Милли мәгарифнең соңгы тоткасы

загруженное (1)Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдиновка бу җәйдә 85 яшь тулды.

Минзакир Шакир улы Нуретдинов “Бердәмлек” редациясенә эшкә килгәндә аңа 65 яшь тулып килә иде инде. Мин, ул вакытта 35 яшьлек җилкенчәк, аны күпкә олырак, тәҗрибәлерәк күреп, гел үземә үрнәк иттем.  Өлкәнең ерак районнарына командироваларга барып, өйдән-өйгә йөреп, колхозның, мәктәпнең, клубның эше белән танышып, ярты ел язарлык материал туплап кайта иде ул. Минзакир абыйны кызыксындырган темалар — милли мәктәп, милли мәгариф, ана теле укытучылары эшчәнлеге булды. Алай булмый мөмкин дә түгел иде, чөнки аның бөтен тормышы Самара өлкәсе татарларының милли мәгарифенә багышланган бит.

Минзакир Нуретдинов 1928 елда Татарстанның Чирмешән районындагы Иске Үтәмеш авылында дөньяга килә. Ул үзенең әтисен хәтерләми. Әнисе Мөшфыйкә апа икенче тапкыр 1940 елда Шенталы районының Денис авылында яшәүче дүрт балалы Минвәлигә  кияүгә чыга. “Бик яхшы кеше иде, мәрхүм. Мин аңа “әти” дип дәшә идем. Соңрак уртак балалары да туды. Без кечкенә энебезне барыбыз да бик яраттык, — дип искә ала балачак елларын Минзакир Шакир улы. – Әтинең такта ярдыра торган пычкысы бар иде. Без, биш бала да, шуның белән такта ярып, зур гаиләне асрарлык акча эшләргә тырыша идек.  Сыер, сарыкларны көтүдән каршы алу,  печән салу, су ташып эчерү, бакча эшләре дә балалар җилкәсендә булды, әти белән әни колхоз эшендә бил бөктеләр. Мин үзем крестьян эшенә күнегеп үссәм дә, укуга омтылышым зур булып, аны беренчел максатып итеп куйдым һәм гел шуңа омтылдым”.

1941 елның язында Шенталы районы, Денис авылының алтынчы сыйныфын тәмамлаган 70ләп бала каникулга киткән булса, көзен җиденчегә барлыгы җиде бала гына килә. Минзакир, әлбәттә, шулар арасында. Мәктәп директоры Камышлы педучилищесында ярты еллык укытучылар курсы ачылуы турында хәбәр иткәч, Нуртдинов беренчеләрдән булып шунда укырга теләп гариза яза.

Алты ай укып Денискә кайткан ундүрт яшьлек малай 1нче сыйныфта укыта башлый. Ә инде сугыш тәмамланып, яу кырыннан укытучылар кайта башлагач, аңа эш калмый һәм ул төплерәк белем алырга теләп, янә Камышлы педучилищесына барып укуын дәвам итә. Яшүсмерне 2нче курска алалар. Студентларга ул вакытта  көненә ярты кило ипи һәм стипендия түләнеп торган. Ачлы-туклы яшәгән балага бу бик зур байлык булып тоелгандыр. Биредә ул яхшы укуы белән генә түгел, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашуы белән таныла.

загруженноеПедучилищены  тәмамлап кайткан яшь белгечкә авылда озак эшләргә туры килми, 1946 елда егетне армиягә алалар. Себер киңлекләрендәгә тайга эчендә 10нчы диңгез арсеналының караул батальонында хезмәт итәргә туры килә аңа. Куйбышев, Түбән Новгороддан алынган солдатларның күпчелеге укый-яза белмәвен күреп, майор яшь укытучыдан аларны укырга-язарга өйрәтүен сорала. Шулай итеп Минзакир Нуретдиновның армия хезмәте педагогик хезмәт белән үрелеп бара. Ул әле “Советский воин” округ газетасына мәкаләләр дә язып тора.

Хәрби әзерлек отличнигы, группа комсоргы, партбюро әгъзасы Минзакир Нуретдиновның портреты Мактау тактасыннан өч ел буе төшми. Аны партиягә дә армиядә хезмәт иткәндә алалар. Тәкъдим итүчеләр арасында рота командиры һәм педучилищеда укыткан Фәридә апа Субаева булалар.

Армиядә хезмәт иткәндә ул Казан педагогия институтының “Татар мәктәбендә рус телен укыту” факультетына укырга керү турында хыяллана. Максатына ирешүнең беренче адымы — почта аша “Толковый словарь» яздырып алу була. Армиядән кайтып бер ел да үтми, егет инде Казан институтына имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, укый башлый…

Яшь чак – дәртле чак, диләр. Минзакир Казанның шаулы-гамьле студент тормышына барып чума. Профессорларның лекцияләрен йотлыгып тыңлый, сессияләрне гел бишле билгеләренә тәмамлап тора, шул ук вакытта җәмәгать эшләре үзәгендә кайнарга да өлгерә. Ә җәйге каникулларда колхозда эшләүләр, комсомол кушуы буенча чирәм җирләрне күтәрүләр, чибәр студенткаларга сүз кушып йөрүләр егет тормышын тагын да кызыклырак, ямьлерәк итә. Зеленодольск кызы Асия белән дә институтта укыганда танышалар алар.

Сталин стипендиясенә укучы Минзакир белән Асия театрларга, концертларга, күргәзмәләргә күп йөриләр. Егетнең портреты факультетның Мактау тактасыннан төшми, үзе чибәр, үзе төз, үзе укымышлы һәм өметле… Кемнең йөрәге түзәр икән мондый егет каршында? Менә Асия дә аңа кияүгә чыгарга ризалык бирә һәм соңгы курста укыганда алар институтның ашханәсендә гөрләтеп студент туе үткәрәләр.

Яшь гаилә Дениска укытырга кайта. Ә 1965 елда Минзакир Шакировичны Куйбышев укытучылар квалификациясен күтәрү институтының рус булмаган мәктәпләр кабинеты мөдире итеп куялар.

Нәни кызлары Фәридәне дә алып килеп, шушы институтның салкын бер кабинетында яши башлыйлар алар. Тора-бара облоно өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсен аларга бирергә мөмкинлек таба. Ә өченче бүлмәдә яшәүче кыз башка шәһәргә күчеп киткәч, бу бүлмә дә Нуртдиновларга күчә. Шул елда аларның икенче кызлары Венера да туа.

загруженное (3)

Минзакир абый кабинет мөдире булып эшли башлагач, аның карамагына 44 татар мәктәбе бирелә. Ул ай саен өлкә буйлап командировкаларга йөри, атналап район мәктәпләрен тикшерә, ә кайткач җентекләп язылган белешмәләрен районога җибәрә. Шул белешмәләр буенча районо хезмәткәрләре үзләренең эш планын төзиләр дә инде.

Биш елга бер тапкыр һәр татар мәктәбендә укытучы рус һәм татар теле белгечләре шушы институтта белемнәрен камилләштерә булганнар. Минзакир Шакирович Татарстаннан һәм Башкортстаннан укымышлы галимнәр, белгечләр алып килеп, укуларны мөмкин кадәр файдалы итү өчен тырыша. 17 ел буе Россиянең тагын 12 регионында эшләүче татар мәктәбе укытучылары биредә квалификацияләрен күтәрәләр. Ә милли мәктәпләр кысрыклана, колхозлар берләштерелеп, авылларда мәктәпләр ябыла башлагач Минзакир Шакирович бу шаукомга каршы көрәш башлый.

Ул алдынгы укытучылар тәҗрибәсен өйрәнеп, берничә брошюра яза һәм бастырып чыгара. Шулар арасында Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Зирәк Долотказина , «Татар мәктәбендә укучы өченче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе» кебек китапчыклары да даими рәвештә дөнья күреп тора.

Пенсиягә чыккач Минзакир Шакир улы Самара пединститутының татар теле укытучыларын әзерләү факультетында да,  «Яктылык» якшәмбе татар мәктәбендә дә татар телен укыта, соңрак шушы тәҗрибә буенча Татарстанның «Мәгариф» һәм «Совет мәктәбе» журналларына файдалы мәкаләләр язып җибәрә.

загруженное (1)

загруженное (2)

Туксанынычы еллар башында Минзакир Шакирович «Бердәмлек» газетасы белән дәхезмәттәшлек итә башлый һәм бераздан штатка алына. Ун ел буе татар газетасында эшләгән чорда ул хатлар бүлеге мөдире булып хезмәт итте. Әмма аның яраткан темасы — милли мәгариф, татар теле укытучылары һәм татар авыллары мәктәпләре иде. Ябылган һәр мәктәп аның йөрәгендә тирән эз калдыра барды. Ул үз мөмкинлегеннән чыгып бу хәлләр белән көрәште, әмма танкка каршы барып булмаган кебек, дәүләт сәясәтенә дә бер — ике кеше генә каршы тора алмый шул…

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, дигән мәкаль биредә бик урынлы булыр, дип уйлыйм. Укытучылар квалификациясен күтәрү институтыннан Минзакир Нуретдинов киткәч, өлкә мәктәпләрендә татар теленә игътибар бермә-бермә кимеде. Хәзер инде укытучыларның квалификациясен күтәрү, эшләрен камилләштерү турында уйлап та бирүче юк. Хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәттә шөһрәт казанган өчен» медале иясе Минзакир Шакир улы Нуретдинов Самара өлкәсендә милли мәгарифнең соңгы тоткасы булган икән.

75 яшендә лаеклы ялга чыккач та, бик авыру булуына карамастан, Минзакир абый эшчәнлеген туктатмады. Бүген дә әле ул «Бердәмлек»кә сугыш еллары, элек эшләгән талантлы татар теле укытучылары турында мәкаләләр җибәреп тора. Ветераннар әле дә сафта, әле дә бирешмиләр һәм туган телебез, ана телебез өчен көрәш алып баралар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы.

 

 

 

 

Просмотров: 1818

Комментирование запрещено