Татар телендә “рух” дигән серле төшенчә бар. Тормышта без “көчле рухлы” яисә “рухы сынган” кебек гыйбарәләрне еш ишетәбез. Бу сүзгә нинди мәгънә салынган, һәм аның нигезендә нинди серлелек ята соң?
Моның асылын аңлатыр өчен гайрәтле, кыю һәм батыр кешеләрне мисалга китереп була булуын. Тик әле бу гына да моңа төпле аңлатма бирә алмастыр кебек.
Монда 56 ел буена урын өстендә хәрәкәтсез яткан килеш данлыклы шагыйрь, рәссам булып танылган Гакыйль Сәгыйровны телгә алырга була. Аның шигырьләрендәге һәм рәсемнәрендәге гүзәллек, хисләр байлыгы, тирән тормыш хакыйкәте һәм яшәеш серләре — гаҗәеп матур күренеш.
Бу көчле рухлы шәхеснең яшәү рәвешен ачыклап карасаң, андагы күп нәрсәләр таң калдыра. Аның өе Иске Фәйзулла авылының рухи үзәгенә әверелгән иде. Киңәш сорарга яисә кайгы-хәсрәтләре белән уртаклашырга, җаннарына тынычлык табарга килүче кешеләр аның яныннан беркайчан да өзелмәде. Мәктәп балаларын ул шахмат уйнарга, фотографиягә төшерү һәм аны ясау серләренә, радио һәм телевизорлар булмаган дәвердә яшьләрне приёмниклар җыярга да өйрәтә иде. Укучылар төрле авыр мәсьәләләрне чишәргә, дәресләр эшләргә ярдәм сорап аңа киләләр иде.
Гомумән, кул-аягын кыймылдата да алмаган Гакыйль Сәгыйров авылның рухи тоткасы, ышанычлы терәге булып яшәде. Төптән уйлаганда, бу күренеш башка сыймаслык гаҗәеп бер феномен бит!
Гакыйль Сәгыйровның эчке дөньясы, күңел сафлыгы аның иҗатында да ачык күренә. Милләттәшебезнең тыйнаклыгы, сабырлыгы, түземлеге, күңел нечкәлеге һәркемне таң калдырырлык!
Тормыштагы гаделсезлекне, затсызлыкны ул, үз йөрәге аша кичереп, шигъри юлларында чагылдыра:
“Елар чагымда шаярдым, көлдем,
Йөрәк әрнүен мин шулай тыйдым,
Чыккан яшемне кеше күрмәде,
Тозларын сыгып, җаныма җыйдым”.
Җәмгыятебездәге күзгә күренеп арткан әхлаксызлыкка җаны әрнеп:
“Яшьләрдән яңа токым чыгардык,
Вәхшилегенә түгел чыдарлык”, — дип яза.
Коточкыч фаҗига эчендә, язмыш читлегендә яшәсә дә, Гакыйль әфәнде милләтебезнең хәлен, телебезнең язмышын кайгыртты.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 47-48нче санында укый аласыз
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 362


