Гамьле әңгәмәләр

Давлеткуловцы

Поселение җитәкчесе Заһит Сафин (уртада) дәүләтколлылар арасында.

«Камышлы хәбәрләре» газетасында районыбыз авылларында халык җыеннары узуы турында мәгълүматлар биреп барабыз. 21 март көнне халык җыеннары Балыклы, 27- Дәүләткол, ә 28 — Бозбаш авылларында узды. Элек мондый җыеннар елына бер тапкыр үткәрелеп, кайбер авылларда кычкырыш-талашлар, сүз көрәштерүләргә кадәр барып җитсә, хәзер бу очрашулар ике яклап та киңәшләшү һәм бер сүзгә килү белән тәмамланып, гамьле әңгәмәләр төсен алды.

Читать полностью

Татар теле кемгә кирәкми? Үзебезгә…

feb04be087e6b9cd227cf7d06b34ff44_L (1)

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов

Күптән түгел Казанда мәктәптә татар телен укыту мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Фәннәр академиясенең утырышлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бирегә шәһәр һәм район мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, укытучылар чакырылган иде. Журналистлардан башка гына үткән җыелышта шулай ук тел белгечләре, дәреслекләр авторлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, шул исәптән министр Энгель Фәттахов катнашты. Читать полностью