“Әлифба” авторлары — якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылган

Сәләй ага тумышы белән Байтуган авылыннан

news_8755

Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” китабы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылган.   Бу хакта intertat.ru хәбәр итә. Алар Арча педагогика көллиятендә эшләгән.  Көллияттә шулай ук “Әлифба” музее эшли.


Мәгълүм булганча, узган гасырның 60нчы елларында мәгариф өлкәсендә заман таләбенә туры килгән дәреслекләр эшләү максат итеп куела. Рәмзия апа белән Сәләй ага республикабызда бу эшкә алына. Алар татар халкы мәгарифе һәм тугандаш халык әлифбаларын өйрәнгән. Эзләнүләр, зур тырышлык нәтиҗәсендә, “Әлифба” язылган. 1965 елда “Әлифба” басылып чыга һәм баларга тапшырыла. Зур бәягә лаек булган “Әлифба” 42 тапкыр басылып чыккан. Барлык фәнни хезмәтләре өчен авторларга К.Насыйри премиясе бирелгән.

Бу темага:

Әлифба бәйрәменең җылысы

“Әлифба”ны язучының туган авылында

Белем Әлифбадан башлана

 

 

Просмотров: 1754

Комментирование запрещено