Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәрелде Читать полностью
Өлкәбездә тагын алты мәсҗид калкырга тора
Талип хәзрәт Яруллинның Самар мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе итеп эшли башлавына менә бер ел үтеп тә китте. Шушы уңайдан мөфтиебез белән әңгәмә тоттык.
- Талип хәзрәт, узган бер ел эчендә Диния нәзарәте эшендә нинди үзгәрешләр булды? Читать полностью
Шәһит киткән имамнарның рухы да шатланды
Үткән ял көннәрендә Иске Җәмигъ мәчете ачылуга 100 ел тулу уңаеннан Самараның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Ата-бабаларыбызның рухи байлыгы һәм алар васыять итеп калдырган мирасны саклап, киләчәк буыннарга тапшыру” темасына фәнни-гамәли конференция һәм мемориаль такта ачу чаралары үткәрелде. Читать полностью
Икмәккә һәм игенчегә мәңгелеккә бездән дан!
Менә көз җитеп, җирдән алынган уңышның, җыелган игеннәрнең, кыр эшләренең хуҗабикәсе Сөембикә Самар җиренә дә аяк басты. Шушы уңайдан Рифкат Хуҗин җитәкчелегендәге шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте Литвинов исемендәге Мәдәният йортында күңелле бәйрәм оештырды. Читать полностью
Милли хәрәкәттә – яңа шәхес
Иртән кем нинди уйлар белән уянадыр, ә менә Әнвәр Горланов бүген нинди игелек кылырга дигән ниятләр белән йокысыннан тора. Аның тормыш шигаре дә: “Мәрхәмәтлек кыл”, дип яңгырый. Читать полностью
Алмагачның алмасы
Утыз яшендә ике институт тәмамлап фармакология фәне буенча кандидат диссертациясе яклаган биш патент авторы Фәридә Сатдарова фәрештә кебек ике бала анасы, менә дигән ир-егетнең яраткан хатыны да бит әле. Ул шушы кыска гына гомере эчендә башкаларның озын тормышына җитәрлек эшләр эшләп өлгергән һәм бу һәркемгә дә үрнәк булырлык. Алма алмагачтан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр бит. Ходайдан талантлы табиблар Шамил һәм Фәүзия Сатдароваларның кызы ул.
Уйдырмалар булмасын өчен
Корбан гаете алдыннан Самараның Җәмигъ мәчетендә Самара өлкә матбугат чаралары өчен пресс-конференция уздырылды
Җәмигъ мәчетенең җыйнак һәм шул ук вакытта тантаналы никах уку бүлмәсе бу көнне шау-шулы журналист халкы, өчаяклы камераларын әле бер якка, әле икенче якка төбәп нидер эзләүче операторлар белән тулды. Ә өстәл башында барлыгы ике кеше — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “Ипозембанк” директорлар советы әгъзасы, профессор Ильяс Шәкүров утырганнар иде. Читать полностью
Энә белән кое казу
Менә инде 23 ел мин Сызранда кешеләргә дини белем бирәм. Әмма, кызганычка, гыйлем эстәргә теләүчеләр саны аз шул. Әйе, бу җиңел эш түгел, әлбәттә. Энә белән кое казуга тиң. Читать полностью
Егетләрне спорт тәрбияли
“17 апрельдә Мәскәүдә Россия Кубогының ¼ финалы кысаларында Мәскәүнең ЦСКА һәм Красноярскиның “Енисей” футбол командалары очраштылар. Бу әллә нигә бер була торган хәл иде, чөнки Премьер Лига командасы аскы дивизион футболчылары белән уйнады. Моңа “Енисей” беренче лигага кергән “СКА-Энергия” командасын 3: 0 исәбе белән тар-мар иткәннән соң иреште. Читать полностью
Әле дә син бар әле дөньяда
Похвистнево районы Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның авыруы аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израилгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар. Читать полностью
Корбан гаете – Аллаһыга буйсыну гамәле
Мөселман дөньясындагы иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Шушы көннәрдә меңләгән милләттәшләребез корбан суеп, итен ярлыларга таратып, туганнары белән кунакка йөрешеп, бергәләп Коръән сүрәләре укып, Аллаһыга буйсынуларын белдерәләр. Бу бәйрәм тамырлары белән пәйгамбәрләр яшәгән заманга барып тоташа бит. Читать полностью
Милли мәгарифнең соңгы тоткасы
Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдиновка бу җәйдә 85 яшь тулды. Читать полностью
Без булдырабыз!
Быел көз Шенталы районында бертуган генерал Сидоровлар призына бишенче тапкыр регионара билбаулы чуваш милли көрәше буенча ярышлар уздырылды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортостан республикалары, Ульян, Самара һәм Мәскәү өлкәләре көрәшчеләре катнашты, күпсанлы танылган шәхесләр кунакка килде. Читать полностью