Кыска,әмма гыйбрәтле тормыш кичерде ул!

dqTHiIjESTpuGZddR_wquBzNUvu5gPSnpcrHR1PwIjmfl8e-sxnVSVpNGscddDqzSMfkjWDGLvQOaFVHnH0twa5SМахсус хәрби операция барышында һәлак булган Рамазан Илһам улы Җәмилев истәлегенә аның туган авылы – Керкәледә (Татарстанның Лениногорск районы) мемориаль таш куелды.

Егет 2004 елның 16 февралендә дөньяга килгән. Җирле урта мәктәптә белем алганнан соң, Чирмешәннең кадетлар мәктәп ¬интернатында укыган. Лениногорск политехник көллиятен тәмамлаган.

Рамазан, 2024 елның августында үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Ефрейтор званиесендә разведка ротасында хезмәт итә. Ә 2025 елның 20 ноябрендә Ватаны алдындагы бурычларын лаеклы үтәп килгән Җәмилев Көньяк Донецк юнәлешендә һәлак була.

Яшь милләттәшебез «Махсус хәрби операциядә катнашучы» һәм «Сугышчан бердәмлекне ныгыту өчен» медальләре белән бүләкләнгән, шулай ук Жуков медаленә тәкъдим ителгән.

Герой хөрмәтенә мемориаль таш аның әбисе, Самара өлкәсе Шенталы районының Денис авылында үскән Зөлфия Мирзаева инициативасы белән урнаштырылды. Аны ачу тантанасында дин әһелләре, «Мәхәббәт һәм дога белән» төркеме волонтерлары, Лениногорскиның чик сакчылары берләшмәсе, Тукай районы депутаты Валерий Тигр, Денис авылы мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Алар ачы югалту кичергән гаиләләргә юату сүзләрен җиткерделәр, хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерделәр һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга җиңүгә ирешүләрен теләделәр. Чарада шулай ук Рамазан Җәмилевның фотосы Денис авылының тарихи туган якны өйрәнү музеенда «Заманыбыз геройлары. Безнең хәтердә мәңге каласыз» экспозициясендә урын алачак, дип билгеләп үтелде.

Һәлак булган һәр сугышчы истәлегенә куелган таш — кайгы билгесе генә түгел ул, ә исәннәргә васыять тә. Рамазан, кыска, әмма лаеклы, гыйбрәтле тормыш кичереп, үзеннән соң якты эз калдырды. Аның хезмәте — сугышчан иптәшләренә, газиз Ватанына карата тугрылык һәм каһарманлык үрнәге. Командованиесе ефрейторның хезмәттәшләре арасында зур хөрмәт казануын, үз иминлеге турында бер дә уйлап тормыйча, яралыларны яу кырыннан алып чыгуын искә алды — менә шул инде чын батырлык, һәм ул бернинди дәрәҗәләр белән дә үлчәнми. Әйе, чын каһарманнар дан артыннан кумыйлар, ә намус белән үз бурычларын үтиләр.

Туган авылында мемориаль таш куелуы Рамазанның истәлеге аның авылдашлары күңелендә яшәячәген күрсәтә. Ә оныгына бөтен мәхәббәтен салган әбисе Зөлфия Мирзаева өчен бу аеруча мөһим булып тора. Аның тирән кайгыдан нинди хисләр кичерүен һәрберебез яхшы аңлыйбыз, чөнки якын кешеләрне югалту — иң авыр сынау ул. Зөлфия Мәүлеҗановнаның рухи көче безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Бу ханымга Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм ярдәмен бирсен инде, чөнки аның беренче оныгы Ислам да бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша, Раббыбыз аңа исән-сау әйләнеп кайтып, газиз әбисен бәхетле итәргә язсын.

Чарада төрле төбәкләрдән килгән кешеләрнең катнашуы шуны күрсәтте ки, геройларыбызга карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре төрле буыннарны һәм төрле җирләрдә яшәүчеләрне берләштерә. Һәм барыбызның да күңелендә уртак теләк яши — хәрбиләребез тиз арада исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар, ә ил тынычлыгы, халык иминлеге өчен үз гомерләрен биргәннәрнең исемнәре онытылмасын һәм урыннары җәннәт түрләрендә булсын иде…

eT7PGTNfWXTKCu2a3CSGP-yKajutYX-0MvGWeGP3CCGyCklyKmywry_Uv2iwLBsZyr422K1MDKZMp_3GlJjUF2HfdqTHiIjESTpuGZddR_wquBzNUvu5gPSnpcrHR1PwIjmfl8e-sxnVSVpNGscddDqzSMfkjWDGLvQOaFVHnH0twa5S

Рәгыйдә БАДЫКОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 410

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>