Мин дә Ленинград баласы бит

 Быел немец илбасарларыннан Ленинград блокадасын тулысынча өзеп, азат итүгә 70 ел тулды. Тольяттида депутатлар инициативасы белән шушы юбилейга багышлап, безгә, шул мәхшәрдә булган балалар — хәзерге ветераннар хөрмәтенә, бәйрәм үткәрделәр. Анда без 26 кеше идек. Барыбызны да бик зурлап хөрмәтләделәр, татлы ризыклар белән сыйладылар, матур сүзләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар.

 Мин, Мәрьям Газис кызы Абдуллова, 1941 елның 25 маенда Ленинград шәһәренең Петроградский районында Зве­реницкий урамында туганмын. Әтием – шофер, әнием мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Мин туган көнне әти командировкада булган, сабыен каршылый да алмаган. Тик берничә көн үткәннән соң биш минутка гына кереп, мине кулына алып сөйгән дә бәхилләшеп фронтка китеп барган һәм шуннан хәбәрсез югалган.

 Әнием 1 айлык мин – Мәрьям, әбием (әтинең әнисе) һәм аның 11 яшьлек кызы Халисә апа белән, Аллаһының рәхмәтедер инде, соңгы поездга утырып Ленинградтан чыгып котылганбыз һәм Свердловск, Пермь, Ульяновск аша өлкәбезнең Тупли авылына әниемнең әти-әнисе янына көч-хәл белән кайтып җиткәнбез.

 Ул чакларда авылдагы ачлык, шәрәлек, кайгы-хәсрәт турында язмасам да сугыш еллары балалары боларның барсын да яхшы беләләр.

 Үсеп җиттек, тырышып эш­ләдек, кешедән ким яшә­мәдек. Тормыш иптәшем Якуб белән биш кыз үстереп, тормыш юлына бастырдык. Бүген дә бик матур яшәп ятабыз.

 Сугышны балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен иде. Илебез булсын тыныч, шулай булган безнең язмыш, язмыштан юктыр узмыш. Барлык сүзләребез сугышта үлеп калганнарга дога булып барып ирешсен иде.

 

Мәрьям АБДУЛЛОВА, хезмәт ветераны.

 

Тупли авылы, Елховка районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 2081

Комментирование запрещено