Милли кием һәр халыкның аермасы булып тора. Татар халкы да, башка милләтләр кебек үк, элек-электән үзенең киемнәре белән аерыла. Аларда халыкның рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре чагыла.
Билгеле, гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көн модасы күбесенчә Көнбатыштан килә. Әмма кайберәүләр үзләренең тамырларын истә тотып, дини таләпләргә туры китереп, милли мәдәниятебезнең үсүен дәвам итәләр һәм, традицион костюм элементларын кулланып, киемнәр дә тегәләр икән. “Туган тел» оешмасы активисты Алсу БАЯҖИТОВА нәкъ шундый осталардан санала. Аның үз һөнәрханәсе бар, биредә ул кием ремонтлау белән шөгыльләнә. Төп эше бик күп булуга карамастан, оста кыз үзенең яраткан мавыгуына да вакыт таба – татар милли һәм дини киемнәр тегә.