Поведаем еще об одном просветителе – уроженце самарской земли. В 20-30-е годы прошлого века стихи этого школьного учителя часто читали со сцены разные артисты. Да и сам С.Х. Батыршин срывал аплодисменты, повторяя на бис по многу раз написанные им строчки при выступлениях на городских собраниях любителей литературы или в деревнях – при посещении их в составе агитбригад. А некоторые его произведения стали песнями и ушли в публику настолько основательно, что подчас их считают народным творчеством. Мама нашего земляка-поэта говорила ему в 1919 году после прочтения в самарской газете «Яңа көч» одного из дебютных стихотворений: «В писатели подался, Сирин?! В старых книгах сказано, что они становятся несчастными». Сын решительно опроверг это предсказание, но его последующая жизнь оказалась не столь безоблачной, как мечталось… Читать полностью
Кеше китә, эзе кала
Минем олы апам һәм аның сыйныфташлары: “Без бәхетле идек, чөнки мәктәптә безне Хәбиб абый Хәбибуллин укытты. Эх, нинди яхшы педагог һәм директор иде ул! Темаларны яхшы аңлата, укучыларны беркайчан да ачуланмый, ничектер яратып карый, гел елмаеп кына сөйләшә иде”, — дип сөйлиләр иде. Гомере буе Мәчәләй авылы мәктәбендә эшләп, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган укытучы Җәүһәр Сафиулловна да аларның сүзләрен кабатлый: “Эшемдәге уңышларым, беренче чиратта, директорыбызның казанышы, дип әйтер идем. Чөнки мин үземдә аның характерын тәрбияләргә тырыштым. Аның кебек кеше тагын бармы икән? Бөтен яклап та чын КЕШЕ иде Хәбиб абый!” — ди. Читать полностью
Волонтер Малик
Кешеләргә ярдәм итү — аның бурычы
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә 1961 елда сигезенче бала туа. Мулла ир балага Малик дип исем куша. Мәрдегалим абый белән Факия апа гына түгел, апа-абыйлары да чираттагы баланы үстерүгә өлеш кертәләр. Тора-бара туган тагын ике баланы санаганда, Мөхәммәтҗановларның ун баласы да Сок елгасы буенда болында тәгәрәшеп үсәләр – әниләренә булышалар, су коеналар, балык тоталар, чабышып йөриләр, шуңа күрә, мәктәптә укый башлагач, спортка тартылалар.
“Балаларга газиз ана телебезне өйрәтүем мине бәхетле итә”
Самарның “Яктылык” мәктәбе укытучылары арасында тыйнаклыгы белән аеруча аерылып торган бер мөгаллимәгә күптән игътибар иткән идем инде. Тора-бара без аның белән танышып та киттек. Әзгать кызы Фәүзия Дәүләтбаева, читтән күренгәнчә, чыннан да, бик тыйнак, ипле, тыныч холыклы ханым булып чыкты. Тавышы да йомшак кына яңгырый, күзләре дә нурлы, йөзе дә мөлаем аның, кешеләр белән елмаеп кына аралаша. Ә татар телендә ничек матур итеп сөйләшкәнен ишетсәгез икән! Гәрчә башкача булу мөмкин дә түгелдер, Фәүзия ханым – татар теле укытучысы бит!
Читать полностью
Шәһәр дошманга бирешмәде
27 гыйнвар — Ленинград блокадасын өзү көне
Нәкъ 81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград тулысынча фашистлар блокадасыннан азат ителә. 872 көн һәм төн буе дошман шәһәр халкын бертуктаусыз утка тота, халык ачлыктан интегә… Ләкин Ленинград нык тора, дошманга буйсынмый һәм җиңелми. Читать полностью
Аның шигырьләре җырлап тора
Тормышта шулай булгалый ки, бөтенләй чит-ят кеше, аралаша торгач, әйтерсең лә якын туганыңа әйләнә. Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында гомер итүче Гөлсинур апа Гафурова-Рәхмәтуллина белән безнең нәкъ шулай булды да. Хәзер инде мин аның белән ничек танышканымны да хәтерләмим, үзен гомерем буе беләм сыман. Менә күп еллар даими аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп яшибез. Шундый эчкерсез, ачык, пакь калебле, күркәм холыклы, олы йөрәкле кешене ничек якын күрмисең ди инде! Ә аның күңел кылларының нечкәлегенә исләрең китәр! Нәкъ шуңадыр да инде шагыйрә Гөлсинур Шәйхразый кызы Гафурованың һәр шигыре җырлап тора. Читать полностью
Конкурсны кабатларга туры килер…
Узган ел азагында «Бердәмлек»нең укучылары арасында басмабызга яңа язылучыларны җәлеп итү нияте белән конкурс игълан ителгән иде. Читать полностью
Рәхмәт сүзе
“Бердәмлек”нең тиражы төшә, дип еш зарланабыз. Әмма, Аллага шөкер, нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, бердәнбер өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеен билгеләп үтү турында уйлана башладык инде. Читать полностью
«Күптән Кытай телен өйрәнергә хыяллана идем»
Студент тормышына җайлашу җиңелме?
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яшүсмер үз теләге белән сайлап алган һөнәри белем гранитын кимерү кыенлыклары студент еллары белән бәйле. Без, өлкә татарлары тормышын яктыртып баручы басма буларак, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, олы юлга баскан яшьләребез тормышы белән гел кызыксынып торабыз. Читать полностью
Яшьләр генә юк менә…
Похвистнево районының Мәчәләй авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре, тырышып-тырмашып, Яңа ел кичәсе уздырдылар. Нигә “тырмашып” сүзен яздың, дип сорар берәрсе. Чөнки яшьләр юк, кунакка кайтканнары да клубка килми. Алай да аптырамадык, картлар һәм урта яшьтәге авылдашларыбызны җыеп, ис китәрлек матур кичә уздырдык. Читать полностью
Яу кырына — Яңа ел бүләкләре
Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды
Узган елның ноябрь-декабрь айларында газетабызның һәр санында Самара гарнизонының МХОдә катнашучы подразделениеләре өчен гуманитар ярдәм җыю турында белдерүләр урнаштырып килгән идек. Аллага шөкер, битараф булмаган якташларыбыз, милләттәшләребез тырышлыгы белән шактый гына акча җыелды. Читать полностью
Тарихи мәчеттә музей ачылачак
Шәһәр мөселманнарының XIX-XX гасырларга караган көнкүреш әйберләрен күрергә теләсәгез…
Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетендә ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан бирле биредә намаз укулар һәм дини чаралар белән беррәттән иҗтимагый тормыш та кайный. Читать полностью
Ватанны саклаучылар елына керәбез
2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Инде билгеле булганча, Россия президенты 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз батырлыгы истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте. Читать полностью