйрьләрен начар белә идем. Бар белгәнем — Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Мәдинә Маликованың “Милосердие” һәм Габдрахман Әпсәләмовның “Белые цветы” китаплары иде. “Ак чәчәкләр”нең русчасын 6 — 7 тапкыр укып чыкканмындыр, аннан апам миңа аның татарчасын да бүләк итте.
“Милосердие”не дә берничә кат укыдым. Бу китапларны күпме укысам да, туйдырмыйлар. Укыган саен күңел язгы ташу кебек тула, күзләр дымлана. Ул китаплардагы намуслылык, мәхәббәт хисләре, кешелеклелек, дөреслек һәм рәнҗеш хисләре – барысы да йөрәк аша уза.
Шушы китаплар минем күңелне дулкынландырганлыктан, Сәләй Гататович белән очрашуым да очраклы хәл булмаган, дигән фикергә киләм.
Ә Фәнис Яруллин иҗаты белән Арчадагы очрашудан кайткач кызыксына башладым. Телевизордан ишетсәм дә, газеталарда күрсәм дә, ошаган берничә куплетын блокнотыма язып куям.
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.
Нурания АБЗАЛОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 477


