Меджлис крымско-татарского народа и Исполком ВКТ планируют подписать договор о сотрудничестве / БТК БК белән Кырымтатар халкы Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү Казанда имзаланыр дип көтелә

valiullВ апреле планируется подписать договор о взаимном сотрудничестве между Меджлисом крымско-татарского народа и Исполкомом Всемирного конгресса татар. Об этом сообщил первый заместитель председателя Исполнительного комитета ВКТ Ренат Валиуллин в ходе пресс-конференции в ИА «Татар-информ».

Он сообщил, что в документе будут конкретно прописаны пункты, по которым будут строиться дальнейшие взаимоотношения между сторонами: сотрудничество в области культуры и образования, в экономической сфере, в вопросах работы с молодежью. Также, по словам первого заместителя Исполкома ВКТ, в договоре есть пункт о выделении квот представителям Крыма для обучения в вузах Татарстана.

Ренат Валиуллин сообщил о том, что проект договора был представлен руководству Меджлиса крымско-татарского народа. «Они ознакомились с этим документом. Председатель Меджлиса крымско-татарского народа Рефат Чубаров сказал, что 26 апреля, в День родного языка, они приедут в Казань, и состоится подписание окончательного варианта договора», – рассказал гость агентства.

«Нас очень многое связывает. И мы надеемся, что этот договор будет подписан в апреле», – отметил Ренат Валиуллин.

В ходе пресс-конференции гость агентства подробно рассказал о поездке делегации Татарстана, включавшей представителей Исполкома ВКТ, в Крым в связи с последними событиями на полуострове. Ренат Валиуллин положительно оценил итоги поездки в Крым.

По его словам, до референдума в Крыму 16 марта ситуация на полуострове была достаточно сложная: случались столкновения, погибали люди. «Слава Богу, общими усилиями удалось избежать продолжения ситуации. Это нас очень радует. И сами они признаются в том, что очень большая роль в этом вопросе отводится и делегации РТ», – подчеркнул Ренат Валиуллин.

Говоря о перспективах дальнейшего сотрудничества, первый зампредседателя Исполкома ВКТ отметил, что большая делегация Меджлиса крымско-татарского народа прибудет в Казань в апреле для участия в мероприятиях, посвященных Дню родного языка. Также запланировано участие делегации из Крыма в форуме татарской молодежи и форуме татарских женщин. Планируется и проведение форума с участием представителей бизнес-сообщества крымско-татарского народа с татарстанскими предпринимателями.

Отвечая на вопросы журналистов, Ренат Валиуллин подчеркнул, что конкретнее ответить на вопрос о том, какая квота будет выделена абитуриентам из Крыма для поступления в вузы РТ, можно будет позже, когда станет известна федеральная квота.

В целом участник пресс-конференции уверен, что сотрудничество Исполкома ВКТ и Меджлиса крымских татар будет активным и плодотворным.

♦ ♦ ♦

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән Кырымтатар халкы Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелер дип көтелә. Аның проекты белән кырымтатарлар таныш – Татарстаннан Кырымга барган делегация аның буенча сөйләшүләр алып барган. Шушы арада фикерләшеп, өстәмәләр кертеп һәм килештереп, 26 апрель – Г.Тукай туган көнгә билгеләнгән Туган тел көне чараларына, быел төрки дөньяның башкаласы дип танылган Казанга (аның ачылышы да шушы көнне) чакырулы Мәҗлес һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелекләре килешүне имзаларга сөйләшеп куйган.

Документ проектында исә әлеге ике тугандаш халыкларның иҗтимагый оешмалары арасында мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәләрендә, бигрәк тә татар эшмәкәрләребизнесын Кырымга җәлеп итү, яшьләр белән эшләү буенча хезмәттәшлек турында сүз бара, Татарстан югары уку йортларына Кырым яшьләрен чакырып укытуга квоталар бирү мәсьәләсе күздә тотыла.

Бу хакта Кырымда 1 айга якын вакыт торып, вазгыятьне эчтән өйрәнеп, кырымтатарларның җирле матбугат һәм коммуникация чаралары мәгълүматларыннан хәбәрдар булып, әле кичә генә Казанга кайткан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белдерде. Сөйләшү исә, алдан игълан ителгәнчә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында һәм республиканың төп матбугат, коммуникация чаралары вәкилләре катнашында видеоконференция рәвешендә ике дәүләт телендә узды. Бу урында шуны да искәртик: соңгы вакытта Украинада барган хәлләр нәтиҗәсендә Кырымдагы вазгыять уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты, Хөкүмәте һәм Парламенты, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге кергән делегацияләр әлеге төбәккә барган иде. Аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымдагы референдумга кадәр 5, 11 мартта һәм аннан соң, 29 мартта, эшлекле сәфәр кылды, җитди сөйләшүләр алып барды. Татарстан делегацияләре катнашында узган чаралар, аларда нинди мәсьәләләр кузгатылуы, тәкъдимнәр чыгарылуы турында исә БТК БК рәисе Ринат Закиров белән бергә аларда катнашкан аның беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин видеоконференция барышында сурәтләргә тырышты.

Татарстан Президентын анда бик җылы кабул иттеләр, диде ул. Җыеп кына әйткәндә, ярымутрауга сәфәр кысаларында ирешелгәннәр белән Татарстан делегациясен канәгать дип була, чөнки, Ренат әфәнде сүзләренчә, референдумга (16 март) кадәр анда хәлләр бик катлаулы булган, хәтта кешеләр үлеменә китергән, референдум барышы да, аннан соң да вазгыять тыныч, аек акылга таяну күзәтелә, шул ук вакытта үз милли мәнфәгатьләре бәрабәренә һәм бүгенге хәл шартларында, алга таба бару юллары барлана. Кырымлылар үзләре үк тә, безнең бу мәсьәләләрне чишүдә Татарстан делегациясенең роле зур булды, Татарстанның шундый иң югары дәрәҗәдә беренче тапкыр ярдәм кулы сузуы бу, — безнең өчен зур куаныч, дип таный.

Журналистларның сорауларына җавабында, әйтик, Кырым яшьләренә Татарстан югары уку йортларына күпме квота биреләсе мәсьәләсендә, бу хакта атна-ун көндә федераль квота тәгаенләнгәч ачыклык кертелер, диде әңгәмәдәш.

Шулай ук конгрессның якын арада үткәреләсе чаралары хакында сүз чыккач, Ренат Вәлиуллин, май аенда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, аннары июньдә имамнарыбыз өчен IV Изге Болгар җыены,  шулай ук августта Татар яшьләренең VI форумы, алга таба туган төбәкне өйрәнүче татар галимнәре семинар-киңәшмәсе булачак, гомумән, конгресс аларга Кырым татарлары вәкилләрен чакыра, бу исә ике арадагы элемтәләрне ныгытачак кына, дип белдерде. Депортациягә бәйле фаҗигане күргәнгә, үзләренә карата булган карашка карамастан, кырымтатарлар үзләренең күңел яктылыгын, моңын да, телен дә саклап кала алган. Кырымда булган вакытта ул халыкка карата булган ихтирамым һәм соклануым артты гына, дип басым ясап әйтте БТК БК рәисенең беренче урынбасары Р.Вәлиуллин.

Кырым татарлары, аларның тарихы һәм бүгенге хәле, Мәҗлеснең чираттан тыш II сессиясендә нинди фикерләр әйтелүе һ.б. турында видеоконферециянең язмасында танышырга була.

Просмотров: 1216

Комментирование запрещено