Белем Әлифбадан башлана

20 октябрьдә Әлифба китабы авторы якташыбыз Сәләй Гатат улы ВАГЫЙЗОВның тууына 105 яшь тулды

Менә бу Әлифбаны миңа Сәләй абый 1999 елда Арчада Әлифба музее ачу тантанасында бүләк иткән иде. Без, Камышлы районы делегациясе, аның музеенда беренче кунак­лар да булган идек бит әле. Бу минем Сәләй Гататович белән беренче һәм соңгы очрашуым да булган икән.

Шушы кыска очрашу кү­ңе­лемдә мәңгелек тирән эз калдырып китте. Мин шушы гади авыл малаеның зур гыйлем иясе булып җитешүенә сокланып туя алмадым. Ә үзе балалар кебек самими, ачык күңелле кеше булып чыкты.

- Туган яктан — Байтуганнан, делегация килә дигәч, мин төне буе күземне йоммадым. Авылым урамнарын, биек тауларын, чишмәләрен исемә төшереп яттым. Байтуганнан да гүзәл як бармы икән дөньяда! Һавасы гына да ни тора бит аның! — дип сөйләгәнен хәтерлим.

Сәләй Гатат улына бүләккә алып килгән “Мәчет янында”  картинасында авыл укытучысы В.И. Никонов Сәләй абыйның балачагы үткән өен дә тасвирлаган иде. Моны күреп га­лимнең күзләренә яшьләр тулды.

Әйе, шундый гүзәл җирдә тамган аның кендек каны.  1908 елда туып, әле ярты яшь кенә тулган  баланың әтисен, башка кеше белән бутап, базарда кыйнап үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал улын алып китәргә җыенгач, Усманда яшәүче әти­сенең әнисе Шәмсехәят апа: “Улымның бердәнбер улы шә­ригать буенча миңа калырга тиеш”, — дип Сөләйманны алып кала.

Бичара хатынның ниләр кичергәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белгәндер. Тик  Сөләйман гына урамда очраткан кара шәл бөркәнгән хатынның үзен күкрәгенә кочып елаганын ничек тә аңлый алмый.

Шәмсехәят апаның да бала карарлык хәле булмый, һәм ул аны асрамага бирә. Балалары булмаган Гататдин һәм Гайшә Вагыйзовлар Сөләйманны алып үз фамилияләренә күчерәләр һәм аның үзенең Хәлиуллин фамилиясе тиздән онытыла, ә исемен Сәләй дип йөртә башлыйлар.

Акыллы, зирәк, сәләтле малайны бу гаиләдә бик яраталар. Кечкенәдән нечкә күңелле, белемгә омтылучан Сәләй хи­кәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның бөтен язмалары да хәзер Арча музеенда саклана, дип сөйләде шушы музейның директоры Сания Камалетдинова.

Сәләй Вагыйзов коммунис­тик яшьләр мәктәбендә укый, стенгазета мөхәррире бу­ларак мәкаләләр яза, аның ши­гырьләре “Урта Идел” газетасында басылып тора. Шул елларда ук аның ши­гырьләр җыентыгы да дөнья күрә. Биредә аның “Шаула, арыш” дип аталган шигырен язасым килә. Анда егетнең туган ягына, туган авылына бул­ган чиксез мәхәббәте чагыла.

Мин кайтамын сөйгән

                                колхозыма,

Күм син мине, арыш!

Күмсен дулкыннар!

Һәр атлаган саен

Яшь йөрәккә,

Көч тә, дәрт тә бирсен бу

                                     кырлар.

Авылым минем! Синең

                            кырларыңда,

Урманыңда яшим, мин яшим.

Игеннәрең, кош-кортларың

                                        белән

Рәхәтләним, дәшим,

                                сөйләшим.

Урманнар да, таулар да,

                                   сулар да,

Бар да бар, үзебезнеке.

Шаула, арыш – безнең

                           хезмәт даны,

Син безнеке – илебезнеке.

Искиткеч хәл, 30 ел буе туган авылында булмаган шәхес белән сөйләшкәндә, аның авыл тыкрыклары атамаларын, авылдашларының исемнәрен онытмавы сокландырды. Һәр­берсе турында сорашып, хәлен белергә тырышты ул.

…Мәктәптә укуын тәмам­лаган егет Богырыслан педагогия училищесына кереп укый башлый. Закиров фамилияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы шигъри җанлы укучыны тиз күреп ала һәм аңа Оренбург татар-башкорт агропедагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керергә киңәш итә. Әмма егет Казан пединститутының филология факультетын сайлый һәм аны “бишле” билгеләренә генә тәмамлап чыга. Анда укыган еллары тормышындагы иң бәхетле чоры була аның, чөнки Сәләй биредә гомерлек юлдашы Рәмзияне очрата. Кызның тирән зәңгәр күзләрен беренче күрүдә үк ул аның тугры булачагын аңлый. Арада матур, кайнар мәхәббәт кабына. Яшьләр өйләнешәләр һәм, институтны тәмамлагач, Арчага барып төпләнәләр.

Соңрак Сәләй ага үги әнисен дә алып килә. Кызлары Римма белән уллары Камил тупырдашып үсеп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Гаилә башлыгын сугышка алалар, һәм ул Харьков янындагы сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Ә сугыш тә­мамланып, тоткынлыктан азат ителгәч, аны “әсирлеккә би­релгән өчен” дип, инде без­некеләр сөргенгә озаталар. Рәмзия Вәлитованы, ире янына барып йөргән өчен, эштән чыгаралар…

Менә шундый авыр башлана аларның тормышы. Ә шулай да, бөтен кыенлыкларны җиңеп, бер йөрәк, бер сулыш булып 70 ел бергә яшәгәннәр алар.  Бергәләп Әлифба китабын да, милли мәктәпләр өчен 48 методик китап та язганнар. Хәзер балалар безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә аларның методик әсбапларын кулланып, туган телебезне өйрәнәләр.

Сәләй Гатат улы Вагыйзов — Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, татарлар арасында беренче булып Ушинский медаленә лаек булган кеше. Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова да — Татарстанның атказанган укытучысы, икесе дә Каюм Насыйри исемендәге дип­лом ияләре.

Камышлы районының Байтуган авылы илебезгә шундый гадел, зур шәхесне бүләк иткән. Аның исемен хәзер чит илләрдә дә беләләр, аларның музеена Төркиядән, Финляндиядән, Германиядән һәм тагын бик күп илләрдән милләттәшләребез килеп, аларның рухына дога кылып, тормышлары белән танышып китәләр.

Без дә, танылган якташы­бызның авылдашлары, аның исемен мәңгеләштерү өстендә эшлибез. Сәләй Вагыйзов яшәгән йорт район администрациясе ярдәме белән сатып алынды һәм анда авыл музеен оештыру эшләре алып барыла. Сентябрь урталарында безнең авылга Сәләй абыйның малае Камил Вагыйзов кайткан иде. Ул әтисенең нигезендә булды, аны белгән кешеләр белән очрашты һәм мәчеткә садакалар биреп китте. Ул музейга беренче экспонатларны: Сәләй Гатат улының шәхси әйберләрен – туу турында таныклыгын, плащын, күзлеген, түбәтәен алып кайтып бирде. Язучы Айдар Хәлим дә булачак музейга китапларын җибәргән. Сәләй ага белән күп еллар бергә эшләгән Арча педагогия колледжы директоры Илнур Сәгъдиев та күп ярдәм итә. Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировта да, Татарстан хөкүмәтендә дә булып, Вагыйзовның туган авылында музей ачу проблемасын күтәргән. Алар Самара губернаторы Николай Меркушкин белән бергәләп бу мәсьәләне чишәргә вәгъдә иткәннәр. Күптән түгел губерна Думасы депутаты итеп сайланган Владимир Субботин да мәсьәләгә битараф калмады, ярдәм итәргә алынды. Сәләй Гатат улының укучысы, популяр җырлар авторы Флера Тарханова да безнең районга килеп, мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында кичәләр уздырырга җыена. Без — аның якташлары да шушы эшкә үз өлешебезне кертсәк, бик зур савап булыр иде.

Әлифба кебек белем бакчасын булдырган бу матур пар — Сәләй ага — 96, Рәмзия ханым 88 яшькә җитеп вафат булдылар. Шушы изге җаннарның исемнәре тарихта калсын өчен, без, алар язган Әлифбадан туган телдә тәүге сүзләрне укып белгән якташлар, бу музейны  ачу өчен бар көчебезне дә куярга тиешбез. Ул безнең Камышлы районы өчен бүген зур вакыйга булса, киләчәк буын­нар­ның хәзинәсенә әве­ре­ләчәк.

Бәйрәмнәрнең бүген

                   бәйрәмнәредер бу,

Дөньялыкның ашы,

                     ахирәтнең башы.

Әлифбаны язу –

              җәннәтләргә лаек –

Ул бит белемнәрнең тәүге

                              бисмилласы.

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1720

Комментирование запрещено