Председателю Самарской региональной чеченской организации «Вайнах» Марату Супьяновичу БЕЛИГОВУ!

2025-01-31_10-49-23Уважаемый Марат Супьянович!
Разрешите от имени старейшей татарской общественной организации Самарской области – СОТО «Туган тел» и от себя лично поздравить Вас с днем рождения!
Вы являетесь ярким общественным деятелем региона, Вам вверена высокая и ответственная миссия сохранения и развития культуры  чеченского народа.
Успехов Вам в дальнейшей общественной деятельности, беспрерывного движения вперед, удачного претворения в жизнь всех планов и новых замыслов.
С уважением президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» 
И.Г. Шакуров.

Тупли авылы имамы Туктаргали Минвәли улы МОТАЛЛАПОВка!

7819455-300x30011Хөрмәтле Туктаргали әфәнде!

Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез әтиегезнең эшен дәвам итеп, мулла хезмәтен башкарасыз. Динебез юлыннан тайпылмыйча, авылдашларыбызга, дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый ярдәм итеп яшисез.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Сезгә киләчәктә дә хәерле имам хезмәте, игелекле эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Миңлегөл Туктар кызы САБИРОВА-ГАЛИМОВАга!

anh-hoa-phong-lan-trang-dep-nhat-khien-nguoi-xem-say-me-15Кадерле сыйныфташым! Сине чын кү­ңелдән туган көнең белән котлап, иң изге теләк­ләремне юллыйм.  Исәнлек-саулык сиңа, ирең белән тигез тормыш ит, тигез канат белән үстергән кызларыңның, аларның балаларының бәхетен күреп, шуңа сөенеп яшә.  Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.