Улларыбыз китә солдатка…

Көзге елак яңгыр явып торган көннәрнең берсендә миңа, йомышым төшеп, Челно-Вершины районы военкоматына барырга туры килде. Шунда бу күренешкә тап булдым да инде. Улы белән ишектән чыгып килүче ана кеше бик каты кычкырып елый, ә тегесе: “Елама, әнкәй! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак! Мин исән-имин хезмәт итеп кайтачакмын!” — дип юатырга маташа. Читать полностью

Зөлхиҗҗә аеның йомгаклары

img_sobor1Самар Җәмигъ мәсҗидендә үткән айда башкарылган эшләргә мөтәвәллият (мәчет советы) җыелышында йомгак ясалды. Зөлхиҗҗә ае вакыйгаларга бай булды. Изге гамәлләр тормышка ашырылды. Читать полностью

Өзелгән моң

загруженноеМин Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган баянчысы Гамил Сәхаб улы ГАЛИУЛЛИН турында әле исән чагында язарга җыенып йөргән идем. Төрле сәбәпләр аркасында бу эшем һамфан кичектерелеп килде. Кызганыч. Телгә шаян Гамил абый белән сөйләшеп утыруы гына да үзе бер гомер иде бит…

Читать полностью

Әкиятле-җырлы олимпиада

getImage (6)Үткән чәршәмбедә Самараның “Яктылык” мәктәбендә та­тар теле буенча олимпиада үткәрелде. Мәктәпнең 5 — 11 сый­ныф укучылары катнашындагы чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм “Та­тар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” оештырган иде. Читать полностью

Большая Каменка янында зур фаҗига

Төнге сәгать уннар тирәсе булгандыр. Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъ­мәтуллинның искиткеч матур концертын карап, хозурланган хәлдә йорт турыбызга кайтып кына җиткән идек, телефон шалтырады һәм безгә хәвефле хәбәр җиткерделәр. Ул хатыным Фатыйманың кече энесе Ринатның Руслан исем­ле улының 24 яшьлек хә­ләл җефете Нәвирәнең юл һә­лакәтендә фаҗигале төстә үле­ме турында иде. Аның белән бергә Русланның әнисенең 55 яшьлек өлкән апасы Кәримә дә, аның 30 яшьлек кызы Алсу да һәлак булган, ә уртанчы Мәдинә апасының 28 яшьлек кызы Ләйсән баш сөягенә һәм миенә ачык җәрәхәт алып, хастаханәгә хушсыз эләккән. Нәкъ менә Ләйсән “Форд” авто­мобиленең руле артында булган да инде.

Читать полностью

“Бердәмлек” гомерле булсын!

Хәзерге вакытта 2014 елның беренче яртысына газета-жур­налларга язылу компаниясе бара бит. Шул уңайдан өлкәбезнең “Бердәмлек” татар газетасы турында халыкның уй-фикерләрен белү нияте белән укучыларыбыз арасында сораштыру оештырдым. Күп кенә фикерләр, тәкъдимнәр ишетергә туры килде миңа. Шуларның кайберләрен укучыларыбызга тәкъдим итәсем килә. Читать полностью

Дусларча очрашу

ветераныБу очрашу Самараның “Беаток” клубында булып үтте. Анда Россия журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы ветераннары Әфган сугышы ветераннары белән дусларча очрашу уздырдылар. Биредә кайчандыр өлкәбезнең һәм шәһәребезнең төрле басмаларында эшләгән журналистлар — Валерий Штепо, Александр Барышев, Валентина Жо­голева, Сергей Баранов, Татьяна Пархачева, шагыйрь-публицист Борис Столяров һәм башкалар бар иде. Журналист-ветераннар арасында мин дә, унбиш елга якын гомеремне “Волжская коммуна”, ә аннан 23 елдан артык “Бердәмлек” татар газетасына багышлаган Рәфгать Әһлиуллин да, бар идем. Читать полностью

Сихри тавыш иясе кабат Самарада

Дина ГариповаДинә Гарипова Беренче каналның “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң, аның исеме бөтен дөньяга билгеле булды, һәм ул проектның төп призын алуга — Universal Music  музыкаль лейблының Россия бүлеге белән контракт төзү бәхетенә иреште.  Ә моңа кадәр Динә туган ягы Зеленодольскида һәм Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә чыгыш ясый булган. Читать полностью

Киңәшле эш таркалмас

“Самар татарлары” жур­налы һәм шул ук исемдәге медиа-портал редакциясе со­веты һәм редколлегия уты­рышы уздырылды. Читать полностью

Ә син “Duslar club”ка йөрисеңме?

викторинаХәзерге заман татар яшь­ләренә нәрсә кирәк, ничек яшиләр, кайда омтылалар? Ни­чек итеп аларны татар иҗ­тимагый тормышына җәлеп итәргә, гореф-гадәтләребезгә ка­рата ихтирам уятырга, татарларга гына хас тәртип һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә? Читать полностью

Ирләр — ир, хатыннар хатын булса иде

Борынгылар бездән акыл­лырак булган, ахыры. Гаи­ләдәге бердәнбер ир бала яисә төпчек малай төп йортта калып, ата-анасын карарга, алар белән гомер итәргә тиеш булган. Хәзер бу гореф-гадәт онытылып бетте инде. Авылда калган карт-карчыкларны карарга калучылар бик сирәк күренә. Әле кайчан гына бер татар авылында имамлык итүче хәзрәтне очраткан идем: Читать полностью

Ничек мин миллионер булдым? (Маҗаралы бер сәяхәт тарихы)

туристАвтобусыбыз көндезге сә­гать берләр тирәсендә Магниторски автовокзалына килеп туктады. Аның янында урнашкан тимер юл вокзалын да күргәч, шатланып киттем. Туры шунда кереп Уфа ягына бара торган поездлар турында белешергә булдым. Читать полностью

Әбдеки горурлыгы

АбусаитовШенталы районының Татар Әбдекие авылында яшәүче Бари Гариф улы Әбү­сәитовка ноябрьнең ундүртендә 95 яшь тула. Ул әле бүген дә “җир җимереп” авыл халкы арасында кадер-хөрмәт күреп яши бирә. Читать полностью