Уңган, булган Муллабаевлар

Муллабаевы

Идрис һәм Нәфия МУЛЛАБАЕВЛАР кызлары һәм кияүләре белән.

Безнең Гали авылын бел­мәгән, аның турында ишет­мәгән кеше бик сирәктер, мөгаен. Ә аның шундый данлыклы булуында менә 15нче ел инде сайлауларда өч тапкыр рәттән авыл җирлеге башлыгы итеп сайланучы, алыштыргысыз җитәкчебез Идрис Хәмит улы Муллабаевның да керткән өлеше зурдан.

Күптән түгел генә аңа — 55 яшь, хатыны Нәфия Рәис кызы белән бергә гомер итүләренә 32 ел тулды.

Дүрт балалы зур тырыш гаиләдә туган Идрис — бөтен гомерен үзенең туган авылына багышлаган кеше. Сергиевски авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, ул җирле хуҗалыкта мал табибы, аннан армия хезмәтеннән соң терлекчелектә бригадир, читтән торып укып Кинельдә югары белем алгач, зоотехник булып эшли.

Аның булдыклылыгын, тырышлыгын, ихласлыгын күреп алган авыл халкы аны 1999 елда җирле хакимият башлыгы итеп сайлап куя да инде.

Шулай ук ишле гаиләдә туып-үскән хатыны Нәфия белән ике кыз үстерделәр. Аларның икесе дә югары белемле. Өлкәннәре Нәсимә бү­генге көндә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә врач-тера­певт булып эшли. Ике баласы бар инде. Ә кече кызлары Рәсимә — банк хезмәткәре. Аның гаиләсендә дә бер бала үсеп килә. Нәфия читтән торып институт тәмамлаганнан соң, 35 ел буе Гали авылы мәктәбендә балаларга математика фәнен укыта. Аны барсы да ярата, хөрмәт итә.

Идрис әфәнде һәм Нәфия ха­ным бик тә пар килгәннәр, һәр­­кемгә ачык, якты йөзлеләр, һәр­­вакыт көлеп кенә сөйлә­шә­ләр.

Бу гаиләдә олыларга да хөрмәт зур. Өйләнешкәннән бирле Муллабаевлар әти-әни­ләре белән бергә яшиләр. Бер­гә торуларына сигез ел ди­гәндә Нәфия ханымның каенатасы Хәмит абый вакытсыз үлеп ки­тә, ә менә каенанасы Гамбәр апа инде 24 ел аңа олы терәк булып тора.

- Балаларыбызны да безгә каенана Гамбәр әниебез тәр­бияләп, үстереп бирде, — дип горурланып сөйли Нәфия ханым. - Югыйсә, Идрис белән икебез дә көне буе эштә булганга, безгә бик кыенга туры килер иде.

Менә шундый алар ирле-хатынлы Идрис һәм Нәфия Муллабаевлар. Барсына да өлгерәләр: йортларын тутырып мал да асрыйлар, теплицаларында мул итеп кыяр-помидор да үстерәләр.

Киләчәктә дә төп нигездә әти-әниләренең учагын сүндер­мичә саклап, авылдашларына үрнәк күрсәтеп, озак исән-имин яшәсеннәр иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1567

Комментирование запрещено