“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шуларның 47се журналистикага багышлаган. Аның тормышындагы иң зур эш — Самара өлкәсе татарлары өчен “Бердәмлек” татар газетасын ачып, аны 23 ел буе бер дә туктатмыйча чыгарып тору, дип саный ул. Читать полностью
“Бердәмлек”нең язмышы укучылар кулында
24 сентябрьдә миңа өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган татар матбугат чаралары конференциясендә катнашырга туры килде. Анда Халыклар дуслыгы йортындагы милли китапханәдә сакланучы татар китаплары, Самара өлкәсендә чыгып килүче “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самара татарлары” журналы, “Дуслык” сайты турында сүз барды. Читать полностью
Безгә татар артистларыннан үрнәк алырга кирәк
Дачабыз, чын татарча әйткәндә бакчабыз, Красноармейский районында булганга, еш кына автобуста йөрергә туры килә. Юлда барганда тирә-юньгә карыйм да шатлынып куям. Күпчелек халыкның (шул исәптән безнең дә) өйләренә, хәтта мунчаларына да газ кертелгән. Авылда яшәүчеләргә хәзер элеккегедән күпкә ансатрак. Хакимияткә моның өчен ничек рәхмәт әйтмисең инде. Читать полностью
Хатын-кыз уңганлыгының өлгесе
Ачык йөзле, тәмле телле, елмаючан, йомшак күңелле, ярдәмчел… Әнә шундый ул Самарның “Розалина” дип аталган бердәнбер татар кафесының хуҗабикәсе Азимҗан кызы Разия Әюпова. Аны шәһәребездә яшәүче татарларның күпләре белә. Разия ханым белән мин дә таныш булуыма чиксез шатланам, чөнки ул – соклануга лаек чын татар хатын-кызларының берсе.
Кәҗә. Кабак. Колхоз
Кәҗә күргән бар анысы. Шулай да Самара өлкәсе Денис авылында алар бүтән төсле тоелды. Зур җиленле үзләре, араларында хәйран озын мөгезлеләре дә бар, авыл урамында рәхәтләнеп йөриләр. Авыл башлыгы Өлфәт Зәләков кәҗәләргә артык игътибарлы булуымны үз бакчасына таш ату дип кабул итте булса кирәк.
«Кәҗәләрне хуҗалыктан чыгартмауның ысулы бар аның, ник булмасын. Әйтик, тоткан саен матди җаваплылыкка тартырга була. Әмма сиксәнне узып барган әбекәйләр белән болай итеп көрәшү дөрес булырмы икән, менә эш нәрсәдә… Яннарына барсаң, хәзер, улым, дип кәҗәләрен, орыша-орыша ябып куялар, синең башың күмелүгә артларыннан кәҗәләре чыга», — ди ул. Читать полностью
Бердәмлектә — көч
Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте милли матбугат чаралары хезмәткәрләре һәм укучылары белән очрашу үткәрде. Кичәгә өлкә “Бердәмлек” газетасы, “Самара татарлары” журналы, “Сәлам” газетасы, “Дуслык” сайты хезмәткәрләре, штаттан тыш хәбәрчеләр, баш-ка массакүләм матбугат чараларында эшләүче милләттәшләребез, милли хәрәкәт активистлары һәм укучылар килгән иде. Читать полностью
Ильяс ШАКУРОВ: «Цели и задачи у нас одни. Решать их нам предстоит вместе»
Ильяс Гумерович Шакуров — председатель совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк», профессор кафедры экономики Поволжской государственной социально-гуманитарной академии, председатель правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» в мае 2012 года возглавил старейшую татарскую общественную организацию — Самарское областное татарское общество «Туган тел» («Родной язык»). При финансовой и организационной поддержке Ильяса Гумеровича проводятся всевозможные мероприятия, направленные на возрождение и популяризацию татарской национальной культуры, издаются и переиздаются книги, создаются грантовые программы, проводятся национальные праздники и фестивали, оказывается спонсорская помощь. Ильяс Шакуров по праву считается одним из лидеров и идеологов самарского татарского общественно-культурного движения. Читать полностью
Илгизар-хазрат САГДЕЕВ: «МЫ ВИДИМ ДУХОВНЫЙ РОСТ СЫЗРАНЦЕВ»
Еще 13 лет назад увидеть молодежь, интересующуюся исламом, расписанием совершения намаза в мечетях Сызрани было большой редкостью. Сейчас ситуация изменилась, и все больше молодых ребят стали посещать мечети, стремиться к религиозным знаниям, а зачастую и самостоятельно изучать вопросы, связанные с исламом посредством Интернета. Сегодня в городе действуют четыре полноценных прихода. В 2006 году открылась мечеть «Азан», чуть позже отремонтировали мечети на улице Декабристов, в районе Засызран, не так давно была открыта мечеть в поселке Новокашпирский. Красавицы-мечети привлекают все больше народа, способствуют возрастанию интереса к их внутреннему содержанию и звучащим здесь проповедям. О том, как удалось разбудить интерес сызранцев к духовному развитию мы говорим с Имамом Мухтасибом Сызранским, Октябрьским и Шигонским Илгизар-хазратом Сагдеевым. Читать полностью
Бөек һәм затлы тормыш кичергән бабам
Бабам вафат булуына менә инде 5 ел да үтеп киткән. Кулыма бабамның җыентыгы (альбомы) эләкте. Бу җыентыкта бабай һәм әбинең яшь чактагы фотосурәтләре генә түгел, ә гәҗитәләрдә алар турында язылган мәкаләләр. Ә аларның саны бикхисап! Шул язмаларны укып бабам турында күп мәгълүмат белдем һәм бабам турында язарга исәпләдем. Читать полностью
Йөртә безне язмышлар
Бала дөньяга килгәндә үзенең нәрсәгә сәләтле булуын белеп тумый. Үз юлыңны табу өчен характер да, кызыксынучанлык та, дөньяны аңлап белү дә кирәк. Кайберәүләрнең тормышы тигез генә, нинди эш туры килә – шунда эшләп, нинди хатын туры килде – шуның белән яшәп, Ходай нәрсә бирсә – шуны ашап үтсә, икенчеләре үз алларына куйган максатка җитмеш киртәне җимереп ирешәләр. Шундый сирәк кешеләрнең берсе — “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин .Ул шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Читать полностью
Горурланып, шул ук юлдан узар иде ул тагын…
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән дустым Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың вафатына кырык көннән артык вакыт үтеп китте. Ә мин һаман капкамнан керә-килә: “Сәхия, ташла эшеңне, мин синең яныңа сөйләшеп утырырга килдем”, - дип елмаюын көтәм. Бигрәк матур елмая иде бит җан ахирәтем. Читать полностью
Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!
Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью
Умартачылар нәселеннән
Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, Камышлы районындагы Чулпан авылының данлыклы умартачысы Илдус Нургали улы Яниәхмәтов: “Без 50 еллык умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас иде. Читать полностью